Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр...

Хезмәт хакын вакытында аласыңмы? Алсаң - яхшы, димәк җитәкчең намуслы. Намуслы һәм түләрлек акчасы бар. Арада намуссызлар да җитәрлек. Икешәр, өчәр ай хезмәт хакы түләми эшләтүчеләр дә бихисап. Хәлләре мөшкелдер дисәң, үзләре кесә тутырып акча алалар. Урынбасар, бүлек мөдире ишеләре чит илләрдә ял итеп тә кайта.

Ә гади эшче бушка бил бөгәргә мәҗбүр. Ник бөгә? Чөнки булыр дип өметләнә. Ник түләми җитәкче? Чөнки җавапка тартучы юк. Җавапка тарту өчен - кануны ташка уелмаган. Ул таш - Хезмәт кодексы, әлбәттә. Төгәлрәге - хезмәт хакын түләү вакыты билгеләнергә тиешле 136 нчы маддә. Ә анда хезмәт хакын кайчан түләргә икәнлеге язылмаган. Анда фәкать эш белән тәэмин итүчегә үз эшчесенә ярты ай саен хезмәт хакы түләргә генә кушылган. Ә төгәл көне, атнасы, ае юк - чик билгеләнмәгән. Менә бәхет - ниһаять, бу тормышка ашты.Төгәл көнен ташка уйдылар. Канун 3 октябрьдә гамәлгә дә керәчәк. "Ярты айдан да соңламаска" дигән урынга өстәп узган ай өчен хезмәт хакын киләсе айның 15еннән дә соңга калмый түләргә" дигәнне өстәделәр. Бу нәрсә дигән сүз? Бу чик, җәмәгать. Чикне уздымы, җитәкче җаваплылыкка тартылачак...

Оешма, ширкәт хисапчыларын игътибарлы булырга чакыра канун ияләре. Аванс белән хезмәт хакы арасы 15 көннән дә артырга тиеш түгел. Мәсәлән, эшчегә 20сендә аванс түләгәннәр икән, хезмәт хакын аңа киләсе айның 5сеннән дә соңга калмый түләргә туры киләчәк. 136 нчы маддә таләп иткәнчә, ягъни мәсәлән. Таләпләр үтәлмәсә, оешманы 50 мең сумга кадәр штраф көтә. Аванстан соң хезмәт хакын иртәрәк түләргә мөмкин, әмма соңга калырга гына ярамый.

Җитәкче 3 октябрьгә кадәр хезмәт килешүен үзгәртергә һәм һәр эшчегә шул хакта хәбәр итеп, белдерү хаты юлларга тиеш. Белдерү белән бергә килешүгә өстәмә килешү кәгазенең күчерелмәсе җибәрелә. Эшкә урнашканда төзелгән килешү белән өстәмә килешү кәгазе икесе бер тулы документ булып исәпләнәчәк. Соңгысында яңа үзгәрешләр генә күрсәтелә. Әйтик, "фәлән көннән башлап эш белән тәэмин итүче эшләгән айның беренче өлеше өчен хезмәт хакын 25е көнне түли икән, айның икенче өлеше өчен эш белән тәэмин итүче икенче айның 10сы көнне түләргә тиеш" дигән үзгәреш рәсми рәвештә искәртелә.

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен оешмага штрафлардан тыш өстәмә процентлар да билгеләнәчәк. Ягъни, айның 15еннән соңга калып түләгән очракта, оешма эшчегә хезмәт хакына өстәп процентлар да түләргә мәҗбүр булачак. Элек тә бар иде ул процентлар. Россия Банкы рефинансирование күләменең (ставка рефинансирования) 300дән бер өлешенә карап билгеләнде. Ә ул күләм 2015 елда 8,5 процентны тәшкил итте. Ә 3 октябрьдән башлап ничек? 3 нче октябрьдән башлап рефинансирование күләменә түгел, ә Үзәк Банкның төп күләменә (ключевая ставака) карап билгеләнә. Ул хәзер 10,5 процентны тәшкил итә. Элекке кебек 300дән бер өлешенә түгел, ә 150дән бер өлешенә тапкырларга туры киләчәк. Үзенең исәпләү формуласы бар. Мисал өчен, 10 мең сум хезмәт хакын 5 көн тоткарлаганнар, ди. Шуларның барысын бергә тапкырлыйбыз, килеп чыккан сумма хезмәт хакына өстәлә (10 000*5*10,5/150=17,5 сум). Әллә ни күп түгел кебек, әмма вакыт узган саен артуын искә алсак, ахыр чиктә түгәрәк кенә саннар килеп чыга.

Ә хәзер штрафларга күчик. Аларның күләме дә бермә бер арта. Вакытында хезмәт хакы түләмәгән өчен оешманың җитәкчесенә 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр штраф билгеләнә (дөрес, беренче юлга кисәтү белән генә чикләнергә мөмкин). Оешманың үзенә 50 мең сумга кадәр штраф яный. Икенче тапкыр хезмәт хакы түләү буенча канун бозыла калса, җитәкчегә 30 мең сумга кадәр (яисә 3 елга кадәр вазыйфасыннан азат ителә), оешманың үзенә 100 мең сумга кадәр штраф сугыла.

Эшче-хезмәткәрләр өчен менә шундый куанычлы үзгәрешләр. Ә канундагы ошбу җитешсезлектән оста файдаланган оешма җитәкчеләре өчен бик үк куанычлы түгелдер. Хәер, хәйләкәрлекләре җитәрлек: кануннан качу, читләтеп үтү юлын тапмый калмаслар.

Тагын шунысы да бар бит әле. Канун бозу очракларының рәсми теркәлүе дә зарур. Бу нәрсә дигән сүз? Кемдер гаделлек эзләп хөкем йортлары ишеген шакырга тиеш. Эш белән тәэмин итүчедән рәсми зарланып язылган шикаять хаты булу шарт. Аннары башлана тикшерү эшләре, мәхкәмә утырышлары, ахырдан карар чыгарыла. Берәр ел үткәч. Ул ел эчендә исә инде биш эш алыштырып өлгерергә була. Була түгел, туры киләчәк тә. Ник дисәң, шикаять сырлап йөргән кешене оешмада озак тотмаячаклар. Әле алай гына да түгел, ул кешенең исеменә "кара ягып" бүтән бер эре оешмага да эшкә керә алмаслык итәргә дә мөмкиннәр. Мисаллар буа буарлык. Бер таныш бар. Ренат исемле. Студент кына әле ул. Сыра җитештерә торган ширкәттә эшли. Уку ялы бирмәгәннәр моңа. Уку ялы түләнелә торган яллар рәтенә керә. Канун буенча шулай. Тоткан да бу гаделлек йортына мөрәҗәгать иткән. Җиңүгә иреште: мәхкәмә иптәшне яклап хөкем карары чыгарды. Хөкем карары белән бергә... иптәшне дә чыгардылар - эшеннән дә азат иттеләр. Менә шундый хәлләр, җәмәгать.

Шулай да Хезмәт кодексындагы әлеге үзгәрешләрне, дөресрәге - төгәллекләрне уңай күренешкә кертергә кирәк. Бәхәсе озак барды. Күптәннән омтылдылар. Күп сәбәпләр аракасында, бу үзгәрешләр бүгенге көнгә кадәр кичектерелеп килде. Ә хәзер, ниһаять, гамәлгә керәчәк. Шуңа күрә яхшы нәтиҗәләргә өметләник.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев