Халкыбыз имин дәүләттә яшәсен иде
Бу - илебез дәүләт бәйрәмнәре арасында мөһим булган Россия көне. 1990 елның шушы көнендә РСФСР халык депутатларының беренче корылтаенда Россия дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителде. Анда Россия Конституциясе һәм илебез кануннарының өстенлекле булуы чагылыш тапты. Шул көннән башлап илебез Россия Федерациясе - Россия дигән яңа исем алды. Әлеге бәйрәмгә...
Бу - илебез дәүләт бәйрәмнәре арасында мөһим булган Россия көне. 1990 елның шушы көнендә РСФСР халык депутатларының беренче корылтаенда Россия дәүләт бәйсезлеге турында Декларация кабул ителде. Анда Россия Конституциясе һәм илебез кануннарының өстенлекле булуы чагылыш тапты. Шул көннән башлап илебез Россия Федерациясе - Россия дигән яңа исем алды.
Әлеге бәйрәмгә карата халкыбыз нинди фикердә соң? Аны ничек үткәрергә җыеналар? Шул сораулар белән шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать иттем.
Светлана ЗАХАРОВА, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:
- Бу - барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм. 12 июньдә Россия бәйсезлек алды. Шул көнне 1991 елда илебез тарихында беренче тапкыр бөтенхалык Борис Ельцинны Президент итеп сайлап куйды. Ул 1994 елда үзенең Указы белән 12 июньгә дәүләт дәрәҗәсе бирде, бәйрәм - Россиянең дәүләт суверенитеты алган көн дигән исемгә ия булды. Соңрак аны гади итеп Россиянең бәйсезлек көне итеп йөртә башладылар. 2001 елда Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин "Бу көннән Декларация, гражданлык иреге һәм кануннар нигезендә барлыкка килгән демократик дәүләтнең яңа тарихы башланды", - дигән иде. Бу чыннан да шулай. Әлеге бәйрәмнең төп мәгънәсе - илебез халкының иминлеге, тынычлыгы һәм уңышы. Бүгенге көндә ул ватанны ярату, барлык милләт вәкилләренең бердәмлек, дуслык бәйрәменә әйләнде. Халкыбыз имин дәүләттә, дус-тату яшәсен!
Эльвира НОГМАНОВА, шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы:
- Россия көне - әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа күрә без аннан берничек тә читтә кала алмыйбыз. Бу көнне төрле милләт вәкилләре яши торган Чаллыда төрле чаралар үткәрелә. 16 сәгатьтә Җиңү һәм "Комсомол" паркларында шәһәрдәшләр өчен бәйрәм программасын башлап җибәрәбез. Анда Чаллы артистлары, иҗат коллективлары катнаша. Кереселидзе бульварындагы күңел ачу чаралары да 16 сәгатьтә башлана. Шәһәрдәшләребезне 18 сәгатьтә "Яр буе" паркы мәйданындагы бәйрәм концертына чакырам. Россия көнен бергәләп, матур итеп үткәрик!
Гөлфия БИКМӨХӘММӘТОВА, лаеклы ялдагы укытучы:
- Мин Татарстаныбызның патриоты булсам да, Россия көнен дә хөрмәт итәм. Бу көнне илебезгә хөрмәт уята торган чаралар үткәрелсен иде. Россия, Татарстан җитәкчеләре, депутатлар халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырта торган кануннар, карарлар кабул итсеннәр иде. Лаеклы ялда булсам да, бәйрәм көнендә паркларда, мәйданнарда уза торган чараларны карыйм. Мәдәният хезмәткәрләре шәһәрдәшләрнең ялын истә калырлык итеп үткәрергә тырышалар. Рәхмәт аларга. Бәйрәм көннәрендә спиртлы эчемлекләр сату чикләнсен иде. Кулларына сыра, аракы шешәләре тоткан кешеләр урамнарны ямьсезләп кенә калмый, кешеләргә кайгы-хәсрәт тә китерә бит. Җитәкчеләр шул хакта да уйлансыннар иде.
Гөлинә МОХТАРОВА, иминиятче:
- Бакча сезонында без һәр ял көнен зарыгып көтәбез. Россия көнендә дә табигатьнең нинди булуына карамастан, без аллаһы боерса бакчага барабыз. Яңгырдан соң чүп үләннәре үсте. Түтәлләрне алардан арындырасы, кишер, чөгендерне сирәклисе бар. Бакчада эш җитәрлек, өстәмә ял биргән өчен илебез җитәкчеләренә рәхмәт.
Айрат НАСЫЙБУЛЛИН, эшмәкәр:
- Майда яллар күп, ә июнь бәйрәмнәрсез ай иде. Аллага шөкер, июньдә дә бәйрәм, өстәмә ял көне барлыкка килде. Өй төзибез, ялларда шундагы эшләрне дәвам итәрбез. Кичкә гаиләбез белән Мәйданга концертка барабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев