Хатын-кызга нинди эшне ышанып тапшырмас идегез?
Россиядә яшәүчеләрнең күбесе ил белән хатын-кыз идарә итүгә каршы. Алдагы 10-15 елда да алар Президент кәнәфиендә фәкать ир-атны гына күз алдына китерә. "Левада" үзәге уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызның Президент булуына каршы булучыларның күпчелеген ир-атлар (70 процент) тәшкил итә.
Бер ел эчендә хатын-кызның сәясәттә дәрәҗәле вазыйфа биләвен хуплаучылар саны да кимегән. Ә сез хатын-кызга тагын нинди эшне ышанып тапшырмас идегез?
Альбина КЫЯМОВА, Казан шәһәре Думасы депутаты:
- Бүген хатын-кыз бөтен ир-ат һөнәрләрен үзләштереп бетерде бугай. Ул бөтен өлкәдә дә уңышка ирешә. Шуңа күрә гүзәл затларга ышанып тапшырмаслык эшләр юк. Хәзерге заманда, гомумән, ир-ат һәм хатын-кыз һөнәре дигән бүленеш булырга тиеш түгел, миңа калса. Ә менә Президент кәнәфиендә хатын-кызны күз алдына китерүе кыенрак. Тарихка күз салсак, Екатерина II идарә иткән дәвердә Россия империясенең иң яхшы чоры күзәтелгән. Хәзерге заманда бернәрсәне дә булмас дип әйтеп булмый. Шуңа кайчандыр хатын-кызга да ил белән идарә итәргә туры килүе бар. Тик әлегә мин шәхсән үзем Россия Президенты вазыйфасында Владимир Путин булуга бик шат.
Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:
- Хатын-кызга беренче чиратта сәясәт, төзелеш эшләрен тапшырмас идем. Алар нинди генә көчле холыклы булса да, хис белән эш итә. Анда кызгану хисе белән әнилек инстинктлары өстенрәк. Ә сәясәт, төзелеш кебек эшләрдә тулысынча тимер җанлы булырга, салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Хатын-кызның Президент булуын да теләмим. Инде ил белән дә хатын-кыз идарә итсә, ирләргә нишләргә кала?
Әбри ХӘБРИЕВ, юморист:
- Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Гүзәл затлар хәзер төрле. Алар елдан-ел үзгәрә һәм шаккатыра. Миңа калса, соңгы арада хатын-кызлар, гомумән, ирләргә караганда ныграк, чыдамрак. Ирләр стресска тизрәк бирешә башлады. Әлбәттә, бөтен гүзәл затлар да андый дип әйтмим. Тик аларның саны арта бара. Президент хатын-кыз! Бу күренешне минаны шартлаудан тоткарлаучы сапер эше белән чагыштырыр идем. Йә ул шартлый, йә юк. Сәясәтчесенә карап фикер йөртергә кирәк. Хиллари Клинтон һәм Савченко кебекләр ил башында торса, агрессия күп булачак.
Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, "Болгар" радиосы алып баручысы:
- Хатын-кызга машина йөртүне тапшырмас идем. Хәер, алар арасында да төрлесе бар. Бер танышымның тормыш иптәше машинаны үзенә караганда да яхшырак йөртә. Ил җитәкләүгә килгәндә, ул бит, хатын - муен дип кенә, ирне теге яисә бу юнәлешкә бору гына түгел. Хатын-кыз хискә бирелүчән. Ил башы исә күпкырлы шәхес булырга, төрле проблемаларны берьюлы чишеп, дөреслекне дә, хаксызлыкны да кабул итә белеп, тиз арада нәтиҗә ясарга тиеш. Югалып калырга йә кызган баштан карар кабул итәргә ярамый! Хатын-кыз куркыныч янауга, учлары белән күзен каплый. Бу инде - машина йөрткәндә дә, ил җитәкләгәндә дә яраксыз күренеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев