Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрәкәт ачыла

Ике-өч көннән "Пединститут" тукталышы янындагы күпер аша тоткарлыксыз үтеп булачак. Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Илфат Исмәгыйлев "эшлекле төшке аш"та эшләрнең тәмамланып килүен хәбәр итте. Җәй дәвамында күпердә барган ремонт эшләре зурлыгы һәм катлаулылыгы белән капиталь ремонтка тиң. Яңа трамвай линиясе төзелүгә...

Ике-өч көннән "Пединститут" тукталышы янындагы күпер аша тоткарлыксыз үтеп булачак.

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Илфат Исмәгыйлев "эшлекле төшке аш"та эшләрнең тәмамланып килүен хәбәр итте.

Җәй дәвамында күпердә барган ремонт эшләре зурлыгы һәм катлаулылыгы белән капиталь ремонтка тиң. Яңа трамвай линиясе төзелүгә бәйле рәвештә күпернең конструкциясенә авырлык артачак. Шуңа күрә күпернең йөк күтәрешлелеген арттырганнар һәм өслеген биш сантиметрга күтәргәннәр, баганаларын ныгытканнар. Илфат Исмәгыйлев әйтүенчә, бу эшләрне финанслауда өзеклекләр булмаган очракта да тиз генә башкарып булмый. Ремонтның озакка сузылуы шуның белән аңлатыла. Күпердә хәрәкәт ачылачак. Ләкин әле ремонт эшләре тулысынча тәмамланмый. Төзүчеләр юл хәрәкәтен тоткарламый гына эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев