Шəhри Чаллы

Хәләл ризыкны ничек сайларга?

Бүген кич мөселманнар Изге Рамазан аена аяк баса. Халык җомга кичендә, кояш баегач, беренче тапкыр тәравих намазына җыелачак. Ураза тоту мөселман кешесе өчен фарыз булган төп биш багананың берсе санала. Быел изге аебыз 27 майдан 24 июньгә кадәр дәвам итә. Халыкны борчыган иң четрекле сорауларның берсе - ураза тотканнан соң...

Бүгенге көндә кибет киштәләре "хәләл" дигән тамгалы ризыклардан сыгылып тора. Тик аларның барысы да ислам шартлары буенча әзерләнәме соң? Хәләл буларак дәлилләнгән ризыкның сыйфатында халык шикләнми, билгеле. Тик сер түгел, кайбер җитештерүчеләр, моннан файдаланып, үз товарларына хәләл дигән язу "эләктерәләр". Әмма халык әйтмешли, һәр ялтыраган әйбер ул әле алтын түгел. Ничек итеп чынлыкта да хәләл шартларына туры килгән ризыкны сайларга? Бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан без Татарстан Диния нәзарәте каршындагы хәләл тикшерү комитеты җитәкчесе Фоат хәзрәт Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

- Фоат хәзрәт, бүген мөселман кардәшләребез Изге ай Рамазан аена аяк басалар. Укучыларыбыз: "Ураза тотканнан соң, авыз ачканда нинди хәләл ризыкны сайлау дөрес булачак?" - дип кызыксына. Нәрсә ул хәләл? Шуңа аңлатма бирүдән үк башласак иде.

- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим... Иң элек барча мөселман кардәшләрне, дин әһелләрен изге Рамазан ае белән тәбриклим. Быел майның 27сендә мөселман кардәшләребез ураза тота башлыйлар. 26сында беренче тәравих намазы укыла. Чөнки ислам буенча кояш баеганнан соң ук инде яңа көн башлана. Нәрсә ул хәләл, нәрсә ул хәрәм, дигән сорауга килгәндә, моның буенча, Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә мәгълүмат күп. Нигездә без "Гыйбадәти исламия" дигән китапны файдаланабыз. Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең сүзләре Изге китап - "Коръән Кәрим"дә нәрсә ул хәрәм, нәрсә ул хәләл икәне бик яхшылап, ачык итеп язылган. Ә кайсыбер үзенчәлекләре ачылып бетмәү бу Аллаһының әйтеп бетерергә онытканлыгыннан түгел. Әлеге үзенчәлекләрне ачыклап бетерү кешенең баласының үзенә йөкләнә. Моның өчен өлкәдә киң белемнәре булган галимнәребез бар. Безгә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тарафыннан уйлау нигъмәте, фикер нигъмәте бирелгән. Без төрле хәдисләрне, Коръән Кәримдәге сүрәләрне, аятләрне файдаланып ризыкларның хәләл яки хәләл булмаганлыгы, дин буенча әлеге нигъмәтләрнең рөхсәт ителгәнме, юкмы икәнлеге турында мәгълүмат бирәбез. Бер генә кеше түгел, ә бер төркем белгечләр, галимнәр раслый аны. Әйтик, мин хәләл комитетының тикшерү бүлеге җитәкчесе буларак, шулай ук үзем генә фәтвә чыгара алмыйм. Фәтвә нәрсә ул? Ул билгеле бер төркем тарафыннан чыгарылган карар, уртак фикер. Аны чыгарганда "Галәмәләр шурасы"ның фәтвәләрен кулланабыз.

Ислам динендә тәгаен билгеле хәрәм буларак нәрсә тора? Билгеле, бу - Дуңгыз ите, исерткеч эчемлекләр, үләксә, малны чалган вакытта аның бугазыннан аккан кан. Динебездә турыдан туры әйтелә: мал кеше тарафыннан Аллаһ исеме зикер ителеп чалынырга тиеш. Әлеге таләп буенча чалынмаган малны, шулай ук үз үлеме белән яисә башкача үлгән хайванны, кош-кортны "хәләл" дип атый алмыйбыз. Гомумән "хәләл", "хәрәм" турында сөйләшү - ул үзе бер зур тема. Чөнки шушы ике төшенчә мөселманнарның яшәү рәвешен кора. Мөселман кешесенең ризыгы да хәләл, эше дә, җәмәгате дә, шул ук вакытта бизнесы да хәләл булырга тиеш.

- Авыз ачканда мөселман кешесенә нинди нигъмәт куллану дөрес булачак?

- Хәләл ризык дигәндә, беренче чиратта, безне итнең хәләл булуы кызыксындыра, шулаймы? Кибеттән тавык ите, үрдәк, каз ите, төрле тутырмалар, ит деликатеслары сатып алган очракта товарның тышында хәләл тамгасы бармы-юкмы - шуны карарга кирәк. Бүгенге көндә Россиядә 11 хәләл комитете эшләп килә. Аның икесе - Татарстанда. Әгәр ул тамга булса, әлеге товарга ышаныч белән карарга кирәк. Чөнки бу тамганы куярга рөхсәт биргән дини оешма, ширкәт, җәмгыять Аллаһ алдында, бөтен мөселман халкы, кулланучылар алдында үз өстенә зур җаваплылык ала.

Тавыкны аерым бер кеше кул белән чалу мәсьәләсенә туктап алыйк. Безнең тикшерү комитеты тәкъдим иткән ирекле рәвештә сертификатлашуның төп кагыйдәләренең берсе - мал, кош бисмилла әйтеп, Аллаһка зикер әйтеп кул белән чалынырга тиеш. Татарстанда, Россиядә кошлар механик рәвештә чалына торган тавык фермалары һәм кошчылык фабрикалары бар. Шул ук вакытта аларның ризыкларына да "хәләл" дигән тамга куела. "Хәләл" дигән шаһәдатнамәләре бар. Шунысын ассызыклап узасым килә: әгәр ул җитештерүчеләрнең товарларына башка хәләл комитетлары тарафыннан хәләл тамгасы куярга рөхсәт бирелгән икән, димәк, аларның моңа нигезе булган. Шуңа күрә мин ул итләрне харам дип берничек тә әйтә алмыйм. Әмма дә ләкин шул ук вакытта безнең Диния нәзарәте каршындагы тикшерү комитеты механик пычак белән чалуны (киллер дип атала ул) кабул итми, моңа рөхсәт юк. Аллаһны кем зикер итәргә мөмкин? Бары тик кеше һәм аның үз теле белән ихластан әйтелергә тиешле сүзләр булырга тиеш ул. Итнең хәләллеге турында галимнәр, дин белгечләре арасында төрле фикерләр йөри. Без ул хәләл тикшерү комитетларының фәтвәләре нидән гыйбарәт икәнлеген белмибез. Әйтик, Уфада Торбаслы кошчылык фабрикасы бар, Павловта кош итләре җитештерәләр. Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм, механик рәвештә чалынуына карамастан, без аларның итләрен дә "хәрәм" дип раслый алмыйбыз. Шул ук вакытта Татарстан Диния нәзарәте каршындагы хәләл тикшерү комитеты аларны хәләл буларак кабул итә алмый, рөхсәт итмибез. Без тамганы куярга рөхсәт биргән кошчылык фабрикаларында: "Чаллы-бройлер" булсынмы ул, Чиләбе өлкәсе Мари-Эль, Ростов өлкәсендәге ит җитештерү комбинатлары булсынмы, Питрәч кошчылык фабрикасы барысына да без, мал, кош кул белән чалынган очракта гына, үзебезнең тамганы куярга рөхсәт бирәбез.

- Механик пычак белән чалынган тавыкларга башка хәләл тикшерү комитетлары ни өчен "хәләл" тамгасы куярга рөхсәт бирә?

- Чөнки без кайсы фәтвәнең дөреслеген тәгаен белә алмыйбыз. Бу бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм. Бәлки, безнең белемебез җитеп бетмидер, бәлкем, алар ризыкның хәләллеген исбатлый алган дәлилләр тапканнардыр. Шуңа күрә һәр комитетның хәләл тамгасы төрле. Әлеге тамгаларның барысында да хәләл дигән язу бар, әмма язылышы, тамга өслүбе төрлечә. Ул шулай булырга тиеш тә. Кайсысын сайлау - анысы сатып алучының үз эше.

Кешегә теге яки бу кош итен сатып алганда уйларга нигез калдырыла. Ризыкны сатып алыр алдыннан фикер йөртсеннәр. Әгәр кабул итәләр икән, әгәр ышаналар икән - сатып алалар, ашыйлар. Иң мөһиме күңел тынычлыгы саклансын. Әгәр кабул итмиләр, шикләнәләр икән - андый очракта шиктән ерак торырга тырышыйк инде без. Чөнки шикле әйбер, шикле гамәл хәрәмга китерергә мөмкин. Шул ук вакытта тагын бер тапкыр кабатлыйм "хәрәм" дип әйтмибез.

Шундыйрак хәлләрнең шаһиты да булырга туры килде безгә. Кайда икәнлеген әйтәсе килми, әмма булды: авыз ачтырырга "хәләл" тамгасы сугылган тавык алып килделәр. Карадылар, тикшерделәр дә "хәләл түгел, хәрәм бу" дип чыгарып ташладылар. Мондый очраклар булды. Минем моңа нәрсә әйтәсем килә. Коръәндә 16 нчы сүрә - "Бал корты" сүрәсе бар. Шуның 116,117 нче аятләрендә язылган. Мин сезгә андагы мәгънәне үз сүзләрем белән аңлатам: Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: "Үзегезнең җитеп бетмәгән белемегез белән хәрәмне хәләлгә чыгармагыз, хәләлне хәрәмга чыгармагыз", - ди. Чөнки шул рәвешле сез үзегезгә Аллаһ вазыйфасын аласыз.

Моның мәгънәсе нидә? Бүгенге көндә бу бик киң таралган күренеш: кайбер мөселманнар бер ел мәчеттә йөриләр һәм шул белемнәрем җитә дип уйлап, галимнәрдән узып үз фәтвәләрен чыгара башлыйлар. Бу шулай ук хәрәм белән хәләл төшенчәләрен билгеләүгә дә кагыла. Мондый хәл күбрәк яшьләрдә күзәтелә. Җитеп бетмәгән белем белән фәтвә чыгарырга ярамый. Мондый фәтвә чыгаручылар фикер йөртсеннәр, уйласыннар иде. Әгәр ризыкның хәләллегендә шиге бар икән, ул кеше шуннан чыгып бары тик үзе өчен генә ниндидер нәтиҗә ясасын. Әмма "хәрәм" бу дип ризыкка барлык мөселман халкы алдында ярлык такма. Чөнки син болай Аллаһ алдында үз өстеңә зур җаваплылык аласың. Белепме яисә белмичәме, хәләлне - хәрәм, дип яки, киресенчә, хәрәмне - хәләл дип атыйсың икән, иманың китте, тоткан уразаң юк, укыган намазың физкультурага әйләнде дигән сүз. Чөнки син Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткәнне рөхсәт ителми дип яки, киресенчә, бар халык алдында әйттең. Бүгенге көндә бу бик зур проблема. Моңа, аеруча, басым ясасыннар иде.

- Иттән ары башка нигъмәтләргә дә хәләл дип тамгалар сугалар, язу эләләр. Аларны да хәләл белән хәрәмгә аеру дөресме?

- Безнең барча җиләк-җимеш тә "хәләл" дип санала. Тик бүгенге көндә халык күбесенчә ялтырый торганны сайларга тырыша. Берничә атна буе кибет киштәсендә торган җиләк-җимеш ялтырап матур булып утыра. Сорау туа: бу җиләк-җимеш табигыймы соң? Табигый җимеш ул ялтырап тормый, ул азмы-күпме караңгырак төсмердә була. Әгәр ялтырап торса, ул күкерт газында агартылмаганмы икән дигән шик туа. Бу бигрәк тә йөзем җимешләренә кагыла. Хәрәм дип әйтелми, әлбәттә. Әмма сыйфаты, файдалылыгы мәсьәләсендә шулай ук уйланырга нигез тудыра. Шуңа күрә табигыйрәк төстәге җиләк-җимеш алу күпкә хәерлерәк, дип саныйм. Һәр ялтыраган - алтын түгел, дип әйтә бит халык мәкале.

Йогыртларны алыйк. Монда товарның составын карарга, тикшерергә кирәк. Чөнки йогыртны ясаганда төрле өстәмәләр, кушылмалар салалар. Төсен, тәмен үзгәртү өчен төрле консервантлар, буяулар, азык-төлек өстәмәләре катнаша. Һәр йогыртка аерым карарга кирәк. Ул өстәмәләр 2000нән артык. Нигездә ул "Е" хәрефе белән билгеләнә. Ул консервант, катнашмаларның дин буенча да турыдан-туры рөхсәт ителгәннәре бар, турыдан туры хәрәм булганнары һәм хәләллегендә шик тудырганнары бар. Әйтик, турыдан-туры хәрәм булганнарга нәрсәләр керә? Алкоголь, рөхсәт ителмәгән компонентлар, мисал өчен - желатин. Ул хайван сөякләреннән алына. Аның урынына әйтик үсемлектән алынган катнашмалар, пектин кебек кушылмалар бар икән, алар рөхсәт ителә. Моның шиге юк. Мисал өчен, күп кенә азыкта глицирин булырга мөмкин. Ул да төрле була ала: үсемлектән һәм шулай ук хәрәм булган хайваннардан алына. Шулай ук шик тудыра. Шулаймы? Кабатлап әйтәм, мондый очракта һәр товарга аерым тукталырга, өйрәнергә, тикшерергә кирәк.

Кондитер азыкларына хәләл дигән тамга ни өчен сугалар? Мәсәлән, прәннекләр, печеньелар. Чөнки аларны пешергәндә маргарин һәм башка төрле майлар кулланыла. Ә маргаринның хәләл һәм хәләл булмаганнары бар. Бүгенге көндә хайваннардан алынган маргарин нигездә чыгарылмый. Чөнки ул бик кыйбатка чыга. Составына үсемлек мае нигезендә ясалган дип язылган икән - монда инде бернинди дә шик булырга тиеш түгел. Нинди генә нигъмәт алуыгызга карамастан, составын укырга кирәк. Кайбер товарларда ул эре итеп языла, кайбер товарларда вак итеп. Бүгенге көндә кайбер җитештерүчеләр нишлиләр? Вак итеп язалар. Ике күзлек киеп укырга кирәк. Составта иң беренче булып әлеге азыктагы зур микъдардә кулланган катнашмалар языла. Алга таба микъдаре кими бару тәртибендә саналып китә. Әмма шунысын ассызыклыйсым килә: хәрәм булган катнашма состав исемлегендә беренче урында торамы, иң ахырданмы - моның аермасы юк. Пәйгамбәребезнең (г.в.с.) хәдисе бар. Хәдиснең асылы түбәндәгедән гыйбарәт: "Аз микъдардә тыелган күп микъдардә дә тыела, күп микъдардә тыелган аз микъдардә дә тыела".

Хәзер сөткә тукталыйк. Анда бернинди дә шик булырга тиеш түгел кебек. Тик шул ук вакытта мин һәрвакыт җитештерүчеләргә сорау бирәм. 60шар көн бозылмый торган сөт саталар. Ә сөтнең табигате нинди? Нинди генә шартларда саклама - ул 4-5 көннән әчергә тиеш. Әгәр 60 көн әчемичә тора икән, димәк, анда консервантлар тутырылган. "Хәрәм" дип әйтмим мин моны. Әмма дә ләкин мөселман сатып алучылар фикер йөртсеннәр иде.

Безнең бершиксез хәләл булган азыклар болар - яшелчәләр, шулай ук балыкларның барчасы да хәләл. Әмма шул ук вакытта консервланган яшелчә, балыкларга, маринад һәм башка присервларга аерым игътибар бирергә кирәк. Тозланган, маринадланган вакытта нәрсә кулланылган, нинди катнашмалар өстәлгән һәм башкалар - барысын да өйрәнергә кирәк...

Әлеге аңлатмалар, җаваплар Фоат хәзрәт белән уздырган әңгәмәнең бер өлешен генә тәшкил итә әле. Авыз ачканда нинди азык, сый-нигъмәт сайларга икәнлеген Фоат хәзрәт Мөхәммәтшин аңлаешлы вә ачык итеп аңлатып бирде. Барча мөселманнарны тагын бер тапкыр Изге ай Рамазан ае белән котлыйбыз. Тоткан уразаларыгызның савабы булсын, сәламәт булыгыз.

(Әңгәмәнең дәвамы бар)

Райнур Әгъләметдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: