Шəhри Чаллы

Хокук сакчылары да сайлауга әзерләнә

18 сентябрь көнне Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак. Әлеге мөһим сәяси вакыйгага полиция хезмәте дә актив әзерләнә. Алар участокларда җәмәгать тәртибен һәм иминлеген, бюлетеннәр сакланышын тәэмин итәчәкләр.

Бүгенге көндә МЧС хезмәктәрләре белән берлектә, хокук сакчылары шәһәребезнең 90 учреждениеләрендә урнашкан 170 сайлау участокларының техник ныгытылышын һәм террорчылыкка каршы тәэмин ителешен тикшерделәр.

- Барлык объектлар да тревога сигналы төймәләре белән җиһазландырылган. Сайлаучыларның иминлеген кайгыртып, шәһәребезнең 20 объектында күчемсез металлодетекторлар урнаштырылган. Калган объектларда сайлаучыларны кул җайланмалары ярдәмендә тикшереп кертәчәкләр, - дип сөйләде Яр Чаллы шәһәре буенча Россиянең Эчке эшләр министрылы идарәсенең башлыгы Алексей Соколов.

Моннан тыш барлык сайлау участокларының рәшәткәле бүлмәләрендә сейфлар урнаштырылып, янгынга каршы тору чаралары да сакланачак.

Сайлау көнендә исә җәмәгать тәртибен һәм иминлеген 570 полиция хезмәткәре, "Форпост" яшьләр җыелмасының 30 вәкиле, шәхси сак оешмаларының 40 хезмәткәре, 50 дружинниклар һәм хокук саклау эшчәнлеге линиясе буенча 60 муниципаль хезмәктәрләре тәэмин итәчәк.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: