Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкны кабул иттеләр

2013 елдан башлап, 1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясе туган көнгә багышлап, Россиядә халыкны бердәм кабул итү үткәрелә. Бу көнне җитәкчеләр, депутатлар халык белән очрашалар, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр. Чаллыда да мондый очрашулар үткәрү гадәти күренешкә әйләнде. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, муниципаль...

2013 елдан башлап, 1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясе туган көнгә багышлап, Россиядә халыкны бердәм кабул итү үткәрелә. Бу көнне җитәкчеләр, депутатлар халык белән очрашалар, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр.

Чаллыда да мондый очрашулар үткәрү гадәти күренешкә әйләнде. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар чаллылылар белән аралаштылар. Практикадан күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрнең 60%ка якыны җирле хакимият тарафыннан хәл ителә. Күп мәсьәләләр республика җитәкчеләренә җибәрелә.

Халык күбрәк торак шартларын яхшырту, гаилә мәсьәләләре белән килә. Гомумроссия проблемалары белән кызыксынучылар да бар. Башкарма комитет җитәкчеләре атна саен халыкны кабул итәләр. "Халык белән очрашу барышында күтәрелгән мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеше һәм ремонтлау кебек эшләр салым базасы, өстәмә керемнәргә карап башкарылачак", - диде Наил Мәһдиев.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захаровага күбрәк сәламәтлек саклау, гаилә мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр икән. "Ярдәм сорап килүчеләргә гамәлдәге законнар нигезендә булышырга тырышам", - ди Светлана Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев