Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Халык контроле”нә сораулар күп

Шәһәр хакимиятендә "Халык контроле" дәүләт порталына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча киңәшмә узды. Аны дәүләт мәгълүмати системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар Чаллы буенча дәүләт порталына килгән 55 мөрәҗәгатьне тикшерделәр. Сорауларның төп өлеше юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, законсыз...

Шәһәр хакимиятендә "Халык контроле" дәүләт порталына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча киңәшмә узды. Аны дәүләт мәгълүмати системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар Чаллы буенча дәүләт порталына килгән 55 мөрәҗәгатьне тикшерделәр.

Сорауларның төп өлеше юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, законсыз чүплекләр, автомобиль кую урыннары булмауга кагылышлы.

Рөстәм Низамиев әйтүенчә, автокалага ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килеп киткәннән соң, дәүләт порталына Чаллы буенча куелган проблемаларның 75 проценты хәл ителгән. "Эшегезнең нәтиҗәсе күренә. Без хәзер мондый киңәшмәләрне ай саен үткәрәчәкбез. Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләр буенча сораулар күп", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев