Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык дружиналары ярдәмгә килә

Чаллыда җәмәгать тәртибен саклауда өстәмә алымнар куллана башладылар. Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре халык дружиналарына берләшеп, шәһәр урамнарына җәмәгать тәртибе сагына чыга. Бүгенге көнгә инде 1300гә якын кеше дружиначы исемен йөртә. "Куркынычсыз шәһәр" программасы да уңышлы гамәлгә ашырыла. Күп катлы йортларга, социаль объектларга 1250 видеокамера куелды. Шушы көннәрдә генә Чаллы тәҗрибәсе...

Чаллыда җәмәгать тәртибен саклауда өстәмә алымнар куллана башладылар. Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре халык дружиналарына берләшеп, шәһәр урамнарына җәмәгать тәртибе сагына чыга. Бүгенге көнгә инде 1300гә якын кеше дружиначы исемен йөртә. "Куркынычсыз шәһәр" программасы да уңышлы гамәлгә ашырыла. Күп катлы йортларга, социаль объектларга 1250 видеокамера куелды. Шушы көннәрдә генә Чаллы тәҗрибәсе белән Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары да танышып китте.

Иң элек алар Яңа шәһәрнең 31нче бистәсендәге җәмәгать тәртибен саклау пунктын карадылар. Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Данил Астраханцев әйтүенчә, әлеге пункт хезмәткәрләре мәктәп, 4 балалар бакчасын, 2 сәүдә үзәген, уку йортларын контрольдә тота. Ел башыннан бу территориядә 27 җинаять кылынган, аның 12се ачылган.

Җинаятьләрне ачуда халык дружиналарының да өлеше зур. Биредә "Автомобиль юллары" предприятиесе хезмәткәрләре эшли. Апрель аеннан бу эшкә муниципаль хезмәткәрләр дә кушыла. Барлыгы 152 кешене җәлеп итәргә планлаштыралар. Җәмәгать тәртибен саклау инспекторлары административ беркетмә төзү хокукына да ия.

Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин депутатларны Чаллыдагы хокук тәртибе программасы үтәлеше белән таныштырды. "Хокук тәртибен саклау өчен 104 иҗтимагый берләшмә оештырдык. Анда 1282 кеше керә. Алар административ һәм башка җинаятьләрне ачуда булышалар. Имин булмаган гаиләләргә, урманнарга рейдларга чыгалар. Узган елда алар ярдәме белән 77 җинаять ачылды, агымдагы елның 2 аенда административ хокук бозу буенча 227 беркетмә төзелде", - диде ул.

ТР Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Марат Айдаров Чаллыда ирекле халык дружиналары эшчәнлеген уңай бәйләде. Киңәшмәдә халык дружиналары әгъзаларының хезмәтен бәяләү турында да сүз булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, мәсәлән, аларны җәмәгать транспортында бушлай йөртергә, коммуналь хезмәтләр һәм салым түләүдә ташламалар бирергә тәкъдим итте. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Чаллыда хокук саклау мәсьәләсенең актуальлеген ассызыклады. Иҗтимагый оешмаларга халыкны күбрәк җәлеп итү буенча эшнең дәвам ителәчәген әйтте.

Халык дружиналары эшчәнлеген шәһәрдәшләр дә хуплый. "Урамнардагы, ишек алларындагы тәртипсезлекләргә каршы бергәләп көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Халык дружиналарына йөрүчеләрнең тәкъдимнәрен, фикерләрен җитәкчеләр ишетсен иде", - ди 45нче бистәдә яшәүче Илдус Гафиятов.

Икенче шәһәрдәшебез Фәүзия Моратова халык дружиналарының вәкаләтләрен һәм хокукларын арттырырга кирәк, дип саный. Аның шәһәрдә яшәүчеләр, полиция хезмәткәрләре, халык дружиналары бергә системалы эш алып барса гына, Чаллыда җинаятьләр саны кимер, урамнарда тынычлап йөрергә мөмкин булыр дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев