Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәмдүнәнең ачуын кемнәр чыгара?

- Безнең чор артистлары сәхнәгә "Акча эшлибез", - дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без - хөкүмәткә план үтәгән җырчылар. Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын мәгънәсендә җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын...

- Безнең чор артистлары сәхнәгә "Акча эшлибез", - дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без - хөкүмәткә план үтәгән җырчылар.

Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын мәгънәсендә җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын вакыт күрсәтер. 2-3 ел "Ах!" та "Ух!" килеп йөриләр дә, югалалар бит. Тышлары ялтыраса да, эчләре калтырый бит аларның! Акырып-бакырып, сикергәләп йөргән җырчыларны халыкның "күтәреп" алуына исем китә. Милли җырларыбыздан читкә тайпыла бит алар. Шул җырчыларны мин тәнгә чыккан сөял белән чагыштырыр идем. Нервыга тия, алып атасы килә. Нишлисең, күңелем шуны тели.

Ул яшь җырчыларың кесәсе тулы акча!.. Булыр-булмас тавыш белән акча эшләү - очсыз горурлык ул. Борыннарын чөеп, кеше күрмәс дәрәҗәдә йөргән булалар бит әле. Илһам абыйлар, Әлфия апалар кебек эшләп карасыннар иде. Әйтәм бит, без хөкүмәткә план үтәгән җырчылар. Шуңа да без эшләп алган һәр тиеннең кадерен беләбез.

Яшьләр арасында искәрмә бар. Менә Филүс Каһиров - әзер җырчы! Профессиональ күзлектән караганда, ул - иң грамоталы артист. Филүскә русча программа бирсәң дә, итальян телендә дә - ул аны менә дигән башкарачак. Бүгенге көндә Татарстанда иң зур җырчы ул.

Мин үзем кечкенәдән бер дә артист булырмын дип хыялланмадым. Авыл баласы буларак чит-ят һөнәрләрне үзләштерәсе килә иде. Кечерәк чакта балерина булам ди торган идем. Ә аннары, сугыштан соң туган бала буларак, очучы буласым килде. Озак еллар автомат-телефоннар станциясе төзү тармагында эшләдем. Сәнгатькә һич уйламаган җирдән килдем, һөнәрем буенча - дирижер-хорчы мин, дип белдергән Хәмдүнә Тимергалиева "Шәһри Казан" газетасына.

http://tuylar.ru/hemdune-timergalieva-kayber-jyrchylarny-soyal-belen-chagyshtyryr-idem-nervyga-tiya-alyp-atasy-kile-3090

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X