Шəhри Чаллы

Холестеринны ничек киметергә?

Атеросклероз - холестеринның күплеге белән бәйле тамырлар авыруы. Яшь бару белән авыру үзен нык сиздерә. Йөрәк - кан тамырларын ныгыту, кандагы холестеринны киметү өчен дә шәп ул. Аның йогынтысын симезлеккә каршы көрәшкән кешеләр дә уңай билгеләр - суты майларны яндыру сыйфатына ия. Ә калориягә килгәндә, кәбестәдә ул бик аз, 100...

Атеросклероз - холестеринның күплеге белән бәйле тамырлар авыруы. Яшь бару белән авыру үзен нык сиздерә.

Йөрәк - кан тамырларын ныгыту, кандагы холестеринны киметү өчен дә шәп ул. Аның йогынтысын симезлеккә каршы көрәшкән кешеләр дә уңай билгеләр - суты майларны яндыру сыйфатына ия. Ә калориягә килгәндә, кәбестәдә ул бик аз, 100 граммга нибары 27 ккал туры килә.

Иң элек май холестерин таплар формасында, соңрак тамырларны капларлык итеп туплана. Шулай итеп, атеросклероз органнарның кислород һәм туклыклы матдәләр белән туклануын тоткарлый. Бу халәтне ишемия дип атыйлар. Тулаем тоткарлык булганда орган яки аның бер өлеше үлә. Бу механизм буенча инфаркт, инсульт авырулары барлыкка килә.
Ә нәрсә ул холестерин? Ул - организмдагы төп майларның берсе. Холестерин төзүче материал формасында кулланыла һәм тәнебезнең барлык күзәнәкләрендә дә була. Әмма канда холестерин микъдары арткан саен күбрәк зыян китерә. Аны нормада тоту исә атеросклероз авыруын булдырмаска ярдәм итә. Канда холестерин түбән булган саен йөрәк-кан тамырлары авырулары белән азрак авырыйсың.
Кандагы холестеринны киметү өчен нишләргә кирәк? Иң элек, көнлек ашаудагы майны 30 процентка кадәр киметергә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, ит һәм яшелчәләрне кыздырып түгел, томалап пешерергә киңәш ителә. Күбрәк хәрәкәтләнү дә холестеринны юк итә.
Шулай ук тәмәкенең кандагы холестеринны арттыруын да онытмаска кирәк.
Организмдагы холестеринны киметү өчен диетагызны витаминга бай ризыклар белән тулыландырыгыз. Организмга калий, магний элементлары керсен өчен җиләк-җимеш, яшелчә белән туклану файдалы. Чөнки алар антиоксидантлар чыганагы, алар организмның ялкынсынуын киметәләр, кан тамырларын киңәйтеп кан әйләнешен яхшырталар.
Калийга бай банан инсультка каршы иң яхшы профилактика. Галимнәр раславынча, калийсыз туклану рационы инсульт барлыкка килү куркынычын 30 процентка кадәр күтәрә.
Көненә 2-3 банан һәм бер уч караҗимеш организмны тиешле дәрәҗәдә калий белән тәэмин итә.
Яшелчәләрдән шпинат, фасоль файдалы. Алар фолатка бай. Америка тикшеренүчеләре менә нинди нәтиҗәдә: рационнарында фолат күп тәшкил иткән кешеләр йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм инсульт белән сирәгрәк авырыйлар.
Мәсәлән, магнийны кальций белән бергә куллану яхшы. Мондый катнашлык артериаль кан басымын һәм инсульт булу куркынычын киметә. Шулай ук кара фасоль, шпинат, палтус, сөт куллану да тик файдага гына булачак.
Организмдагы тозны киметү өчен аны куллануны киметү мөһим. Моның өчен рационга эшкәртелгән продуктларны кертмәгез, чөнки аларның 80 проценты тоздан тора. Безгә тозлы булып тоелмаган продуктлар составында, гадәттә тоз күбрәк булучан. Инсультны профилактикалау юнәлешендә эшкәртелгән продуктлардан бөтенләй баш тартырга кирәк.

Холестеринны киметү өчен бер стакан кабыксыз чи көнбагыш төшен шыттырыгыз. Моның өчен иртән көнбагышны дымлы тастымалга таратыгыз, өстеннән дә дымлы тастымал белән ябып куегыз. Дымны күзәтеп торыгыз - кипмәсен. 12-15 сәгатьтән яшел «борыннар» күренер. Шыткан орлыкларны термоска салыгыз, өстенә 1 литр кайнап торган су коегыз. 3-5 минут кына ачык килеш тотыгыз да томалап куегыз. Төнне чыксын. Шушы төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә, ашарга 20 минут кала, 3-6 ай дәвамында эчәсе.
Кандагы холестеринны киметү өчен менә мондый үләннәр җыелмасы белән дәваланып карагыз. 100 грамм гөлҗимешкә 100 грамм ак чыпчык җилеме (омела) кушып болгатыгыз. Ике аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын термоска салыгыз да, 2 стакан кайнар су өстәп, төнгә томалап калдырыгыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр 100 әр грамм эчегез
Кольраби. Йөрәк мускуллары эшчәнлеген нормага сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Атеросклерозны кисәтү һәм дәвалауда бик мөһим чара. Калий, магний, фосфор, тимер һәм күзәнәкчекләргә бай. Рационга һәрдаим ачытылган кәбестә кергән очракта иммуниттет та күтәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: