Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хафаланасы юк

Азык-төлеккә бәяләрнең көн саен кыйммәтләнү ягына үзгәреп торуы ата-аналарны хафага сала: мәктәптә туклану бәяләре күтәрелмәсме? Борчылу урынлы, чөнки күпләп сатып алу бәяләре дә артып тора. Шуңа да карамастан, шәһәр мәгариф идарәсе яңа елга кадәр төшке аш бәяләре күтәрелми, дип ышандыра. Дөрес, бәяләрне "тотып тору" мәгариф учреждениеләрен кайнар аш белән тулысынча...

Азык-төлеккә бәяләрнең көн саен кыйммәтләнү ягына үзгәреп торуы ата-аналарны хафага сала: мәктәптә туклану бәяләре күтәрелмәсме?

Борчылу урынлы, чөнки күпләп сатып алу бәяләре дә артып тора. Шуңа да карамастан, шәһәр мәгариф идарәсе яңа елга кадәр төшке аш бәяләре күтәрелми, дип ышандыра.

Дөрес, бәяләрне "тотып тору" мәгариф учреждениеләрен кайнар аш белән тулысынча диярлек тәэмин итүче "Мәктәп туклануы" ҖЧҖнә җитди матди кыенлыклар тудыра. Чөнки ризыкларның таләпләргә туры килүен - витаминнар, аксым, май, углеводлар балансын саклау - төп таләп.

Бүген башлангыч сыйныф укучысының көнгә ике тапкыр туклануы 66 сум 10 тиенгә, югары сыйныфларның төшке кайнар ашы 71 сум 10 тиенгә төшә.

Яңа елдан соң туклану бәяләре күпмегә артыр, әлегә мәгълүм түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев