Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Хокукларыгыздан файдаланыгыз

    Ташламалардан файдаланучы гражданнарны Россия һәм Татарстан хөкүмәте социаль пакет белән тәэмин итә. Аның нигезендә шикәр, яман шеш һәм башка катлаулы чирләр белән авыручыларга табиб рецепты буенча ташламалы дарулар бирелә. Тик моның өчен һәр елны 1 октябрьгә кадәр яшәү урыны буенча пенсия фондына гариза язып, хокукларыңны яңартырга кирәк. "Хәзер кеше акчага...

    Ташламалардан файдаланучы гражданнарны Россия һәм Татарстан хөкүмәте социаль пакет белән тәэмин итә. Аның нигезендә шикәр, яман шеш һәм башка катлаулы чирләр белән авыручыларга табиб рецепты буенча ташламалы дарулар бирелә.

    Тик моның өчен һәр елны 1 октябрьгә кадәр яшәү урыны буенча пенсия фондына гариза язып, хокукларыңны яңартырга кирәк. "Хәзер кеше акчага өстенлек биргән икән, ә 2016 елда дару алырга теләсә пенсия фондына барып бу хокукны рәсмиләштерү зарур. Тик мин шәһәрдәшләрне гариза язар алдыннан, татар халкының җиде кат үлчә - бер кат кис, дигән мәкален искә төшерергә киңәш итәм. Социаль пакеттан баш тартыр алдыннан беренче чиратта дәвалаучы табиб, аннары гаилә әгъзалары һәм туганнар белән сөйләшергә кирәк. Чөнки яман шеш, шикәр чире һәм тагын бик күп чирләр белән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Социаль пакеты булганнар алар белән бушлай тәэмин ителә. Ә менә бу ярдәмнән үзе теләп баш тарткан кешеләргә, бик теләсәк тә без булыша алмыйбыз. Күп кешенең кыйммәтле дару алырга мөмкинлеге дә булмый. Кызганычка каршы кайбер шәһәрдәшләр ашыгычлык белән карарларын үзгәртәләр һәм хастаханәләргә килеп бездән хокукларын кайтаруда булышуны сорыйлар. Бу очракта, без теләсәк тә ярдәм итә алмыйбыз", - ди 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина.

    2016 елга социаль пакет бәясе аена 713 сум итеп расланган. Озакка сузылган хроник авырулар белән интегүчеләргә бу акча гына җитми. Мәсәлән, бер кап инсулин 2,5 - 3 мең сум тора. Шикәр чире, яман шеш, бронхиаль астма, полиартрит һәм башка авыруларга елына ким дигәндә 25 мең сум акча кирәк. Социаль пакеттан файдаланучы гражданнар исә бу дарулар белән бушлай тәэмин ителә.

    Шунысы игътибарга лаек, соңгы елларда шәһәрдәшләрнең күбесе социаль пакетка өстенлек бирә. "Балам мин үзем өченче ел инде шикәр чиреннән интегәм. Бер елны соцпакеттан баш тарткан идем. Дарулар алырга бик авыр булды. КАМАЗ юньләп эшләмәгәч, балалар да ярдәм итә алмады. Ул елны бик авырлык белән үткәрдем. Хәзер соцпакеттан файдаланам. Кайвакыт дарулар килеп җитмәү сәбәпле, кыенлыклар була. Ләкин алар хәл ителә. Мин акыллы киңәш биргән табибларыма рәхмәтле", - ди Минҗиһан Харисова. КАМАЗда эшләп лаеклы ялга чыккан Айрат Шәвәлиев та аның фикерләрен куәтләп: "Дәүләт ярдәменнән ашыгычлык белән баш тартмагыз, файдаланып калыгыз. Дөрес, кайвакыт рецепт алганда бераз чиратта торырга туры килә. Эшебез юк бит торабыз, аның каравы бирегә килеп кешеләр белән аралашасың. Үзең өчен кайбер нәтиҗәләр ясыйсың, - диде ул. - Шәһәрдәшләр безне тыңлагыз, соцпакеттан баш тартмагыз".

    Зөлфия ГАЛИМ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: