Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Грипптан сакланыйк!

Бу чиргә каршы көрәшү өчен прививка ясату – иң кулае, диләр медицина хезмәткәрләре. Грипп – тын юлларының йогышлы вирус белән зарарлануы ул. Әлеге авырудан саклану, аны дәвалау турында район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Сергей Вдовин сөйли.

Грипп – кышкы сезонда таралучан иң катлаулы һәм авыр чирләрдән санала. Гриппның А, В, С – өч серологик тибы инфекция китереп чыгара. Балалар бу чиргә аеруча тиз бирешәләр һәм аны бик авыр уздыралар. Чөнки аларның иммунитеты тулысынча формалашып өлгермәгән була. Шуңа күрә балалар грипптан соң була торган катлаулануга тиз бирешәләр. Балалар бакчаларында, уку йортларында, хезмәт коллективларында, оешмаларда һәм предприятиеләрдә, кеше күп җыелган урыннарда грипп белән чирләгән кеше булса, йогышлы вирус белән зарарлану зур тизлектә бара. Грипп белән авырган кеше ютәлләгәндә һәм төчкергәндә вирус бик тиз тарала һәм шунда ук башкаларга йога. Әле алай гына да түгел, вирус авырган кеше куллана торган көндәлек әйберләр аша да күчә. Вирус авыру баланың уенчыгы, кулланган савыт-саба, уку әсбаплары аша да күчә. Йогышлы вирус чирле кеше кулланган каләм-ручкаларда һәм ишек тоткаларында, өстәлләрдә ике сәгать буена яши. Балалар бу предметларны куллангач һәм аларга орынгач кулларын юып тормыйча бит-күзләренә, борыннарына тотыналар. Шул рәвешле вирус организмга эләгә.
Грипп авыру кешедә грипп симптомнары күренгәннән соң 24 сәгать эчендә һәм чирләүнең беренче көннәрендә аеруча йогышлы. 
Әгәр дә бала грипп белән авырган кеше белән аралашса, гриппка каршы вакцина ясалмаган булса, шәхси гигиена таләпләрен үтәмәсә, бигрәк тә кулын еш юмаса – грипп белән авыру куркынычы бермә-бер арта. Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да өлкәннәргә дә карый. 

Балаларда грипп симптомнары ни рәвешле күренә?

Балаларда грипп симптомнары зурларныкыннан аерылмый. Ләкин кече яшьтәге балаларда грипп инфекциясеннән соңгы катлауланулар бик авыр формада уза. Кече яшьтәге балаларда, авырганның беренче көннәрендә үк, күпчелек вакыт пневмония диагнозы куела. Авыру бик кискен формада – тән температурасы 40,5 градуска җиткән бизгәк белән башлана. Авыру бөтен тәнендә хәлсезлек тоя. Тәне кыйнап ташлаган сыман сызлана. Тамагы авырта. Әле моңа өстәп, авыруның борыны кипшенергә, ринит булырга да мөмкин. Болар барысы да сулыш алуны авырлаштыра – борын тыгыла. Балаларда кайвакыт косу һәм диарея да күзәтелә. 
Грипп үзе белән башка проблемалар да тудыра – кешедә элек булган һәм яшеренеп яткан башка авырулар да «йокысыннан уяна», ягъни кузгала.
Грипптан катлауланулар булу сәбәпле пневмония еш очрый һәм үлем белән тәмамланган очраклар да күзәтелә. Балалар, һичшиксез, педиатр күзәтүе астында дәваланырга тиешләр. Авыруның тормышына куркыныч янаса, аны һичшиксез хастаханәгә салырга кирәк. 

Кайсы очракларда «Ашыгыч ярдәм» чакырырга? 

Әгәр дә авыруның тән тиресе зәңгәрләнсә, аңында буталчыклыклар сизелсә, көзән җыерса, косуы кабатланса, бәвел күләме азайса, лихорадка халәте биш көннән яисә аннан да артып китсә «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. 
Балагызга, үзегезгә, якыннарыгызга грипп куркынычы янамасын дисәгез, ел саен, үз вакытында прививка ясатыгыз. Гриппка каршы вакцинация эпидемия башланганчы – чир югары ноктасына җиткәнче үткәрелә башлый. 
Безнең районга гриппка каршы балалар (алты айлык балалардан алып) һәм йөкле ханымнар өчен махсус вакцина (инактивированная без консерванта) кайтарылды. Башка барлык гражданнар өчен консервант белән эшләнгән вакцина кайтты. Вакцина А вирусыннан ике актуаль штамм һәм В вирусыннан бер актуаль штаммны үз эченә алган. Быел сентябрь аеның өч атнасына Тукай районында 1764 балага һәм 4850 олы кешегә профилактик прививка ясалды. 
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә грипп башлангач иртәнге фильтр ясала, ягъни табиб яисә шәфкать туташы чирле баланы ачыклау өчен һәр баланы карап, тикшереп чыга.
Грипп эпидемиясе башлангач, һәр кеше профилактика чаралары күрергә тиеш. 

  • *Җәмәгать транспортында йөреп кайтканнан соң, һәрвакытта да, кулларыгызны кат-кат сабынлап юыгыз. 
  • *Әгәр дә җәмәгать транспортында йөргәннән соң кулыгызны сабынлап юарга мөмкинлегегез булмаса, юешләтелгән антибактериаль салфетка яисә антибактериаль гель кулланыгыз. 
  • *Юылмаган кул белән бит-күзегезгә, авыз-борыныгызга кагылмагыз. 
  • *Кеше күп җыелган урыннарга йөрмәгез.

Авырган кешене тәрбияләгәндә, дәвалаганда медицина маскасы киегез.
Әгәр дә балагыз авырса, аны балалар бакчасына илтмәгез, мәктәпкә җибәрмәгез. Балагызны өйдә тотып дәвалагыз. Бу, беренчедән, балагызда грипптан соң тормышка куркыныч яный торган катлауланулар булмасын өчен һәм, икенчедән, грипп таралмасын өчен кирәк. 

Грипптан саклану өчен барлык чараларны да күрегез. Сәламәт булыгыз.

 

 

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/selametlek/gripptan-saklanyyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев