Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине бүген соңгы юлга озаттылар. Мәрәсим чарасына иҗат әһелләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр һәм җырчының яраткан тамашачысы килгән иде. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә ышанасы да килми. Әле бит аның исеме шаулаган, рәхәтләнеп иҗат иткән чагы. Ничек гөрләп сәхнәгә килеп чыкты, шулай калды...
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине бүген соңгы юлга озаттылар. Мәрәсим чарасына иҗат әһелләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр һәм җырчының яраткан тамашачысы килгән иде. Эстраданы шаулатып торган кешенең кинәт кенә гомере өзелүгә ышанасы да килми. Әле бит аның исеме шаулаган, рәхәтләнеп иҗат иткән чагы. Ничек гөрләп сәхнәгә килеп чыкты, шулай калды ул. Яшьләр күпләп сәхнәгә килеп торсалар да, берәү дә аңа күләгә төшерә алмады. Урыны оҗмахта булсын диясе генә кала... Хәния Фәрхи "Бәйрәм" ансамбле белән үргә менде. Шушы ансамбльдә иң популяр дуэтлар туды. Газинур Фарукшин, Дәниф Шәрәфетдинов белән бергә җырлауларын сагынып искә алырга гына кала хәзер. Иҗаты белән дә, холкы белән дә аерылып торды. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина әнә шул фикердә: - Хатын-кыз җырчылар арасында иң популяры булды ул. Без аның белән бер сәхнәдә җырладык, бер чорда күтәрелдек. Хәтеремә аның матур сыйфатлары уелып калды. Кешелекле иде. Мин авариягә эләккәч, беренчеләрдән булып шалтыратып, Зөһрә апа, нинди ярдәм кирәк, тартынма, әйт, дигән иде. Бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде. Һәрвакыт затлы булды. Сәхнәдә дә, тормышта да ихлас иде. Без, коллегалары аны бик хөрмәт иттек. Мәгънәле җырчы булды. Олыны - олы, кечене кече итә белде. Гадилеге белән аерылып тора иде. Бик зур югалту бу. Моннан ике ел элек юбилей гастрольләрен оештырган иде ул. Концерт программасын "Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам" дип атаган булган. Җырчы бер әңгәмәсендә, тормышта да, сәхнәдә дә шул Хәния мин, дигән булган. Ә бер әңгәмәдә: "Горур булып чыгасым килә. Кеше мине матди яктан да, гаилә ягыннан да кызганмасын", - дигән булган. Горур булып китте. Үзе белән Җыр театры бинасын салу, татарча мюзикл кую хыялларын алып китте. Сүзебез рухына дога булып барып ирешсен, урыны оҗмахта булсын иде. ///matbugat.ru///
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев