Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык белән күзгә-күз

Чаллыда җирле хакимият вәкилләре белән очрашулар дәвам итә. 38 һәм 39 комплексларда яшәүчеләр Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов һәм Шәһәр Советы депутаты Олег Николаев белән очраштылар. Җыен 53 мәктәптә узды. Узәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов очрашу башында узган җыеннарда халыктан килгән гозерләрнең үтәлешенә тукталып, ишек алларында юл...

Чаллыда җирле хакимият вәкилләре белән очрашулар дәвам итә.

38 һәм 39 комплексларда яшәүчеләр Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Гаврилов һәм Шәһәр Советы депутаты Олег Николаев белән очраштылар. Җыен 53 мәктәптә узды.

Узәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов очрашу башында узган җыеннарда халыктан килгән гозерләрнең үтәлешенә тукталып, ишек алларында юл ремонты, урамнарны яктырту турында сөйләде. Мисал өчен, Раскольников урамыннан Рәис Беляев урамында, 31, 30, 45 мәктәп янынды, Илдар Маннанов һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында тротуар салынган.

Җирле иҗтимагый узидарә җитәкчесе Мәдинә Мөхәммәтҗанова Чулман проспектын ремонтлаган өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев