Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөрләде Чаллыда Сабантуе

Чаллыда Сабантуе гөрләде. Үзәк майда ул театралләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быелгы бәйрәмне Төркиядән килгән кунаклар хәйран кылды. Милли уеннар, спорт бәйгеләре , көрәш, атлар чабышлары барысы да күркәм һәм оешкан төстә үтте. Кич белән мәйданда танылган җырчылар катнашында бәйрәм концерты булды Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Сабантуй уңаеннан шәһәрдәшләребезне...

Чаллыда Сабантуе гөрләде. Үзәк майда ул театралләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быелгы бәйрәмне Төркиядән килгән кунаклар хәйран кылды. Милли уеннар, спорт бәйгеләре , көрәш, атлар чабышлары барысы да күркәм һәм оешкан төстә үтте. Кич белән мәйданда танылган җырчылар катнашында бәйрәм концерты булды

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Сабантуй уңаеннан шәһәрдәшләребезне котлады:

"Сабан туе татарстанлыларга үзләрен бердәм гаилә итеп тоярга ярдәм итә, күпмилләтле халкыбызның иминлеген, татулыгын, дуслыгын ныгыта. Чын күңелемнән сезне милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлыйм! Ул гомер-гомергә татар халкының иң зурлап билгеләп үтелә торган һәм иң яраткан бәйрәме булып санала. Сабан туе - халкыбызның үзенә генә хас булган кабатланмас мәдәният чыганагы, халык рухының энҗе бөртеге һәм дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашу-күрешү мөмкинлеге".

Чаллы Сабантуеннан репортажны "Шәһри Чаллы" газетасының чәршәмбе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев