Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Хөрмәткә лаек шәхес

    Авыл­да­шым спорт мас­те­ры Фир­дә­вис абый Шә­е­мов -ле­ген­дар шә­хес. Чал­лы­да күп ел­лар яшә­сә дә ту­ган ягы Ак­та­ныш ра­йо­ны Аеш авы­лын са­гы­нып го­мер итә, ел да кө­зен шун­да кай­тып йө­ге­рү бу­ен­ча ярыш­лар үт­кә­реп ки­лә. Күп­ләр аның ма­ра­фон­чы, СССР ва­кы­тын­да иле­без­не дөнья чем­пи­о­нат­ла­рын­да җи­ңел ат­ле­ти­ка бу­ен­ча як­лап чы­гыш яса­ган йө­ге­реш­че икә­нен бел­ми­ләр­дер дә....

    Авыл­да­шым спорт мас­те­ры Фир­дә­вис абый Шә­е­мов -ле­ген­дар шә­хес.

    Чал­лы­да күп ел­лар яшә­сә дә ту­ган ягы Ак­та­ныш ра­йо­ны Аеш авы­лын са­гы­нып го­мер итә, ел да кө­зен шун­да кай­тып йө­ге­рү бу­ен­ча ярыш­лар үт­кә­реп ки­лә. Күп­ләр аның ма­ра­фон­чы, СССР ва­кы­тын­да иле­без­не дөнья чем­пи­о­нат­ла­рын­да җи­ңел ат­ле­ти­ка бу­ен­ча як­лап чы­гыш яса­ган йө­ге­реш­че икә­нен бел­ми­ләр­дер дә. Фир­дә­вис абый үзе дә ин­де олы­га­еп ба­ра, ә шу­лай да кү­ңе­ле яшь аның, ул яшь­ләр спорт­ны ярат­сын­нар өчен ты­ры­шып йө­ри. Бы­ел да җәй кө­не үк ре­дак­ци­я­без­гә йө­ге­реп ки­леп җит­те:

    - Ел­да­гы­ча Ак­та­ныш­ка кай­тып ра­йо­ны­быз­да ту­ып-үс­кән шә­хес­ләр һәм үзем­нең приз­га йө­ге­рү бәй­ге­се үт­кә­рәм, - ди­де ул.

    Без спорт ярыш­ла­ры­на ига­нә­че бу­лу­ны со­рап хат­лар язып бир­дек, ә ул ба­ры­сын да үзем оеш­ты­рам, бул­ды­рам, дип ка­нат­ла­нып чы­гып кит­те. Ха­лык те­лен­дә Фир­дә­вис Шә­е­мов­ның "Бе­гу­нок" ди­гән ку­ша­ма­ты бар, ул аңа бик ту­ры ки­леп то­ра, гел йө­реп ке­нә то­ра ул.

    ...Ин­де ул ту­ган җи­рен­дә җи­ден­че тап­кыр үт­кәр­гән "Ал­тын көз" җи­ңел ат­ле­ти­ка бәй­ге­се - уку­чы­лар­ның да, физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­ла­ры­ның да иң ярат­кан, кө­теп ал­ган ярыш­лар­га әй­лән­де. Бы­ел бу бәй­ге Бү­ләк трас­са­сын­да уз­ды. Фир­дә­вис абый җи­ңү­че­ләр­гә бү­ләк­ләр­не шак­тый күп әзер­лә­гән. Го­му­мән, приз­лар итеп ул мәк­тәп­ләр­гә спорт ин­вен­тар­ла­ры, во­лей­бол, бас­кет­бол туп­ла­ры алып кай­та, ме­даль­ләр яса­та, дип­лом­на­ры да бу­ла. Фир­дә­вис абый иганәчеләрне эз­ләп Ка­зан­га хәт­ле ба­рып җи­тә, бы­ел да бү­ләк­ләр­не шак­тый мул алып кайт­кан.

    Ул оеш­тыр­ган "Ал­тын көз" бәй­ге­сен­дә ра­йон­ның бар­лык мәк­тәп­лә­рен­нән дә уку­чы­лар кат­наш­ты­лар. Йө­ге­рү­не үз ит­кән ба­ла­лар күп икән Ак­та­ныш тө­бә­ген­дә. Шу­лай бул­мый, Фир­дә­вис абый­ла­ры гы­на да үзе ни то­ра, ә атак­лы чем­пи­он­ка­быз Фи­рая Сол­та­но­ва­ны кем­нәр ге­нә бел­ми?!

    Бы­ел­гы ярыш­та ба­ры­сы 280 уку­чы кат­наш­ты. Бе­рен­че урын­нар­ны төр­ле дис­тан­ци­я­ләр­дә тү­бән­дә­ге ко­ман­да­лар яу­ла­ды­лар: төп го­му­ми бе­лем би­рү мәк­тәп­лә­ре ара­сын­да I урын­да - Бо­га­ды, II урын­да - Ура­зай, III урын­да - Ис­ке Кор­маш мәк­тәп­лә­ре; ур­та мәк­тәп­ләр­нең кеч­ке­нә­ләр төр­кем­нә­рен­дә I урын­да - Ак­та­ныш­ның 2 нче, II урын­да - ка­дет ин­тер­нат-мәк­тә­бе, III урын­да - Ак­та­ныш­ның 1нче мәк­тәп­лә­ре; ур­та мәк­тәп­ләр­нең зур­лар төр­ке­мен­дә I урын­да янә Ак­та­ныш­ның 2нче мәк­тә­бе, II урын­да - ка­дет ин­тер­нат-мәк­тә­бе һәм III урын­да - Пу­чы мәк­тә­бе ко­ман­да­ла­ры.

    Җи­ңү­че ба­ла­лар­га ме­даль­ләр­не спорт мас­те­ры үзе тап­шыр­ды, шул ча­гын­да алар­ның йө­зен­дә­ге шат­лык­ны күр­сәң икән?! Бәй­ге оеш­кан төс­тә кү­ңел­ле үт­те.

    Шул көн­не ярыш­лар­дан соң, Аеш авы­лын­да Фир­дә­вис Шә­е­мов­ның ту­ган ни­ге­зен­дә тан­та­на­лы рә­веш­тә ме­мо­ри­аль так­та ачыл­ды. Ул би­ре­дә ту­ып-үсеп зур спорт­ка юл ал­ган: 7 яшен­нән мәк­тәп ярыш­ла­рын­да кат­на­ша баш­лап, җи­ңү­ләр яу­ла­ган, атак­лы ма­ра­фон­чы бу­лып та­ныл­ган. 65 ел­дан ар­тык спорт дөнь­я­сын­да кай­нап-янып яши, го­ме­ре­нең 10 елын зур спорт­ка ба­гыш­лап ях­шы нә­ти­җә­ләр­гә ире­шә. За­ма­на­лар үз­гәр­сә дә ба­тыр­лар югал­мас­ка ти­еш, ди­гән бер язу­чы. Бик дө­рес фи­кер, Фир­дә­вис абый ке­бек кай­чан­дыр иле­без да­нын як­ла­ган шә­хес­ләр хә­зер оны­ты­лып кал­ды ке­бек . Өл­кән спор­чы­га күп­тән ин­де ат­ка­зан­ган исе­ме би­ре­лер­гә ти­еш бул­са да, ниш­ләп­тер ул чит­тә кал­ган. Уй­ла­вым­ча, бу га­дел­сез­лек­не төзәтергә әле соң тү­гел. Ке­ше­гә исем исән ча­гын­да ки­рәк. Әйт­кә­нем­чә, Фир­дә­вис Шә­е­мов күп­тән Чал­лы­да яши, шә­һәр­нең аш­лык эш­кәр­тү ком­би­на­тын­да эш­лә­де.

    Авыл­даш­ла­ры­на үзен хөр­мәт­лә­гән өчен рәх­мәт әйт­те ул тан­та­на­да, ис­тә­лек­лә­ре бе­лән дә ур­так­лаш­ты:

    - Аеш мәк­тә­бен­дә укы­ган­да ук Кәш­фи абый Шәйх­ра­зы­ев без­не ярыш­лар­га йөр­тә иде. Мин йө­гер­дем дә, чаң­гы­да да узыш­тым, штан­га кү­тә­рү­дә дә көч сы­наш­тым. Зур спорт­ка 1968 ел­да, ин­де ар­мия хез­мә­тен­нән кай­тып, Әл­мәт физ­куль­ту­ра тех­ни­ку­мын­да укый баш­ла­гач ке­реп кит­тем. 1972 ел­ны КА­МАЗ ча­кы­руы бе­лән Чал­лы­га кил­дем. Иң бе­рен­че­ләр­дән бу­лып, КА­МАЗ­ны, Чал­лы­ны ил кү­лә­мен­дә һәм чит ил­ләр­дә без күр­сәт­тек. РСФСР, СССР кү­лә­мен­дә уз­ды­рыл­ган ярыш­лар­да 5, 10, 20, 30 чак­рым­га йө­ге­реп, приз­лы урын­нар­га ия бул­дым.

    Фир­дә­вис Шә­е­мов­ның 1975 ел­да РСФСР ха­лык­ла­ры­ның VI Спар­та­ки­а­да­сын­да 42 чак­рым 195 метр­ны 2 сә­гать 22 ми­нут 4,6 се­кунд­та үтеп, рес­пуб­ли­ка­быз­дан ал­тын ме­даль яу­ла­ган тәү­ге спорт­чы да ул.

    - Спорт­чы бу­лу өчен, иң элек, аңа сә­лә­тең бу­лу ки­рәк. Ан­нан соң, тү­зем­лек, ты­рыш­лык, һәм, иң мө­һи­ме, их­ты­яр кө­че, - ди спорт мас­те­ры. - Мин һәр­чак үз-үзе­мә, рес­пуб­ли­кам­ны та­ны­тыр­га ти­еш­мен, ди­гән та­ләп куя идем. Бү­ген­ге яшь­ләр­гә, уку­чы­лар­га да ки­ңә­шем шул - үзләренә мак­сат ку­еп, ар­мый-тал­мый ал­га бар­сын­нар. Ин­де җи­ден­че ел рәт­тән оеш­ты­ры­лу­чы шу­шы ярыш­лар­ның да мак­са­ты - ра­йо­ны­быз­да үсеп ки­лү­че яшь бу­ын­нан иң-иң­нә­рен кү­реп алу, үс­те­рү, юнә­леш би­рү. Ярыш­лар­дан соң мин нә­ти­җә ясыйм: үз­гә­реш­ләр ал­га та­ба, ди­мәк, фай­да­сы бар.

    Хә­зер атак­лы йө­ге­рү­че ра­йон­ның спорт мәк­тәп­лә­ре, тре­нер­ла­ры, укы­ту­чы­ла­ры һәм спорт­чы кыз-егет­ләр бе­лән элем­тә ур­наш­тыр­ган, ал­га та­ба­да алар бе­лән бер­гә­ләп ярыш­лар уз­ды­ру ни­я­те бе­лән янып яши.

    Спорт мас­те­ры Фир­дә­вис Шә­е­мов­ны ак ка­ла­быз да да оныт­ма­сын­нар иде ди­гән те­ләк бар, аның исе­ме бе­лән ата­лыр­дай урын­нар күп без­дә! Ул олы хөр­мәт­кә ла­ек шә­хес! Ә мин үз чи­ра­тым­да, кү­ре­нек­ле авыл­да­шы­ма исән­лек-сау­лык те­лим, та­гы күп ел­лар шу­лай йө­ге­реп йө­рер­гә яз­сын, "Бе­гу­нок"!

    Мир­һа­ди Ра­зов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: