Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык фронты – Чаллыда!

Шушы көннәрдә Чаллыда "Россия өчен" гомумроссия халык фронты әгъзалары белән очрашу узды. Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы активистлары шәһәр өчен актуаль булган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләде, халык белән бергә эшләүне күз уңында тоткан проектларны тәкъдим итте. Бүгенге көндә Яр Чаллы җирлегендәге игътибарга лаек мәсьәләләр рәтенә асылда торак-коммуналь хуҗалыкларына, инвалидларны эш...

Шушы көннәрдә Чаллыда "Россия өчен" гомумроссия халык фронты әгъзалары белән очрашу узды. Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы активистлары шәһәр өчен актуаль булган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләде, халык белән бергә эшләүне күз уңында тоткан проектларны тәкъдим итте.

Бүгенге көндә Яр Чаллы җирлегендәге игътибарга лаек мәсьәләләр рәтенә асылда торак-коммуналь хуҗалыкларына, инвалидларны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы проблемалар һәм кыенлыклар керә. Шулай ук күп балалы гаиләләрнең балаларын мәктәптә бушлай ашатуны да хәл итәргә кирәк, ди җәмәгатьчелек хәрәкәте вәкилләре. Үз эшчәнлекләре белән таныштыру максатыннан, журналистлар алдында халык фронтының төбәктәге идарәсе рәистәше Игорь Измайлов, идарә әгъзасы Равил Хөснуллин (бер үк вакытта ул халык фронтының төбәктәге башкарма комитет җитәкчесе булып та тора), "Иҗтимагый ярдәм" ("Социальная справедливость") төркеме активисты Әсхәт Галиев һәм башкалар чыгыш ясады.

Җәмәгатьчелек хәрәкәте әгъзалары халык фронтының бары халык өчен генә эшләвенә инандыралар. Мәхкәмә юлларын таптап туйган, түрәләрнең башбаштаклыгыннан иза чиккән халык "Россия өчен" халык фронтына мөрәҗәгать итә ала. Алар беркемне дә читкә какмаячаклар, мәсьәләне хәл итү өстендә эшләячәкләр. Хәрәкәт активистларына, аерым алганда, комитет җитәкчесе Равил Хөснуллинга очрашу алдыннан журналистлар тарафыннан: "Оппозицион рухта булырга тиешле җәмәгатьчелек хәрәкәте гадәти бер хакимият коралына гына әверелмәсме соң?" дигән сорау да бирелде. Җитәкче: "Әгәр сүз откатлар, ришвәтчелеккә, түрәләр башбаштаклыгына каршы көрәш турында бара икән, без алар өчен оппозиция булачакбыз", - дип җавап бирде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев