Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык җыеннары үтәчәк

"Бердәм Россия" партиясе республикабыз шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә халык җыеннары үткәрәчәк. Максат: Татарстанда һәм төбәкләрдә халыкның проблемаларын өйрәнү, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү. Җыелган мәгълүмат "Бердәм Россия"нең алдагы бишьеллык эш планына кертеләчәк. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә республикабыз халкы урыннардагы проблемаларны хәл иткәндә, яңалык керткәндә катнашырга хокуклы,...

"Бердәм Россия" партиясе республикабыз шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә халык җыеннары үткәрәчәк. Максат: Татарстанда һәм төбәкләрдә халыкның проблемаларын өйрәнү, борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү. Җыелган мәгълүмат "Бердәм Россия"нең алдагы бишьеллык эш планына кертеләчәк. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә республикабыз халкы урыннардагы проблемаларны хәл иткәндә, яңалык керткәндә катнашырга хокуклы, дигән иде. Партиянең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов сайлау компаниясе вакытында халык җыеннары үткәрү масштаблы программаны тормышка ашыруның төп формасы булып тора, дип белдерде.

Чаллыда халык җыеннары өч урында үтәчәк. 12 августта 17 сәгатьтә Комсомол районында яшәүчеләр 1нче бистәдә "Дан аллеясе" ("Аллея Славы") янына җыелачаклар. 14 август көнне Автозавод районы халкы 18 сәгатьтә 29/15 йорты ишек алдында үз җыенын үткәрә. Үзәк районы гражданнары исә 21 августта 18 сәгатьтә 53нче мәктәп янына җыелып, көн үзәгендәге проблемалар, хәл итәсе мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев