Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкара ралли-рейдларда җиңгән «КамАЗ-Мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы булды

Казан Кремлендә «КамАЗ-Мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы булды. «Дакар-2017» һәм «Africa Eco Race-2017» халыкара ралли-рейдларында Россия данын яклап җиңү яулап кайткан команданың 23 вәкилен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Безнең хыял тормышка ашты, - республика лидеры очрашуда шундый сүзләр белән чыгышын башлады. - Әле кайчан гына «КамАЗ-Мастер» командасын Африкага, Латин Америкасына...

Казан Кремлендә «КамАЗ-Мастер» командасын хөрмәтләү тантанасы булды.

«Дакар-2017» һәм «Africa Eco Race-2017» халыкара ралли-рейдларында Россия данын яклап җиңү яулап кайткан команданың 23 вәкилен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Безнең хыял тормышка ашты, - республика лидеры очрашуда шундый сүзләр белән чыгышын башлады. - Әле кайчан гына «КамАЗ-Мастер» командасын Африкага, Латин Америкасына озатып җибәргән идек. Борчылдык, чөнки узышлар киеренке булды. Безнең команда чираттагы тапкыр дөнья күләмендә үзенең булдыра алуын раслады. Бу бөтен илебез һәм республикабыз, билгеле, Яр Чаллы өчен зур горурлык", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстанлылар, камазлылар гына түгел, бөтен Россия командага көч биреп, җан атып торды. "Минем барлык танышларым сезне котлый һәм уңышларыгыз белән горурлана", - диде Татарстан Президенты командага мөрәҗәгатендә. «Дакар-2017»да катнашып, багги зачетында 3 нче урынны алган Равил Магановны да республика башлыгы игътибарсыз калдырмады. "Безнең яшь автоузышчыбыз барлыкка килүе бик күңелле, ул үзен күрсәтә белде һәм шундый җитди имтиханда түзде. Иң мөһиме, әйбәт нәтиҗә белән барып җитү, дигән идем аңа, мине тыңлап, ашыкмаган булса, нәтиҗәсе тагын да әйбәтрәк булыр иде. Ләкин син булдыргансың, без үз алдына җитди максат куеп ирешә алган мондый егетләр белән горурланабыз", - диде ул Магановка. «Планка югары иде, җаваплылык гаять зур булды, шуңа күрә сезнең уңышны без биредә бәйрәм итәбез. Без очрашу форматын үзгәрттек: элек барысы да рәсми булса, бүген бергә сыйланып, сөйләшеп утырырга булдык", - диде чыгышының ахырында республика лидеры. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук «КамАЗ-Мастер» командасы вәкилләренә республика бүләкләре тапшырды. Үзенең җавап сүзендә «КамАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы директоры, команда җитәкчесе Владимир Чагин, нәкъ менә быел Татарстан Президентының рәхмәте кыйммәт, диде. «Чөнки көндәшлек бик югары иде, ярыш сәгатьләр түгел, минутлар, секундлар исәбе өчен барды. Без булдыра алганның барысын да, кирәк чакта Сезнең, Рөстәм Нургалиевич, ышанычны аклар өчен, хәтта булдырып булмаганын да эшләдек. Ноябрьдә Чаллыда безнең машиналарга тест уздырганда Сез, «КамАЗ» чемпион машина булырга сәләтле, дигән идегез. Сезнең сүзләрне без бик яхшы хәтерлибез, ә Президент фикере - ул үтәлергә тиешле әмер. Без Сезнең, заводыбыз җитәкчелегенең, партнерларның, химаячыларның, җанатарларның зур армиясе ышанычны аклавыбыз белән бик бәхетле. Һәм шуны расладык: тулы приводлы «КамАЗ» йөк машиналары - юлсызлыкта иң җитезләре", - дип сөйләде Владимир Чагин. tatar-inform.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X