Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Хәләл-Үзәк”тә чираттыгы бәйрәм

16 июль­дә Чал­лы­ның "Хә­ләл-Үзә­ге"н­дә шә­һәр мө­сел­ман­на­ры өчен чи­рат­та­гы ял ча­ра­сы уз­ды. Чал­лы шә­һә­ре мөх­тә­си­бә­те­нең яшь­ләр бү­ле­ге үзен­чә­лек­ле бер бәй­рәм уз­дыр­ды. Аның фи­нанс чы­гым­на­рын "Хә­ләл-Үзәк" кү­тәр­де. Бәй­рәм кич­ке сә­гать ал­ты­да "Хә­ләл-Үзәк" янын­да­гы мәй­дан­да баш­лан­ды. Иң баш­та ба­ла­лар Ис­лам ни­гез­лә­рен бе­лү бу­ен­ча вик­то­ри­на­да, бәй­ге­ләр­дә кат­наш­ты­лар. Ул ма­вык­тыр­гыч сце­на­рий бу­ен­ча алып ба­рыл­ды.

Ан­да "про­фес­сор" да, "ро­бот" та, баш­ка кат­на­шу­чы­лар да бар иде. Ча­ра­да Чал­лы мөх­тә­си­бә­те кар­шын­да эш­ләп ки­лү­че "Хә­зи­нә" мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры ае­ру­ча ак­тив­лык күр­сәт­те. Вик­то­ри­на һәм бәй­ге­ләр­дә кат­на­шу­чы ба­ла­лар­га төр­ле бү­ләк­ләр, туң­дыр­ма­лар та­ра­тыл­ды. Ан­на­ры кул кө­рә­ше, тур­ник­та кү­тә­ре­лү бу­ен­ча бәй­ге­ләр уз­ды. Бу ярыш­лар­да кул кө­рә­ше бу­ен­ча дөнья чем­пи­он­на­ры бер­ту­ган Хә­ми­дул­лин­нар судь­я­лык ит­те. Ба­ла­лар ара­сын­да кул кө­рә­шен­дә Габ­де­рә­хим Шәм­гу­нов, Ка­мил Хәй­рул­лин, Хан Ти­мур җиң­де­ләр. Ә яшь­ләр ара­сын­да иң көч­ле­се бу­лып Фә­рит Ку­би­ев та­ныл­ды. Гап­те­рә­хим Шәм­гу­нов ба­ла­лар ара­сын­да тур­ник­та да иң күп кү­тә­ре­лү­че бул­ды һәм бе­рен­че­лек­не яу­ла­ды. Әле­ге ярыш­та яшь хәз­рәт­ләр дә бик те­ләп кат­наш­ты. Үз үр­нәк­лә­рен­дә алар мө­сел­ман­нар­ның сә­ла­мәт, ру­хи як­тан гы­на тү­гел, ә фи­зик як­тан да көч­ле бу­лыр­га ти­еш­лек­лә­рен күр­сәт­те­ләр. Җи­ңү­че­ләр шә­һәр имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин ку­лын­нан ис­тә­лек­ле приз­лар ал­ды.

Бәй­ге­ләр­дән соң кы­зык­сы­ну­чы­лар өчен кы­зык­лы хи­мик тәҗ­ри­бә­ләр уз­ды­рыл­ды. Аны та­ма­ша кы­лу­чы­лар йол­дыз­лар яң­гы­рын, кү­рен­ми тор­ган су­ны, ти­мер­нең яну­ын, мас­са­ның ки­нәт ке­нә ар­ту­ын һәм баш­ка кү­ре­неш­ләр­не ка­рап хо­зур­лан­ды­лар.

Бәй­рәм ахы­рын­да кат­на­шу­чы­лар ачык һа­ва­да пы­лау, җи­ләк-җи­меш, кай­нар чәй бе­лән сый­лан­ды. Бу кү­ңел­ле ча­ра янә­шә­дә­ге "Сө­ем­би­кә" мә­че­тен­дә ах­шам на­ма­зы уку бе­лән тө­гәл­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X