Шəhри Чаллы

Халык шагыйрен искә алып...

Башкалабызның Тукай музеенда Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе үтте. Тууына 70 ел булу уңаеннан багышланган кичәгә зыялылар җыелган иде. Бик җылы атмосферада үткән Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе өч сәгатьләп барды һәм ахырдан җыелган халык тарафыннан Туган Тел җырын башкару белән тәмамланды. * *...

Башкалабызның Тукай музеенда Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе үтте. Тууына 70 ел булу уңаеннан багышланган кичәгә зыялылар җыелган иде.

Бик җылы атмосферада үткән Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе өч сәгатьләп барды һәм ахырдан җыелган халык тарафыннан Туган Тел җырын башкару белән тәмамланды.

* * *

Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында туа. Аның беренче "Кыңгырау" китабы 1970 елда дөнья күрә. 70-80 елларда ул баллада һәм поэмалар иҗат итә. Шул исәптән, "Тукайдан хатлар" поэмасын яза.

1991 елда шагыйрьгә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем бирелә, 1992 елда ул "Киләчәккә кайту", "Мин әйттем..." шигъри китаплары өчен Габдулла Тукай премиясен ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: