Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хабиевлар гаиләсендә дүртенче бала туды

1 июнь көнне шәһәребезнең танылган Хабиевлар гаиләсендә кыз бала туды. Аңа Сәидә дип исем кушканнар. Сабыйның авырлыгы 3692 кг, буе - 53 см. Сәидә - Хабиевлар гаиләсендә дүртенче бала. Аның ике абыйсы һәм бер апасы бар.

Исегезгә төшерәбез, Хабиевлар гаиләсе узган елның 1 июнендә Пермь шәһәрендә узган "Идел буеның уңышлы гаиләсе - 2016" фестиваль-бәйгесендә Татарстан исемен яклаган иде. Моннан тыш Руслан һәм Дилюзә "Ел гаиләсе - 2016" Бөтенроссия бәйгесендә "Гаилә - гореф-гадәтләрне саклаучы" номинациясендә җиңүче булды. Гаиләне сөенечле вакыйга белән котлыйбыз! Сабый сәламәт һәм бәхетле булып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X