Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хан сөякләре 19 май Казан Кирмәнендә җирләнәчәк

"Милли тормыш һәм дин" исемле бөтенрусия татар дин әһелләре форумына килгән меңгә якын кеше 19 май Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң хан сөякләрен җирләү чарасында катнашыр дип көтелә. Казан кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы мөдирәсе Зилә Вәлиева Азатлыкка хан сөякләрен җирләү өчен 19 май "датасы килештерелгән, җирләрбез дип...

"Милли тормыш һәм дин" исемле бөтенрусия татар дин әһелләре форумына килгән меңгә якын кеше 19 май Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң хан сөякләрен җирләү чарасында катнашыр дип көтелә.

Казан кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы мөдирәсе Зилә Вәлиева Азатлыкка хан сөякләрен җирләү өчен 19 май "датасы килештерелгән, җирләрбез дип өметләнәбез", диде. Чараның ничек оештырылачагын, кемнәр катнашачагын тәгаенләмәде. Әзерлек эшләре баруны гына әйтте.

Вәлиева сүзләренчә, хан сөякләрен җирләү Татарстан мөселманнары диния идарәсе җаваплылыгында. "Без җирләнәсе урынны реставрацияләдек, барсы да әзер", дип белдерде ул.

18-20 май көннәрендә Казанда "Милли тормыш һәм дин" форумының сигезенчесе уза. Анда меңгә якын дин әһеле катнашыр дип көтелә. 19 май дин әһелләре Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң хан сөякләрен җирләү чарасында катанашыр дип көтелә.

Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе

Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе

Татар җәмәгатьчелеге озак еллар дәвамында хан сөякләренең җирләнми ятуына борчылу белдерде. 2016 елның җәй башында хан сөякләрен җирләү мәсьәләсе көн үзәгенә менде. ЮНЕСКО таләпләре нигезендә "Казан ханнары төрбәсе" дип аталган һәм пыяла белән гөмбәзләнгән урынга кагылырга ярамый. Хан сөякләре аның янәшәсендәге махсус эшләнгән төрбәгә куелачак. Зилә Вәлиева 2016 елның 23 августында ук Азатлыкка әлеге төрбәнең әзер булуы турында белдергән иде.

1467 елда вафат булган Мәхмүт хан (Алтын Урдада хакимлек иткән Казан ханы) һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәдәмин (Ибраһим ханның улы) сөякләре Тарих институтының Археология музеенда озак еллар җирләнмичә сакланды.

Әлеге сөякләр 1977 елда Казан Кирмәнендә су үткәрү вакытында табыла һәм археологик тикшеренүләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X