Җырчы тамашачыларын хәленә керүен сорый.
ТР халык артисты Гүзәл Уразова Апастагы концертларын май аена күчерде. Алар 13,14 апрельдә булырга тиеш иде. Сәбәбен җырчы тавышы утыруы белән аңлата.
- Мондый тавыш белән җырлап булмый. 3 сәгать буена матур тавыш белән җырлап тору мөмкин булмаячак. Шуңа күрә май айларына күчерәбез концертларыбызны. Зинһар, аңлавыгызны сорыйм, чөнки мин тере тавышка эшлим. Шуңа күрә минем өчен бу бик мөһим, - ди Гүзәл Уразова.
Нет комментариев