Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халкыбызның бер алтын бөртеге

Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләтәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәев хакында белмәгән кеше юктыр. Бу киң күңелле, кунакчыл, гаилә җанлы эшмәкәр, милләттәшебез биредә бөтен татарларны җыеп, берләштереп торучы шәхес. Аның өеннән бервакытта да кунак өзелми: Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән, элекеге Советлар Союзы республикаларыннан әмирлекләргә килгән кешеләр кагылмыйча, әх-вәл белешмичә китми...

- Нурали әфәнде, башта үзегезнең тумышыгыз белән кайсы яктан икәнегезне сөйләп китсәгез иде. Татарстанда сезнең хакта бик аз беләләр...

- Мин үзем Үзбәкстанның Фирганә өлкәсендә туып-үскән кеше. Татарча белсәм дә бик начар сөйләшәм. Гомер буе русча аралашырга туры килде шул...Әммә үзбәк телен шәп беләм. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яшим. Мин Россия язучылар берлеге әгъзасы, 15 китап авторы, телевизион сценарийлар язам, фәнни эшләрем күп. Төрле өлкәләрдә кызыксынучан кеше мин.

- Сезнең "Что? Где?Когда?" аша танылуыгыз сер түгел, бу тапшыруга ничек барып эләктегез соң?

- Аның тарихы гадәти түгел, мин кайчандыр "Литературная газета" үткәргән "Алтын бозау" конкурсында катнашкан идем. Анда минем юмористик әсәрләрем басылды. Мине шунда автор буларак күреп алдылар һәм үзәк телевидениенең яшьләр редакциясендә барган "Веселые ребята" тапшыруында катнашырга чакырдылар. Мин менә шунда башкаларга караганда яхшырак көлкеле рәсемнәр, юмористик текстлар уйлап чыгара идем. Ләкин мин аларны бик начар башкара идем, чөнки бик оялчан булдым, артистлык сәлатем юк иде. Ике тапшырудан соң китәргә булдым. Бәхеткә каршы "Что? Где? Когда?" тапшыруын төшерүчеләр мине күзәтеп йөргәннәр икән, үзләренә чакырдылар. Мин әйтәм андый тапшыруны белмим. Алар кара әле, бәлкем охшар, диделәр. Карадым, бик ошады. Мәскәүгә чакырдылар, бармадым. Үзегез килегез, дип әйткән идем, алар тапшыруда катнашучыларны сайлап алу өчен Фирганәгә килеп җиттеләр. Мине әлбәттә тапшыруга алдылар. Беренче вакытларны шул оялчанлыгым комачау итте. Күпмедер вакыт үткәч мин аны җиңдем, эшләрем уң китте.

- Көлкеле рәсемнәр дигәннән, "Чаян" журналында Нурали Латыйпов имзасы белән бик күп карикатуралар басыла иде, ул сез булгансыздыр бит?

- Мин үзем "Чаян" белән хезмәттәшлек итмәдем, мөгаен алар аны күчереп бастырганнардыр. Минем карикатуралар буенча дөнья күләм үткәрелгән конкурсларда 12 Гран-Прием бар. Халыкара бәйгеләрдә җиңгәч бирелгән бүләкләрем шактый. Күчереп басуларга мин каршы түгел, авторларны гына күрсәтсеннәр. Урлашучылар да юк түгел, мәсәлән, Васюк атлы бер рәссам минем бер картинамны үзенеке итте. Язучылар, рәссамнар, гомумән, иҗат кешеләре арасында идеяларны урлау очраклары юк түгел, хәтта фәнни эшләрне:докторлык диссертацияләрен дә урлыйлар хәзер.

- Нурали әфәнде, тарихка әйләнеп кайтып үзегезнең әти-әниегез хакында сөйләсәгез иде. Безгә бу бик кызыклы...

- Әтием үзе сөйләве буенча Уфа татары булган. Шафран дигән кымыз ясый торган төбәктән, Слак дигән авылдан, дип сөйли иде. Аның әтисе, минем бабам революционер булган, совет власте өчен көрәшкән. Әнием исә мулла кызы, Башкортстанның Чиләбе өлкәсенә чиктәш Йөрүзән елгасы буенда туып-үскән. Бабам репрессия корбаны булып читкә сөрелгән. Шунысына шатланам, хәзер аның нигезендә мәчет төзегәннәр икән.

- Нәсел җебегез бик көчле, гайрәтле, акыллы тамырларга барып тоташа икән. Шуңа да интелектуаль булып тугансыздыр. Сез бит әле беренче "Бәллүр ябалак" иясе дә.

- Мин үзем бүләк артыннан куып йөрмим, холкым бик тыйнак. Шулай да мин бөтен кайнар нокталарда фронтовик журналист булып эшләгән кеше. Бөтен саулыгымны югалттым. Ниндидер орден-медалләр таләп итеп, ташламалар бирегез, дип йөрергә кыюлыгым җитми, аннан теләгем дә юк.

- Гарәп Әмирлекләрендә еш буласызмы?

- Мин ачык саф һавада эшләргә яратам. Мәскәүдә саф һава инде юк. Кайчандыр мин үземнең фәнни диссертациямне Ломоносов һәйкәле янындагы скамейкага утырып язан идем. Ә биредә дустым Исмәгыйль Шәңгәрәев миңа яшәргә апартамент табып бирде, һава саф, рәхәт. Иртәнге алтыда торып диңгезгә төшәм, рәхәтләнеп йөзәм. Аннан диңгезгә карап иҗат итәм, эшлим. Балконым да диңгезгә карап тора. Шуңа күрә мин Гарәп Әмирлекләрендә айлар буе яшим.

Исмәгыйль әфәнде белән без очраклы рәвештә таныштык. Мин бирегә килгәч элемтә начар булудан интектем. Шулай бервакыт лифтта төшкәндә бер егеттән бу проблеманы ничек хәл итеп була, дип сорадым. Ул офиста утыручы егетләргә мөрәҗәгать итәргә кушты. Шунда Тимур атлы бер акыллы егет белән таныштым, ул Исмәгыйль Каләметдиновичта эшли икән. Шуннан аның белән таныштырды, дуслашып киттек. Бирегә мин 15 тапкыр киләм, минем даими виза. Үзбәкстанда тугач җылы яратам.

- Фронтовик корреспондент булдым дидегез...

- Таулы Карабахта эшләдем, белгәнегезчә биредә әрмән-әзербайҗан конфликты әле дә тынмый. Андагы чын сугышта катнаштым. Кыргызстанда Ош шәһәрендәге мәшһәрне искә төшерсәм бүген дә тез буыннарым калтырый. Ул анда сугыш кына түгел, кан-коеш, коточкыч вакыйгалар шаһиты булырга туры килде.1989 елда Сухумида грузин-абхаз конфликтында тетрәндергеч хәлләрне күрдем. Анда вокзалда грузиннар чолганышында булуым, безгә аттылар, пуля яңгыры астында тере калдым. Ә инде туган шәһәрем Фирганәдә булган бәрелешләрне искә алсам, чәчләрем үрә тора. Аннан әле Бакуга гаскәрләрне кертү, андагы сугыш, барысы да минем баштан кичте. Мин кан да күрдем, ачлыкны да татыдым, хәтта бетләргә дә баттым, әммә исән калдым. Зур яралар алмасам да җәрәхәтләрем шактый. Хәрби дәрәҗәмә килсәк, запастагы старший лейтенант мин.

- Хәзер "Что? Где? Когда?"ны карыйсызмы? Карасагыз анда нәрсәләр ошый, ниләр ошамый?

- Хәзер ул эрудитциягә корылган, элек тапшыруда конструктив сораулар бирелә иде. Гомумән, мин үзем дә конструктор бит. Бергә уйнаган иптәшләрем белән аралашып яшим. Кагорин, Царков, Паташов, Груздьлар белән бергә хәл белешеп торабыз.

Мин хәзер өч юнәлештә эшлим. Китаплар язам. Интеллектуаль тренинглар үткәрәм. Өч югары белемгә ия мин. Шуларның берсе нейрофизиолог, бу кеше баш миенә "операция" ясау дигән сүз. Ягъни компьютер программасын яңартып торалар, ә кешенең баш мие үсеше дәрәҗәсе юк, без шуның белән шөгелләнәбез. Абгрей, дип атала ул.

Стратегия җитми бездә, тактика бар, шул турыда китаплар язам. Өченче юнәлеш -карикатуралар белән фәнни хезмәт мәхәббәт хакында "Метофизика любви" дип атала. Бу интернетта бар, карагыз әле.

- Күп җирләрдә буласыз, ә менә Казанга килгәнегез бармы?

- Мәскәүдә мөфти Равил Гайнетдин минем беренче Бөтендөнья Татар Конресы съездына чакырылмавымны белгәч исе китте. Хәзрәт мине башкала делегациясе составына кертте. Мин халкыбызның абруен, исемен күтәрү өчен күпме өлеш керттем, нишләптер күрмәмешкә салышалар. Әйтик, Казанның мең еллыгына барасым килгән иде, чакырмадылар. Казанга караганда Башкортстаннан миңа күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Ә үзем барлык Татарстан Республикасы җитәкчеләре белән аралашканым бар.Үпкәм зур. Икенче яктан бу мине гаҗәпләндерә, "үз илендә пәйгамбәрләрнең кадере юк", дип әйтүләре шулдыр инде. Ә бит Татарстан өчен күпме файда китергән булыр идем.

Казанда әниемнең сеңлесе Рәхимә апа яши, ул танылган табибә, аралашып, сөйләшеп торабыз. Аның ире армия генералы Марс Гомәров иде, хәзер ул мәрхүм. Совет вакытында генерал исемен алу татарга ай-һай авыр иде.

- Мәскәүдә татар диаспросы белән очрашасызмы?

- Юк. Мин үзем ниндидер ишекләрне кагып инициатива күрсәтүче кеше түгел. Мине күбрәк Татарстан татарлары кызыксындыра, халкыма, республикама тәкъдим итәрдәй эшләрем, идеяләрем бар.

- Нурали әфәнде, рәнҗүләрегез булса да үз татарыбызны яратканыгыз күренеп тора. Миңа калса безнең әңгәмәне укыгач, җитәкчеләребез дә сезне искә төшерерләр, хәл уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез.

Халкыбызның сибелгән бер алтын бөртеге Нурали Латыйпов белән без өчәү - Исмәгыйль Шәңгәрәев , журналист Илшат Солтанов һәм мин дустанә шартларда бик озак сөйләшеп утырдык. Милләтебез язмышы, балаларыбызның киләчәге хакында Нурали бик күркәм фикерләр әйтте. Әммә ул гаиләсе хакында, шәхси тормышы хакында гына әйтүдән баш тартты. Үзенең иманлы һәм акыллы шәхес булуын без аның һәрбер сүзеннән сизеп тордык. Аның белән гапләшеп утыруы да үзе бер гомер булды.

Мирһади Разов, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X