Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хосусыйлаштыру тагын 1 елга озайтыла

Торакны бушлай хосусыйлаштыру вакыты тагын 1 елга, ягъни 2017 елның 1 мартына кадәр озайтыла. Моңа кадәр торакны бушлай хосусыйлашыру вакытын чикләнмәгән итү турында тәкъдимнәр булган иде, сез моңа ничек карыйсыз, дигән сорауга РФ Дәүләт Думасы депутаты бу мәсьәләдә катгый позициясен белдерде. "Мин катгый рәвештә каршы. Бу арендалы торак һәм авария...

Торакны бушлай хосусыйлаштыру вакыты тагын 1 елга, ягъни 2017 елның 1 мартына кадәр озайтыла.

Моңа кадәр торакны бушлай хосусыйлашыру вакытын чикләнмәгән итү турында тәкъдимнәр булган иде, сез моңа ничек карыйсыз, дигән сорауга РФ Дәүләт Думасы депутаты бу мәсьәләдә катгый позициясен белдерде. "Мин катгый рәвештә каршы. Бу арендалы торак һәм авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү механизмнарын эшләтеп җибәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк", - дип саный ул.

Депутат искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авырия хәлендә дип табылган торакта яшәүчеләрне күчерү процессы бара. Ул 2017 елга кадәр гамәлгә ашырылып бетәргә тиеш. "Эш шунда ки: 2012 елдан соң да тузган дип табылган, хәзер авария хәлендәгегә әйләнеп барган торак та бар. Анда яшәүчеләрне алга таба да бюджет хисабына күчерү дөрес түгел, минемчә. Торак дәүләт файдасына эшләргә, табыш китерергә тиеш", - дип ассызыклады Александр Сидякин. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә фатирларның 74 процентын хосусый милек тәшкил итә, Европада бу сан, күп дигәндә, - 25 процент.

Депутат сүзләренчә, киләчәктә торакны бушлай хосусыйлаштыруны халыкның аерым категорияләре, аерым алганда, ятим балалар өчен генә гамәлдә калдыру турында да сүз бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев