Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт кешесен кайгырту зарур

КАМАЗда 2015 елдагы коллектив килешү йөкләмәләренең үтәлеше буенча хисап җыелышы үтте. Коллектив килешүнең үтәлеше турында хисап белән КАМАЗның генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2015 елда хезмәткәрләрнең эш урыннарындагы тотрыклылыгын тәэмин итү, хезмәткә түләү дәрәҗәсен саклау буенча мөмкин...

КАМАЗда 2015 елдагы коллектив килешү йөкләмәләренең үтәлеше буенча хисап җыелышы үтте. Коллектив килешүнең үтәлеше турында хисап белән КАМАЗның генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, 2015 елда хезмәткәрләрнең эш урыннарындагы тотрыклылыгын тәэмин итү, хезмәткә түләү дәрәҗәсен саклау буенча мөмкин булганның барысы да эшләнгән. Февраль-март айларында КАМАЗ средстволары исәбенә 13 меңнән артык кеше өчен вакытлы эш оештырылган, моның өчен105 млн сум сарыф ителгән. Моннан тыш, апрель аеннан 23 меңнән артык хезмәткәр өчен вакытлы эш урыны булдырылган, "КАМАЗга кирәкле потенциалны формалаштыруга юнәлтелгән графиктан алда укыту оештырылган. Вакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, коллективны саклап калу һәм хезмәт хакларының күләмен билгеле бер дәрәҗәдә тоту мөмкин булган.

Технологик чылбыр төркеме буенча хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 2015 елда 28 561 сум тәшкил иткән. Бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 3,6%ка (продукция җитештерү күләмнәре 19%ка кимегәндә) түбәнрәк, ләкин шәһәрдә һәм республикада бу тармак буенча уртача хезмәт хакына тәңгәл килә. Финанс хәлнең авыр булуына карамастан, сентябрь аенда тариф ставкалары һәм окладлар 2,5%ка үскән. Кайнар көндезге ашларга компенсация 25%ка арткан, хезмәткәрләрнең туклануына киткән чыгымнар 230 млн сум тәшкил иткән. Шулай ук үткән ел камазлыларны торак белән тәэмин итү буенча эш дәвам иткән - бу максатларга 31,4 млн сум бүленгән.

Персоналны савыктыру корпоратив социаль сәясәтнең иң төп пунктларының берсе булып тора. Эш бирүченең бу юнәлешкә тоткан чыгымнары 2014 елдагыдан да артып китеп, 100 млн сумнан артык булган. Коллектив килешү нигезендә, "Забота" юнәлешен тормышка ашыру дәвам итә, аның кысаларында тормыш хәлләре авыр булган хезмәткәрләргә һәм пенсионерларга ярдәм күрсәтелгән. Бу максатларга 30 млн сум чамасы акча тотылган.

КАМАЗ хатын-кызлары программасы да үтәлгән: аңа 18,6 млн сумнан артык акча киткән. Персоналга социаль ташламалар, хезмәтләр һәм гарантияләр тәкъдим итү өчен 2015 елга коллектив килешү йөкләмәләрендә каралганча, 700 млн сум чамасы финанс чыгымнары тотылган. Якынча исәпләүләргә караганда, автогигантның 2015 елдагы керемнәре 96 миллиард сум тәшкил иткән.

"Безнең зур планнарыбыз хезмәт кешесе турында кайгыртуны кысрыкларга тиеш түгел. Быел без соцпакетны 725 млн сумга кадәр арттыруны планлаштырдык", - дип конференция эшенә йомгак ясады КАМАЗның генераль директоры Сергей Когогин һәм хезмәткәрләренә барлык социаль ташламаларны һәм гарантияләрне сакларга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев