Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хисапчылар һәм урам себерүчеләр кирәк

Чаллыда нибары 1300 кеше генә рәсми рәвештә эшсез булып исәпләнә. Шул ук вакытта бер кешегә 4 кә якын эш урыны бар. Бүгенге көндә, актив рәвештә җәмәгать туклану урыннары, кафе һәм рестораннар ачалар. Шуңа бәйле рәвештә әлеге өлкәдә эшчеләр кирәк. Хезмәт хаклары 15000 нән 30000 гә кадәр икән, билгеле инде, вазыйфасына...

Юристлар һәм икътисадчылар өчен дә буш вакансияләр җитәрлек, хисапчыларга да ихтыяҗ зур. Соңгыларына саллы гына хезмәт хаклары тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә бухгалтерларның рәсми хезмәт хакы 18 меңнән 50 меңгә кадәр. Әти-әниләр балаларына "Укымасаң, ишегалды җыештыручысы булып эшләрсең",- дияргә яраталар. Ә менә чаллыда, чыннанда, урам себерүчеләр җитми икән. Әлеге өлкәдә эшләргә теләүчеләр саны бик аз. Билгеле инде, аларның хезмәт хаклары да сөендерми 6500 сумнан 13000 меңгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X