Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әгәр баланың иммунитеты нык икән, грипп вакытында аңа интерферон бирмәгез - галимнәр

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазыйфаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" хәбәрчесенә интерферон препаратларын балаларны дәвалауда һәм гриппны кисәтүдә файдалану турында киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә, әгәр баланың иммунитеты ныклы икән, аны тагын да стимуллаштырырга кирәкми. "Иммунитет безгә йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен кирәк. Бу...

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазыйфаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" хәбәрчесенә интерферон препаратларын балаларны дәвалауда һәм гриппны кисәтүдә файдалану турында киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә, әгәр баланың иммунитеты ныклы икән, аны тагын да стимуллаштырырга кирәкми. "Иммунитет безгә йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен кирәк. Бу очракта йогышлы авыру юк, ә без иммунитетны тагы да көрәшергә этәрәбез булып чыга. Даруны контрольсез куллану, гиперстимуллаштыру иммунитетны бетерә. Аннары вирус белән чынлыкта очрашкач, иммунитет "җавап бирмәскә" мөмкин. Әгәр инструкциясендә профилактика өчен дип язылган булса, вируска каршы препаратларны гаиләдә яки эштә авыручылар күп булса гына кулланырга киңәш ителә. Тиктомалга эчүнең мәгънәсе юк", - дип саный табиб. Интерфероннар - организмга вирус кергән очракта, күзәнәкләр тарафыннан эшләнеп чыгарылучы аксымнар төркеме. Интерферон индукторлары организмны әлеге аксымны күбрәк бүлеп чыгаруга этәрә. Интерферон препаратлары составына исә ясалма рәвештә эшләнгән әзер интерферон кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев