Хатын-кызларыбызга мөнәсәбәт үзгәрерме?
Россиядә хатын-кызлар ирләр белән тигез хокуклы булсалар да, күп очракта аларның хокуклары кысыла. Әйтик, кайбер предприятие һәм оешмаларда көчле затлар белән тигез дәрәҗәдә эшләсәләр дә, ир-атларга аның гаиләне финанс белән тәэмин итәсе бар дип, хезмәт хакын, күбрәк түлиләр. Хатын-кызларның эштән кайтып гаиләсен ашатасы, кер юасы һәм башка тавык та чүпләп...
Россиядә хатын-кызлар ирләр белән тигез хокуклы булсалар да, күп очракта аларның хокуклары кысыла. Әйтик, кайбер предприятие һәм оешмаларда көчле затлар белән тигез дәрәҗәдә эшләсәләр дә, ир-атларга аның гаиләне финанс белән тәэмин итәсе бар дип, хезмәт хакын, күбрәк түлиләр. Хатын-кызларның эштән кайтып гаиләсен ашатасы, кер юасы һәм башка тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш-мәшәкатьләре барлыгын берәү дә исәпкә алмый. Бу исә ахыр чиктә хатын-кызларның сәламәтлеге какшауга, гаиләнең таркалуына китерә. Даими стресс кичергән хатын-кызлар эшен дә тиешле дәрәҗәдә башкара алмыйлар.
Гүзәл затларыбызның җәмгыятьтәге авыр тормышы иҗтимагый оешмаларны гына түгел, дәүләт җитәкчеләрен дә борчуга салган. Россия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев күптән түгел "2017-2022 елларда Россия Федерациясендә хатын-кызлар мәнфәгатьләре буенча милли стратегия" дигән хокукый документ әзерләргә кушкан иде. Россиянең социаль яклау һәм хезмәт министрлыгындагы җаваплы кешеләр әлеге проектны әзерләп төбәкләрдәге дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларга җибәрделәр.
"Чаллы һәм Кама аръягы эшлекле хатын-кызлары" берлеге дә милли стратегия проекты белән танышты. "Әлеге проект буенча фикер алышу, тәкъдимнәребезне җиткерү мөмкинлеге тудырган өчен без "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Зилә Вәлиевага рәхмәтлебез. Әлеге документ кабул ителсә, Россиядә хатын-кызларның хәле, аңа бәйле рәвештә халыкның тормышы да яхшырыр иде дип өметләнәбез. Бу - илебезнең киләчәгенә уңай үзгәрешләр кертә торган бик кирәкле документ", - ди эшлекле хатын-кызлар берлеге рәисе Гөлзадә Руденко.
Берлек милли стратегия проектына түбәндәге тәкъдимнәрен җибәрә:
1. Ялгыз аналарга балалар тәрбияләү өчен пособиене 1,5 елдан балалар бакчасына юллама алганчыга кадәр бирергә. Әмма бу 3 елдан артык булырга тиеш түгел.
2. Ата-аналары I - II төркем инвалид булган балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргәндә компенсация түләү мәсьәләсен хәл итәргә.
3. Яшәү минимумыннан түбән керемле, инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызларны яклау турындагы тәкъдимне аерым пункт итеп кертергә.
4. Социаль һәм коммерциянеке булмаган, (сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау) хезмәткәрләрнең күпчелеген лаеклы ялдагы һәм пенсия алдындагы ханымнар тәшкил иткән, аз хезмәт хаклы өлкәләрдә эшләүче хатын-кызлар өчен, шул исәптән пенсия, дәүләт ташламаларын сакларга.
5. Мәктәп программасына булачак ата-аналарны әзерләү максатыннан, "Гаилә тормышы нигезләре" курсын кертергә.
"2017-2022 елларда Россия Федерациясендә хатын-кызлар мәнфәгатьләре буенча милли стратегия" проекты кабул ителеп, тормышка ашырылса, гүзәл затларыбызның тормышы бар яктан да аз булса да, яхшырыр иде. Бу документ матбугат чараларында басылып чыкмаса да, шәһәрдәшләребез арасында аның белән танышкан кешеләр дә бар. Стратегияне эшләгәндә бәлки аларның фикерләре дә искә алыныр.
Гөлназ ФАТЫЙХОВА, сатучы:
- Сүз дә юк, бу бик кирәкле документ. Әмма ул кәгазьдә генә калмасын иде. Кызганычка каршы, күп кенә предприятие һәм оешмалардагы эш шартлары мактанырлык түгел. Аларны җитәкчеләр белми дә. Кайбер урыннарда иртәдән кичкә кадәр, хәтта ял, бәйрәм көннәрендә дә эшлиләр. Бу - хезмәт кодексын, алай гына да түгел, Конституциядә каралган хокукларны бозу дигән сүз. Моңа чик куелсын иде. Чөнки төнгә кадәр эшләгән өчен бер җирдә дә артык хезмәт хакы түләмиләр бит. Аның каравы күпме кешенең сәламәтлеге какшый, гаиләләрдә низаглар чыга.
Рияз ГЫЙЛЬМАНОВ, ерак юлларга йөрүче шофер:
- Мин хөкүмәттә эшләсәм, беренче чиратта гүзәл затларыбызның сәламәтлеген тикшерүне бушлай һәм мәҗбүри итәр идем. Хәзерге медицина тикшерүе халыктан акча җыю өчен генә оештырыла бит. Анализлар алалар, чир тапсалар, бер айдан соң гына табибка эләгә аласың, анысы да әле таныш-белеш аркылы гына. Түләүле клиникаларга барсаң, дәваланырга акча калмый. Шуларны истә тотып, акча кызганып, безнең хатын-кызларыбыз үзләренең сәламәтлекләренә битараф булуны өстен күрә. Бу бит җәмгыятьнең нигезен какшата, киләчәккә өметен өзә. Чөнки чирле анадан авыру бала туа, ә аңардан җәмгыятькә зыян гына килә.
Зәкия ХӘЙБУЛЛИНА, лаеклы ялдагы укытучы:
- Әлеге документка интернет куллануны чикләү турындагы тәкъдимне кертер идем. Интернеттагы төрле сайтлар балалар тәрбияләүгә тискәре йогынты ясый. Хәзерге вакытта шулар йогынтысында җинаятьләр кылына. Балаларның планшет, компьютер аркасында ата-анасына, әбисенә кул күтәрү, хәтта үтерү очраклары да бар. Коточкыч бит бу. Телевизордан да күбрәк тәрбияви эчтәлекле, зәвыклы программалар күрсәтелсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев