Шəhри Чаллы

Хорафатка ышану имансыз итә

Мөселман кардәшләр белән аралашканда, төрле авылларда булырга туры килә. Шул чакта, ирексездән, шуңа игътибар итәсең: бик күп милләттәшләребез, үзләрен мөселман дип санасалар да, башлыча дин белән түгел, ә хорафатлар белән яши, һәм хорафатларга ышану аларның канына бик нык сеңгән. Әйтик, авылда бер кеше вафат була.

Авыл халкы, гадәтенчә, аның белән хушлашырга, аны соңгы юлга озатырга җыела. Мәет чыгасы йортның олы капкасы да, кече капкасы да ачып куела. Олы капка каерып ачып куелган булса да, кешеләр, кысыла-кысыла, кече капка аша гына кереп-чыгып йөриләр. Берәрсе олы капкадан керә башласа, аңа: «Олы капкадан кермә, кече капкадан кер!» - дип кычкыралар. Шундый күренешкә очрагач, мин бер ападан: «Олы капкадан керсә, нәрсә була?» - дип сорадым. «Ярамый! - дип җавап бирде ул. «Нигә ярамый?» - дим. «Шулай, олы капкадан кереп-чыгып йөрергә ярамый», - ди. «Ә нәрсә була?» - дип кабатлап сорыйм. «Белмим. Ләкин ярамый. Безнең әбиләр шулай дип әйтеп калдырды».

Кайбер кешеләр олы капкалардан үтәргә мәет озатканда гына түгел, башка вакытта да курка икән. Авыл Советына яки почтага баралармы, яисә мәктәпкә төшәләрме, алар ачык торган зур капкадан үтми, чират торып булса да, нәкъ менә кече капка аша үтәргә тырышалар. Алай гына да түгел, «А» хәрефен хәтерләткән терәүле багананы да читтән урап узалар, гәрчә кешеләр йөри торган сукмак шул ике багана арасыннан уза торган булса да. Нигә шулай эшләгәннәрен сорасаң, аңлатып бирә алмыйлар. «Ярамый, дип әйтәләр бит», диюдән узмыйлар. Күп җирләрдә ишек тупсасы аша кул биреп күрешүне гөнаһ дәрәҗәсендә күрәләр.

Иске йортның нигез ташын, нигез балчыгын кабат файдалану да кешеләргә зыян китерә, дип уйлыйлар. Сирень, каен, чыршы агачлары утыртырга ярамый, диләр. Имеш, каен утыртсаң, гомер буе саргаеп яшисең. Ә чыршы утыртсаң, шул чыршы синең буе булып үсеп җиткәч, син үләсең… Кыскасы, әнә шундый юк-барга ышанулар, сәбәпсез куркулар, шомланулар безнең татар халкының тормышында бүген шактый зур урын алып тора. Икенче төрле әйткәндә, хорафатларга, ырымнарга ышану хәтта дин дәрәҗәсендә яши, дисәк дә артык булмас. Кешеләр үзләре курка торган нәрсәләрдән - үлемнән, бәла-казалардан, сырхаулардан хорафат-ырымнар белән сакланырга тырышалар.

Халыкта ырымнарның икенче төрлерәкләре дә күзәтелә. Болары инде нигездә өмет белән бәйләнгән. Әйтик, шул ук мәет озаткан вакытта ике тәлинкәнең берсенә он, икенчесенә ярма салып куялар; имеш, мәет йорттагы ризыкны, бәрәкәтне алып китмәсен. Мәетнең кәфенлегенә күкрәк турысында җавапнамә беркетеп куялар, шуның ярдәмендә ул кабердә фәрештәләрнең сорауларына дөрес җавап бирә алыр, дип ышаналар. Мәетне зиратка алып барганда әледән-әле туктап, колаша астыннан аркылы-торкылы йөриләр, үзләре моның нәрсә аңлатканын белмиләр; электән калган инде, шуңа күрә йөрибез, диләр. Егетләрне армиягә озатканда идәнгә бодай сибәләр, ике кисәк ипи алып, аны сакларга алып куялар. Бу - егетнең ризыгы өзелмәсен, ул армиядән исән-имин әйләнеп кайтсын, дигән ният белән эшләнә. Кайбер гаиләләрнең абзарында бауга асылган тишекле таш саклана. Монысы - мал-туар күп булып үрчесен өчен. Ә өйгә бәхетсезлек кермәсен өчен баскычка ат дагасы кадаклап куялар. Яз көне чәчүгә чыккач, буразналарга тавык йомыркасы тәгәрәтәләр, шулай иткәч, уңыш мул була, дип ышаналар. Бу гамәлдә хәтта авыл имамнары да катнаша!

Мин биредә хорафат-ырымнарның кайберләрен генә китердем. Хакыйкатьтә, алар бик күп. Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең сүзләре белән әйтсәк, «сөйләнгәннәре бер булса, сөйләнмәгәннәре мең» . Кемдер әйтергә мөмкин: шундый нәрсәләргә ышануның кемгә нинди зыяны бар, дип. Зыяны бар, җәмәгать, һәм ул зыян гаять зур. Хорафатка ышану аркасында, мөселманның иң зур байлыгы булган иманына, диненә зыян килә. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул имансыз кала. Чөнки иман белән хорафат - берсен-берсе юкка чыгара торган ике төшенчә. Иманы булган кешедә хорафатка урын юк, хорафатка ышанган кешенең иманы юкка чыга. Ислам дине буенча, иманлы булуның бер шарты - тәкъдирнең Аллаһ Тәгаләдән икәненә ышану. Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең тәкъдирен, шул исәптән әҗәл сәгатен дә, билгеләп куйган, һәм тәкъдирне бары тик Ул гына үзгәртә ала.

Раббыбыз Коръән аятьләрендә безгә әйтә: «Аллаһ беренче атагыз Адәмнең тәнен балчыктан яралтты, соңра һәрберегезгә гомер билгеләде, вә һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл Аның хозурында» (6:2). «Бернинди зат та Аллаһ тәгаен иткән вакыттан башка вакытта үлмәс, мәгәр һәркем Аллаһ билгеләгән сәгатьтә үләр» (3:145). Үлем дә, бәла-казалар да, хәсрәт-кайгылар да Раббыбыз язган тәкъдиребез буенча килә. Бернинди капкалар да, чыршылар да, кара мәчеләр дә, буш чиләкләр дә тәкъдиргә тәэсир итә алмый. Шушы хакыйкатьне танымаган кеше тәкъдирнең Аллаһтан икәненә ышанмый, шул сәбәпле имансыз була. Әгәр кеше баскычка беркетеп куелган ат дагасы бәхетсезлектән саклый, утыртылган чыршы агачы үлем китерә, дип инанса, башка шундый нәрсәләргә ышанса, ул иң зур гөнаһны кылучы була. Чөнки ул шуларны Аллаһ Тәгалә дәрәҗәсенә күтәрә, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кыла. Андый гамәлне Раббыбыз кичерми.

Бу хакта Ул берничә аятьтә әйтә. Мәсәлән: «Дөреслектә, Аллаһ Аңа тиңдәшлек кылуны гафу итми, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны Үзе теләгән кешедән гафу итәр. Кем Аллаһка тиңдәшлек кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты» (4:116). Әлбәттә, Аллаһ гафу итмәгән кеше Җәннәткә керә алмас. Шуңа күрә, хаталанып, хорафатларга ышанып яшәгән кардәшләребезгә кичекмәстән тәүбә итеп, Аллаһ Тәгаләдән ихласлык белән гафу үтенеп, үзләренең иманнарын яңартырга кирәк. Раббыбыз - Мәрхәмәтле, Шәфкатьле. Ул - тәүбәләрне кабул кылучы. «…Вә шундый кешеләр, әгәр фәхеш эшләрне эшләсәләр яки Аллаһ хөкемнәрен бозып үзләренә золым итсәләр, шуннан соң алар Аллаһны исләренә төшереп, гөнаһлары өчен Аллаһтан ярлыкауны сорыйлар. Ә Аллаһтан башка кем гөнаһларны ярлыкасын? Ул тәүбә итүчеләр әүвәлдә эшләгән гөнаһлы эшләрен инде эшләмиләр, чөнки алар нәрсәдән тәүбә иткән булсалар, аны эшләргә ярамаганлыкны беләләр» (3:135). Аллаһ Тәгаләнең хак дине исламны өйрәнергә, тормышыбызны чын мөселманча алып барырга бүген бөтен мөмкинлекләр бар. «Электән килә инде ул», дигән сылтау белән хорафатларга ышанып яшәү рәвешеннән тизрәк арынсак иде. Юкса үзебез дә, бездән өйрәнеп калган балаларыбыз да бу дөньядан Аллаһ гафу итми торган гөнаһлар белән китүебез бар.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН, Мамадыш районы, Ишки авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы

beznen.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: