Шəhри Чаллы

Хоккей корты өчен акча бүленеп бирелде

56 нчы микрорайонда Гали Акыш исемендәге 84 нче санлы лицей-интернатта хоккей корты ачылачак. Бу турыда мәгариф һәм яшьләр эшәре буенча идарә башлыгы Винер Харисов хәбәр итте: " Узган ел биредә булган законсыз төзелешләрне, прокуратура күрсәтмәләренә нигезләнеп, туктаттык, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев янәшә дәге бинаны төзекләндерү өчен финанслар бүлеп бирде. Республика...

56 нчы микрорайонда Гали Акыш исемендәге 84 нче санлы лицей-интернатта хоккей корты ачылачак. Бу турыда мәгариф һәм яшьләр эшәре буенча идарә башлыгы Винер Харисов хәбәр итте: " Узган ел биредә булган законсыз төзелешләрне, прокуратура күрсәтмәләренә нигезләнеп, туктаттык, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев янәшә дәге бинаны төзекләндерү өчен финанслар бүлеп бирде. Республика бюджетыннан биредә хоккей корты урнаштыру өчен акча бүленеп бирелде".

Яңа хоккей мәйданчыгын булдыру өчен республика бюджетыннан алты миллионнан артыграк акча тотылачак. Корт янындагы бина инде куллануга әзер, ул киенү-чишенү, душ керү өчен яраклаштырылачак.Әлеге кортка 84 нче лицей һәм "Яшүсмер" клубы беркетеләчәк, алар барлык теләүчеләр өчен хоккей буенча ярышлар оештырачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: