Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Хәләл үзәктә – ислам китаплары күргәзмәсе

27-29 ноябрьдә Чаллы каласында "Хәләл-Үзәк" тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк.

Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында Россиядә һәм Татарстанда дини юнәлештә эшләүче нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә яңа чыккан дини әдәбият, уку әсбаплары күрсәтеләчәк һәм аларны очсыз бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Чара барышында мастер-класслар уздыру, бүләкләр бирү дә каралган.

Күргәзмәгә килүчеләр бер уңайдан "Хәләл-Үзәк" белән дә якыннан танышып китәчәк. Ул Чаллыда узган елның декабреннән башлап эшли. Биредә мөселманнар өчен йөзләгән төрдә хәләл ризыклар, дини әдәбият, төрле сувенирлар тәкъдим ителә. "Хәләл-Үзәк" барлык уңайлыклары, намаз залы, тәһарәтханәсе булган заманча бинага урнашкан.

Күргәзмә 27 ноябрьдә иртәнге сәгать 10да Коръән укып ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев