Шəhри Чаллы

Хөрмәтле шәһәрдәшләр!

2016 елның соңгы көннәрен саныйбыз. Узып баручы ел җиңел генә булмады. Ул киеренке мәсьәләләр, мөһим карарлар кабул итү чоры буларак узды. Безнең һәркайсыбыз яраткан шәһәребезнең икътисадый яктан көчле һәм яшәү өчен уңайлы итүдә үз өлешен кертте.

Автоградта яңа җитештерү төрләре барлыкка килде, КАМАЗ автомобиль модельләре рәтен киңәйтте, зур предприятиеләр яңа җитештерү линияләрен эшләтеп җибәрделәр. Ел әйләнәсендә меңләгән чаллылы өй туйларын үткәрде. 37 нче комплекста яңа мәктәп сафка басты, Җиңү паркы һәм Габдулла Тукай исемендәге яр буе үзгәртеп корылды, юллар һәм торак йортлар яңартылды.

Бүген мин Яр Чаллы үсешенә үз өлешен керткән барлык шәһәрдәшләребезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсе килә. Сезнең тырыш хезмәтегез бәрабәренә 2016 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Безне һәрвакыт оешканлык һәм бердәмлек берләштерде, киләчәктә дә шулай булыр. Чаллыбызның матур киләчәге, шәһәрдәшләребезнең тормышын яхшырту өчен һәрвакыт тырышып эшләрбез. Кадерле дуслар! Тиздән яңа елга аяк басабыз. 2017 ел һәр йортка, һәр гаиләгә бәхет, шатлык, муллык алып килсен. Сәламәтлек, иминлек һәм җан тынычлыгы сезгә! Яңа ел белән, дуслар!

Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәре хакиме

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: