Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык өчен файдалы

"КАМАЗ" мәдәният сараенда узган ипотека ярминкәсенә килүчеләр шундый нәтиҗәгә килделәр. Чөнки сәүдә-сәнәгать палатасы финанс комитетының башкарма комитет белән бергә оештырган әлеге чарадан күпләр үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алып киттеләр. "Бу - Россия күләмендә беренче тапкыр уза торган уникаль чара. Биредә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр ипотека, иминият, күчемсез милек...

"КАМАЗ" мәдәният сараенда узган ипотека ярминкәсенә килүчеләр шундый нәтиҗәгә килделәр. Чөнки сәүдә-сәнәгать палатасы финанс комитетының башкарма комитет белән бергә оештырган әлеге чарадан күпләр үзләре өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алып киттеләр.

"Бу - Россия күләмендә беренче тапкыр уза торган уникаль чара. Биредә торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр ипотека, иминият, күчемсез милек агентлыклары, пенсия һәм салым өлкәсендә эшләүчеләрдән үзләрен борчыган сорауларга бушлай, төгәл җавап алдылар. Ярминкәгә барлыгы 1200дән артык кеше килде", - ди сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе, Татарстанның атказанган икътисадчысы Венера Иванова.

"Икътисадый тотрыксызлык шартларында мондый чаралар халык өчен бик кирәк. Күпләрне банклардагы акчаларының язмышы, аз процентлы ипотека кредиты, социаль мәсьәләләр борчый. Алар өчен җаваплы оешмаларга барсаң, чиратта торып, чирләп кайтасың. Әле барысы да түләүле. Сайтларына да ансат кына кереп булмый, - ди лаеклы ялдагы Люция ханым. - Мин үзем оныгыма фатир кирәккәнгә килдем. Бик күп мәгълүмат алдым. Бу заманда акча җыеп торганчы, фатир алсаң, отасың гына".

Чыннан да, бу шулай. Күпләр салым инспекциясе һәм банк хезмәткәрләре янына чиратка басты. Бүген аз-маз запас акчалары булган кешеләрне аеруча банклар эшчәнлеге борчый.

- Бу - табигый. Коммерция банклары ачылганда, Россиядә алар 3 мең иде. Бүгенге көндә - 800. Аларның да 200е генә калырга мөмкин. Банклар белән кызыксынучылар Үзәк банкның сайтында теләсә кайсы финанс оешмасының хисабы белән таныша ала. Мәгълүматларны bankir.ru сайтыннан да карарга мөмкин, тик барлык күрсәткечләрне динамикада карау зарур. Динамика үсештә яисә түбәнгә төшәргә мөмкин. Бүгенге көндә рейтингын саклаган учреждение ышанычлы, тотрыклы дигән сүз, - ди Венера Бәхтегәрәевна.

Ипотека ярминкәсенә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, аның урынбасары Наталия Кропотова да килгән иде. Алар биредә катнашкан барлык оешма вәкилләре белән аралаштылар, банкларның, күчемсез милек агентлыкларының башка учреждениеләргә караганда өстенлекләре белән кызыксындылар. Ринат Әзһәр улы шәһәр халкы өчен кирәкле мондый чараларны даими уздырырга кирәклеген әйтте. Аның чираттагысы киләсе елның беренче кварталында үтәр дип планлаштырыла.

"Ярминкәгә килеп, үзләрен борчыган сорауга җавап алмаган кешеләр кайгырмасын. Безнең белгечләр мәгълүматларны язып алдылар. Аларга төгәл җавап бирәчәкләр һәм мәсьәләне хәл итү юлларын тәкъдим итәчәкләр. Халыктан кергән бер сорау да җавапсыз калмый", - ди Венера Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев