Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гүзәл Уразова рәхәт чакларын сагына

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның кызлары Камиләнең быел балалар бакчасында чыгарылыш елы икән.

Шул уңайдан, җырчы әнисе дә бу бәйрәмдә катнашачак, бүгенге көндә репетицияләр бара. Бу хакта Гүзәл үзенең инстаграмында язып чыкты, репетициядән видео да урнаштырган.

«Хәерле иртә дусларым. Бүген иртә белән без репетициядә. Балалар бакчасында тиздән Камиләбезнен чыгарылыш кичәсе. Бөтен укытучылар, балалар, шундый яхшы программа әзерлиләр, мине дә чакырдылар. Үземнең балачагым искә төште, сагындыра кайвакыт. Рәхәт чаклар, бер нәрсә турында уйланмыйча әти әни кочагына сыенып яши торган балачак вакыт. Һәрбер баланың балачагы да, киләчәге дә яхшы булсын, дип телик әле. Яхшы кешеләр булып үсеннәр, киләчәктә әти-әниләрнең сөенечләре булып, бәхетле гомерләрдә яшәсеннәр. Амин», дип яза җырчы.

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru/kheberler/11481.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев