Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәтер сандыгыннан ядкәрләр

Ва­кыт уза. Ба­кый­лык­ка күч­кән ке­ше­ләр бе­лән алар яшә­гән чор, тор­мыш миз­гел­лә­ре, ис­тә­лек­ләр дә ки­теп ба­ра. Ши­гырь юл­ла­ры бе­лән әйт­кән­дә: Кар­та­я­быз, тиз­дән без­не ак­бүз ат­лар алып, Зәң­гәр күк­кә та­ба эл­де­рер... Ва­кыт уз­гач кы­на җан­на­ры­быз, Йол­дыз бу­лып җир­гә си­бе­лер. Һәр әдип­нең уку­чы­сы­на әй­тер сү­зе әсәр­лә­ре­нә ге­нә дә сы­еп бет­ми, ә кал­га­ны, ва­кыт...

Ва­кыт уза. Ба­кый­лык­ка күч­кән ке­ше­ләр бе­лән алар яшә­гән чор, тор­мыш миз­гел­лә­ре, ис­тә­лек­ләр дә ки­теп ба­ра. Ши­гырь юл­ла­ры бе­лән әйт­кән­дә:

Кар­та­я­быз, тиз­дән без­не ак­бүз ат­лар алып,

Зәң­гәр күк­кә та­ба эл­де­рер...

Ва­кыт уз­гач кы­на җан­на­ры­быз,

Йол­дыз бу­лып җир­гә си­бе­лер.

Һәр әдип­нең уку­чы­сы­на әй­тер сү­зе әсәр­лә­ре­нә ге­нә дә сы­еп бет­ми, ә кал­га­ны, ва­кыт җит­кә­нен кө­теп, хә­тер сан­ды­гын­да җы­е­лып ки­лә. Мин дә хә­тер-ха­ти­рә­ләр сан­ды­гын­да ка­дер­ле сер итеп сак­лан­ган яд­кәр­лә­рем­не уку­чы хо­зу­ры­на тәкъ­дим итәр­гә бул­дым. Ба­ла­чак ел­ла­рын, яшүс­мер чак­лар­ны по­весть-хи­кә­я­ләр­дә фай­да­лан­дым. Әсәр­лә­рем әдә­би дип атал­са да, алар­ның ни­ге­зен­дә тор­мыш­та­гы ва­кый­га­лар, те­ре пер­со­наж­лар ята. Го­му­мән, әдип сү­зе­нең, фи­ке­ре­нең кө­че дә ме­нә шу­шы дө­рес­лек­тә­дер, мө­га­ен. Ми­ңа яшүс­мер чак­тан ук Вор­ку­та­га ки­теп, тор­мыш ка­за­нын­да кай­нар­га ту­ры кил­де. Күр­гән-бел­гән­нә­ре­без­не кә­газь­гә кү­че­рер өчен дис­тә­лә­гән ки­тап­лар да җит­мәс иде. Ан­нан кы­рыс ар­мия хез­мә­те, Ле­нин­град­та уку. Кич­лә­рен "Лен­науч­фильм" ки­нос­ту­ди­я­сен­дә эш­ләү. Һәм, ниһаять, Чал­лы...

Би­ре­дә ми­ңа 70, 80, 90нчы ел­лар­да­гы ва­кый­га­лар­ны кү­рер­гә һәм шу­шы мо­хиттә яшәр­гә ту­ры кил­де. Бә­хе­те­мә, бу чор­да языл­ган мә­ка­лә­ләр, Ка­зан, Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­лә­рен­дә күр­сә­тел­гән тап­шы­ру­лар­ның сце­на­рий­ла­ры исән. Шә­һәр Со­ве­ты де­пу­та­ты бул­ган­да тер­кәп бар­ган ва­кый­га­лар да сак­ла­на. Язу­ым­ның сә­бә­бе дә үзем­не күр­сә­тү өчен тү­гел, ә шул чор­ны, ан­да­гы шә­хес­ләр­не, ва­кый­га­лар­ны ки­лә­чәк бу­ын­га җит­ке­рү. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, ул чак­та­гы хы­ял-ом­ты­лыш­лар ин­де күп­тән арт­та кал­ды. Чал­лы бү­ген үзе­нең мил­ли тө­сен ге­нә тү­гел, ру­хын да югал­та ба­ра. Шә­һәр Ев­ро­па фор­ма­ты­на кү­чә. Һәм ан­да та­тар­лык­ка урын кү­рен­ми. Мин мон­да кем­нәр­не­дер га­еп­ләр­гә җы­ен­мыйм, чөн­ки без - ил­не, мөс­тә­кыйль­лек­не югалт­кан, җи­ңе­лү­гә ду­чар бул­ган ха­лык. Шул ук Бол­гар, Ка­зан хан­на­ры хал­кы­ның ки­лә­чә­ге ту­рын­да уй­ла­са, Шаһга­ли ке­бек сат­лык җан­нар­ны үс­тер­мәс иде. Бер­дәм бу­лыр иде алар. Ә бит йө­зәр­лә­гән ел­лар үт­кәч, онык­ла­ры­ның онык­ла­ры: "Без­нең ки­лә­чә­ге­без өчен сез ни кыл­ды­гыз?" - ди­гән со­рау би­рә­чәк­лә­рен уй­ла­ма­ды­лар ми­кән­ни?! Бү­ген дә шу­лай. Ки­лә­чәк­тә бү­ген­ге ха­ким­нәр­нең дә, де­пу­тат­лар­ның да, мил­ли­ар­дер­лар­ның да исем­нә­рен ис­кә алу­чы да бул­мас. Ха­лык­ның мил­ли хә­те­ре­нә ке­реп ка­лу бар­лык ке­ше­ләр­гә дә тә­те­ми шул ул. Аның өчен бү­ген без­гә хал­кы­быз­ның яшә­е­шен ях­шыр­ту, го­ме­рен озай­ту мак­са­тын­да, фә­кать ях­шы га­мәл­ләр ге­нә кы­лу ки­рәк.

Бу иҗа­ди бәй­ләм­гә 80-90нчы ел­лар­да­гы ва­кый­га­лар­ны үз эче­нә ал­ган пуб­ли­цис­тик әсәр­лә­рем кер­де.

Рах­ман Шә­фи­гул­лин.

Чал­лы, Чал­лы Яр...

Мин Чал­лы­га 1977 ел­ның ба­шын­да ки­леп, "Як­ты юл" га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­сен­дә эш­ли баш­ла­дым. ГЭС бис­тә­се ин­де тө­зе­леп бет­кән. Әм­ма Яңа шә­һәр­дә­ге Ты­ныч­лык, Мәс­кәү прос­пект­ла­рын­нан ка­ла, үтә ал­мас­лык саз. Ти­рә-як­та кай­нап тор­ган тө­зе­леш: ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мәк­тәп са­ла­лар. Тәү­лек буе трам­вай­лар ха­лык­ны КА­МАЗ за­вод­ла­ры­на та­шый. Со­вет, пар­тия оеш­ма­ла­ры Гид­ро­тө­зү­че­ләр бис­тә­сен­дә бул­ган­лык­тан, ир­тә­лә­рен Яңа шә­һәр­дән би­ре­гә ки­лү зур проб­ле­ма. Бө­тен тран­с­порт хә­зер­ге "Чел­ны­гор­строй" би­на­сы янын­да­гы тар гы­на кү­пер­дән чы­гып, ба­лык за­во­ды аша Му­са Җә­лил прос­пек­ты­на үтә. Яңа шә­һәр­дә­ге бак­ча­лар­да урын җит­мә­гән­лек­тән, күп­че­лек нә­ни­лә­рен ГЭС бис­тә­се­нә йөр­тә.

КА­МАЗ­ның бе­рен­че чи­ра­ты тап­шы­рыл­ган. Кон­ве­йер­дан төр­ле төс­ләр­гә бу­ял­ган зур йөк кү­тә­реш­ле ав­то­мо­биль­ләр тө­шә. Электр җи­һаз­ла­ры за­во­ды тө­зе­леп ята, теп­ли­ца ком­би­на­ты, кош­чы­лык фаб­ри­ка­сы... Та­гын бик күп пред­при­я­ти­е­ләр саф­ка ке­реп, ха­лык­ны авыл ху­җа­лы­гы про­дукт­ла­ры бе­лән ту­ен­ды­ра. Тө­зү­че­ләр Тү­бән Ка­ма электр стан­ци­я­сен­дә җи­һаз­лар ур­наш­ты­ра. Соң­гы ел­лар­да Ка­зан­га ба­ру бик зур проб­ле­ма­га әй­лән­гән­лек­тән, ха­лык ике як яр­ның то­та­шу­ын кө­тә.

Чал­лы­да яшәү­че­ләр, ни­гез­дә, 30-40 яшь­лек­ләр. КА­МАЗ­ны бө­тен ил тө­зе­де ди­сә­ләр дә, без, та­тар­лар, күп­че­лек идек. Иң авыр эш­ләр­не та­тар­лар баш­кар­ды. Ту­лай то­рак­лар­да, ва­кыт­лы по­се­лок­лар­да тор­мыш ко­рып ят­са­лар да, шә­һәр ул ел­лар­да авыл­дан кил­гән егет-кыз­лар­ның мил­ли ру­хы бе­лән су­га­рыл­ган иде. Шу­ңа кү­рә һәр җир­дә та­тар сөй­лә­ме, ә кич­лә­рен "пя­та­чок­лар". "Сер­дәш" ан­сам­бле бик тиз ара­да аб­руй ка­за­на. Ил­дар Ха­җи­ев­ның ха­лык те­ат­ры гөр­ли. Ка­зан ар­тист­ла­ры да ха­лык­ка ру­хи азык өлә­шә.

"Як­ты юл" га­зе­та­сын­да җи­де ел хез­мәт куй­ган­нан соң, ми­не рес­пуб­ли­ка те­ле­ви­де­ни­е­се­нең хә­бәр­че­ләр пунк­ты мө­ди­ре итеп бил­ге­лә­де­ләр. КА­МАЗ, Кам­гэ­сэ­нер­гос­т­рой, Тү­бән Ка­ма, Ала­бу­га, Зәй шә­һәр­лә­рен­дә яшәү­че­ләр­нең тор­мы­шын як­тыр­ту бу­ры­чы йөк­лән­де. Җа­вап­лы­лык зур. Ба­рын да күрсәтү өчен, проб­ле­ма­лар­да да, уңыш­лар­да да хә­бәр­дар бу­лыр­га ки­рәк. Шу­ңа кү­рә кер­мә­гән объ­ект, та­ныш­ма­ган ке­ше кал­ма­ды. Без һәр көн­не ике­шәр сю­жет, 5-6 хә­бәр җи­бә­реп тор­дык. Мо­ның өс­те­нә, ае­на ике­шәр тап­шы­ру эш­ли­без. Һәр ма­те­ри­ал­ны 16 мм киң­лек­тә­ге плен­ка­га тө­ше­рү өчен 7-8 як­тырт­кыч кую ки­рәк иде. Сю­жет­лар­ны Ка­зан­га җи­бә­рү бик зур ел­гыр­лык та­ләп итә. Би­ре­дә эш­ләү ми­ңа рес­пуб­ли­ка­да­гы ваз­гы­ять­не кү­зә­теп һәм ана­лиз­лап ба­ру мөм­кин­ле­ген бир­де.

Шу­лай итеп, Чал­лы без­нең күз ал­дын­да үс­те. Рәс­ми ха­ки­ми­ят­нең та­тар те­лен, мә­дә­ни­я­тен үс­те­рү­гә игъ­ти­ба­ры бул­ма­са да, әле мил­ли рух көч­ле иде. Шу­ның нә­ти­җә­сен­дә, Чал­лы та­тар шә­һә­ре бу­лып фор­ма­лаш­ты. Әле­ге көч­кә ил­нең төр­ле өл­кә­лә­рен­нән, рес­пуб­ли­ка­ла­рын­нан кил­гән та­тар егет-кыз­ла­ры да өс­тәл­де. Алар­ның күп­че­ле­ге тө­зе­леш­тә, КА­МАЗ за­вод­ла­рын­да эш­че бу­лып хез­мәт куй­са, со­ңын­нан Ка­зан, Са­ма­ра, Уфа, Мәс­кәү ин­с­ти­тут­ла­рын тә­мам­ла­ган юга­ры бе­лем­ле та­тар зы­я­лы­ла­ры кайт­ты. Бе­рән-сә­рән бул­са да, цех, учас­ток­лар­га җи­тәк­че­лек­кә шу­шы егет­ләр һәм кыз­лар бил­ге­лән­де. Ва­кыт узу бе­лән, алар үз­лә­ре­нең ос­та­лык­ла­рын чар­ла­ды. Хә­зер ин­де за­вод, ида­рә­ләр бе­лән җи­тәк­че­лек итәр чак­ла­ры җит­те.

Рес­пуб­ли­ка­ның икъ­ти­са­ди үсе­шен тә­э­мин итү бе­лән бер­гә, кадр­лар мәсь­ә­лә­сен дә хәл итәр­гә ки­рәк иде. Та­тар­стан үзе­нең ста­ту­сын үз­гәр­тү сы­зы­гы­на ки­леп җит­те. Со­юз­даш рес­пуб­ли­ка бу­лу без­гә яңа су­лыш, мөм­кин­лек­ләр би­рер­гә ти­еш иде. Ме­нә шу­шы мак­сат­лар­дан, бер төр­кем зы­я­лы­лар та­тар иҗ­ти­ма­гый үзә­ген оеш­тыр­ды. Аның ба­шын­да тех­ник фән­нәр кан­ди­да­ты Га­яз Мә­ли­хов, икъ­ти­сад­чы Фа­икъ Та­җи­ев, жур­на­лист Рәүф Гыйз­зә­тул­лин, җа­вап­лы хез­мәт­кәр­ләр­дән Да­мир Шәйх­ра­зи­ев, Ил­ги­зәр Гыйль­фа­нов, Мар­сель Хә­ерт­ди­нов, Рәф­кать Кор­ма­шев, Габд­рах­ман Җә­лә­лет­ди­нов, Йо­сыф Жи­ман­гу­лов, Да­мир Га­ли­ев, Зин­нур Әһ­лиул­лин, бер­ту­ган Рә­фис һәм Нә­фис Ка­ша­пов­лар да бар иде. Алар - та­тар­ны уя­ту­га ла­ек­лы өлеш керт­кән шә­хес­ләр. Хә­ер, икен­че як та тик тор­ма­ды. Чал­лы­га бер­нин­ди кат­на­шы бул­ма­ган Бу­ха­рин клу­бы (Ва­ле­рий Пе­си­гин), са­ен­то­лог­лар мәк­тә­бе (Кли­пи­ницр), де­мок­рат­лар оеш­ма­сы (Ва­ле­рий Куз­не­цов) бар­лык­ка ки­лүе ил­дә җит­ди үз­гә­реш­ләр бу­ла­ча­гын ис­кәрт­те. Мил­лә­те­без­нең ки­лә­чә­ген кай­гырт­кан та­тар иҗ­ти­ма­гый үзә­ге исә хал­кы­быз­ның аб­ру­ен ка­зан­ды. Аның та­раф­дар­ла­ры­ның са­ны тиз ара­да үсеп кит­те. Җы­е­лыш­лар пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты­ның зур за­лын­да үт­те. Әле пар­ти­я­нең көч­ле ва­кы­тын­да ин­с­ти­тут рек­то­ры Зин­нур Шә­рә­фет­ди­нов­ның "мил­ләт­че­ләр­гә" урын би­рүе чын ба­тыр­лык бул­ды. ТИҮ әһел­лә­ре эш­не ха­лык бе­лән ки­ңә­шеп алып бар­ды. Шу­ңа кү­рә алар­ның са­фы ал­дын­гы ка­раш­лы мил­ләт­пәр­вәр­ләр исә­бе­нә ар­та бар­ды. Дү­шәм­бе җы­е­лыш­ла­ры да кон­церт­лар за­лы­на күч­те.

1988-89 ел­лар­да Чал­лы­да Та­тар­стан АССР ста­ту­сын үз­гәр­тү өчен им­за­лар җыю оеш­ты­рыл­ды. Җә­мә­гать­че­лек та­лә­бе һәм яр­дә­ме бе­лән Тәү­бә мә­че­тен тө­зү дә ха­лык­ны бер­гә туп­ла­ды. Ба­тыр йө­рәк­ле, ти­рән бе­лем­ле Ид­рис хәз­рәт Га­лә­вет­дин үзе дә мил­ли хә­рә­кәт­нең ал­гы са­фы­на бас­ты. "Чел­ны­гор­строй" ида­рә­се җи­тәк­че­се Ма­рат Би­би­шев, ар­хи­тек­тор Мар­киз Ба­сый­ров һәм баш­ка­лар Ал­ла­һы йор­тын саф­ка бас­ты­ру­да баш­лап йөр­де­ләр. Ми­ха­ил Гор­ба­чев­ның дер­жа­ва­га көч­ләп так­кан үз­гәр­теп ко­ру­ла­ры ха­лык­ның тор­мыш шарт­ла­ры­на тис­кә­ре йо­гын­ты яса­ды. Эчү­че­лек­кә кар­шы кө­рәш, за­вод-фаб­ри­ка­лар­га кер­тел­гән сый­фат кон­троль­лә­ре, бер сум хез­мәт ха­кы­на бер сум­лык ха­лык кул­ла­ну то­вар­ла­ры җи­теш­те­рү, Гер­ма­ни­я­дән Со­вет гас­кәр­лә­рен чы­га­ру - бо­лар ба­ры­сы да зур ял­гыш­лык иде, әл­бәт­тә. Ил­дә тор­мыш шарт­ла­рын җай­га са­лу, яңа про­из­вод­ство­лар ачу ха­кын­да кай­гыр­та­сы урын­да, җи­тәк­че­ләр сүз бат­как­лы­гы­на ке­реп чум­ды­лар. 1989 ел­да СССР Юга­ры Со­ве­ты­на сай­лау­лар һәм ан­да­гы де­пу­тат­лар чы­гы­шын ту­ры­дан-ту­ры ра­дио һәм те­ле­ви­де­ни­е­дән транс­ля­ци­я­ләү ил­нең сә­нә­га­тен җи­мер­де, ку­ә­тен ал­ды. Мат­ди бай­лы­гың бул­мый то­рып, нин­ди­дер ил­лю­зи­я­ләр­гә би­ре­лү ха­лык­ның ыша­ны­чын бе­тер­де, егә­рен ал­ды. Власть­ка "лю­бой це­ной" ом­тыл­ган Ель­цин һәм аның ияр­чен­нә­ре дә ил­нең ки­лә­чә­ге ту­рын­да уй­ла­ма­ды. С­ССРны җи­ме­рү бу­ен­ча мак­сат­чан эш алып ба­рыл­ды.

Яз­гы та­шу ва­кы­тын­да бө­тен чүп-чар өс­кә ка­лык­кан ши­кел­ле, Чал­лы­га да әл­лә кай­лар­дан "мил­ләт­че­ләр" кай­тып тул­ды. Мәс­кәү­дән кил­гән та­тар де­мок­рат­ла­ры га­зе­та-жур­нал­лар та­рат­ты. Ка­ян­дыр "бол­гар­чы­лар", "ка­ра пол­ков­ник­лар", "бок­сер­лар" ки­леп чык­ты. Яр­ты мил­ли­он­лы шә­һә­ре­без­дә "бол­га­ту" эш­лә­ре баш­лан­ды. Бу уңай­дан 1989 ел­ның ок­тябрь аен­да "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­рае янын­да үт­кән ми­тинг хә­тер­гә ке­реп кал­ган. Без ан­да К­ПССның шә­һәр ко­ми­те­ты бе­рен­че сек­ре­та­ре Алек­сандр Ло­гу­тов бе­лән бер­гә килгән идек. Тип­сә ти­мер өзәр­лек ка­ра мы­ек­лы егет­ләр рус­лар­ны хур­лап чы­гыш яса­ды­лар. "Да­лой русс­ких" ди­гән кыч­кы­ру­лар ти­рә-юнь­не дер сел­кет­те. Без алар ара­сын­да бер-ике ге­нә Чал­лы ке­ше­сен шәй­лә­дек. Бо­лар шә­һәр­дә мил­ли кон­фликт чы­га­ру өчен җы­ел­ган­нар иде, кү­рә­сең. А.Ло­гу­тов үзен­дә ба­тыр­лык та­бып сүз ал­ды: "Чал­лы­ның күп мил­ләт­ле хал­кы дус-та­ту яши. Та­тар­лар бе­лән рус­лар ара­сы­на чөй ка­гу мак­са­ты ба­рып чык­мас. Ике мил­ләт ни­чә га­сыр бер­ту­ган­нар ке­бек тор­мыш итә. Ул ки­лә­чәк­тә дә шу­лай бу­ла­чак. Чал­лы­да бү­тән мон­дый эч­тә­лек­ле ми­тинг­лар уз­дыр­ма­гыз. Кай­дан кил­де­гез, шун­да ки­те­гез", - ди­де.

Мил­ли хис­ләр, әл­бәт­тә, из­ге тө­шен­чә. Шу­ңа кү­рә та­тар мил­ли хә­рә­кә­те әгъ­за­ла­ры­ның күп­че­ле­ге бу мәсь­ә­лә­дә бик уй­лап эш ит­те. "Мил­ләт­ләр дус­лы­гы - Та­тар­стан­ның төп бай­лы­гы" ди­гән тө­шен­чә Чал­лы­ның сим­во­лы­на әй­лән­де. Кав­каз егет­лә­ре­нең бе­рен­че адым­на­ры шу­ның бе­лән тә­мам­лан­ды. Без­дә җир­ле проб­ле­ма­лар­га ка­гы­лыш­лы ча­ра­лар­га өс­тен­лек би­рел­де. Та­тар­стан атом стан­ци­я­сен, Мен­де­ле­евс­ки­да по­лиу­ри­тан за­во­ды тө­зе­ле­шен тук­та­ту ке­бек кө­нү­зәк мәсь­ә­лә­ләр­гә ба­гыш­лап дис­тә­лә­гән ми­тинг­лар, пи­кет­лар оеш­ты­рыл­ды.

1990 ел­ның мар­тын­да РСФСР, ТАССР һәм шә­һәр Со­ве­ты­на сай­лау­лар да ки­е­рен­ке шарт­лар­да үт­те. Та­тар иҗ­ти­ма­гый үзә­ге дә һәр сай­лау ок­ру­гы­на үзе­нең ке­ше­лә­рен куй­ды. Та­выш би­рү де­мок­ра­тия шарт­ла­рын­да үт­сә дә, пыч­рак тех­но­ло­ги­я­ләр күп кул­ла­ныл­ды. Шул ук КПСС шә­һәр ко­ми­те­ты бе­рен­че сек­ре­та­ре Алек­сандр Ло­гу­тов­ка, 16нчы сай­лау ок­ру­гын­да за­кон бо­зу­лар­ны сә­бәп итеп, та­выш би­рү га­мәл­дән чы­га­рыл­ды. КА­МАЗ­да эш­ләп, шә­һәр ком­му­нист­ла­ры бе­лән җи­тәк­че­лек итү дә­рә­җә­се­нә иреш­кән А.Ло­гу­тов­ның шә­һәр мэ­ры бу­ла­ча­гы­на шик бул­ма­са да, бе­рен­че чи­рат­та, аның ко­ман­да­сы­ның ва­ем­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да, ул тиз­дән бө­тен­ләй эш­сез кал­ды. Ке­че пред­при­я­тие оеш­ты­рып та әл­лә­ни уңыш­ка ире­шә ал­ма­ды. Со­ңын­нан ту­ган җи­ре - Смо­ленск шә­һә­ре­нә кай­тып ки­тәр­гә мәҗ­бүр бул­ды. Та­лант­лы җи­тәк­че ан­да да югал­ма­ды. Өл­кә гу­бер­на­то­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры дә­рә­җә­се­нә кү­тә­рел­де. Хә­зер­ге көн­дә пен­си­я­дә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ин­с­ти­тут рек­то­ры бу­лып эш­ли. Ва­кыт­лар уз­гач, шә­һәр сай­лау ко­мис­си­я­се әһе­ле ми­ңа: "Мин ур­на­га 300 да­нә бо­зык бюл­ле­тень­нәр ат­тым", - дип мак­тан­ды. Ә бит әле­ге хә­рәм­лек­не оеш­ты­ру­чы­лар да әл­лә кая ки­тә ал­ма­ды. Гө­наһ­ла­ры үз­лә­ре­нә әй­лә­неп кайт­ты.

Әй­тү­ем­чә, Алек­сандр Ло­гу­тов бик акыл­лы, ке­ше хә­ле­нә ке­рә бе­лә тор­ган шә­хес, КА­МАЗ тө­зе­ле­шен­дә "ка­нат яр­ган" тәҗ­ри­бә­ле бел­геч иде. Ми­нем­чә, әгәр ул де­пу­тат бу­лып сай­ла­нып, шә­һәр­не җи­тәк­лә­сә, ях­шы­рак бу­лыр иде ке­бек. Ни кыз­га­ныч, кай­ва­кыт ке­ше­ләр­нең яз­мыш­ла­рын ара­быз­да­гы "шай­тан­нар" хәл итә. Шу­ның ар­ка­сын­да тор­мыш бо­зы­ла, өс­тә­мә кы­ен­лык­лар туа.

Шә­һәр Со­ве­ты­на де­пу­тат бу­лып 126 ке­ше сай­лан­ды. Әйт­кә­нем­чә, алар ара­сын­да А.Ло­гу­тов кы­на бул­ма­ды. Бе­рен­че сес­си­я­дә үк Со­вет де­мок­рат­лар һәм мил­ли ка­раш­лы де­пу­тат­лар­дан тор­ган төр­кем­нәр­гә бү­лен­де. Рә­ис һәм аның урын­ба­са­рын сай­лау ике ат­на­га су­зыл­ды. Юрий Пет­ру­шин, Ва­ле­рий Куз­не­цов, Рәф­кат Ал­тын­ба­ев, Тәл­гать Зәй­нул­лов, Вя­чес­лав Лу­не­гов ти­еш­ле кү­ләм­дә та­выш җыя ал­ма­ды­лар. Соң­гы чик­тә ки­ле­ше­неп, Со­вет рә­и­се итеп Юрий Пет­ру­шин­ны, баш­кар­ма ко­ми­тет­ка Рәф­кат Ал­тын­ба­ев­ны сай­ла­дык. Та­лант­лы икъ­ти­сад­чы, оеш­ты­ру­чы Тәл­гать Аб­дул­лин­га да рә­ис бу­лу өчен ике ге­нә та­выш җит­ми кал­ды.

Юга­ры­да әйт­кә­нем­чә, ми­ңа, Ка­зан те­ле­ви­де­ни­е­се­нең кор­пунк­ты мө­ди­ре бу­ла­рак, Чал­лы­да­гы җи­тәк­че­ләр­нең сә­лә­тен төр­ле ва­кый­га­лар­да күзәтергә ту­ры кил­де. А.Ло­гу­тов, Ю.Пет­ру­шин, Т.Аб­дул­лин, һич­шик­сез, аб­руй­лы һәм көч­ле шә­хес­ләр иде. Ан­нан Р.Ал­тын­ба­ев һ.б.

Мин үзем дә оеш­ты­ру сес­си­я­сендә, де­пу­тат Ра­и­са Ро­ма­но­ва бе­лән бер­гә, Рәф­кат Ал­тын­ба­ев кан­ди­да­ту­ра­сын як­лап та­выш би­рер­гә дип, ке­ше­ләр­не өн­дәп йөр­дек. Һәм эше­без нә­ти­җә­сез бул­ма­ды - Ал­тын­ба­ев Баш­кар­ма ко­ми­тет рә­и­се итеп сай­лан­ды. Та­гын бер ел­дан аңа Со­вет рә­и­се ва­зи­фа­ла­ры да тап­шы­рыл­ды.

Ил­дә бар­ган үз­гәр­теп ко­ру­лар сә­я­си тор­мыш­ка да үтеп кер­де. 1989 ел­да - СССР Юга­ры Со­ве­ты­на, 1990 ел­да РСФСР, ТАССР юга­ры һәм җир­ле Со­вет­ла­ры­на де­пу­тат­лар сай­лау­лар де­мок­ра­тия шарт­ла­рын­да уз­ды. Алар ара­сын­да ин­тел­ли­ген­ция вә­кил­лә­ре дә, эш­че, тө­зү­че­ләр дә җи­тәр­лек иде. Күп­че­ле­ге мул тор­мыш­лы, ирек­ле җәм­гы­ять тө­зү иде­я­се бе­лән янып-көеп йөрде. Хә­ер, то­ра-ба­ра ара­ла­рын­да җи­ме­рү­че­ләр­нең дә бай­так икән­ле­ге ачык­лан­ды. Элек­ке­ге ел­лар­да СССР Юга­ры Со­ве­ты­на өс­тән кил­гән күр­сәт­мә бу­ен­ча 3-4 ке­ше сай­ла­на иде. 1989 ел­да КА­МАЗ­ның ста­нок­лар җи­теш­те­рү ида­рә­сен­дә парт­ком сек­ре­та­ре бу­лып эш­лә­гән ке­рә­шен еге­те Ни­ко­лай Са­зо­нов сай­лау­лар­да күпче­лек та­выш җый­ды. Ул неч­кә кү­ңел­ле ке­ше иде. Лә­кин аның дөнь­я­га ка­ра­шы тор­мыш­тан ае­рыл­ган бу­лып чык­ты. Шу­ңа кү­рә де­мок­рат­лар ку­лы­на элә­геп, бер уен­чык­ка гы­на әй­лә­неп кал­ды. Баш­та ул Ка­зан­да өл­кә пар­тия кон­фе­рен­ци­я­сен­дә бе­рен­че сек­ре­тарь Го­мәр Ус­ма­нов­ны һәм пар­тия өл­кә ко­ми­те­тын ис­ке­чә эш­ләү­дә га­еп­лә­де. Ба­зар­лар­да, урам­нар­да ми­тинг­лар оеш­ты­рып, ха­лык­ның игъ­ти­ба­рын үзе­нә җә­леп ит­те. Со­ңын­нан СССР Юга­ры Со­ве­ты­на сай­лан­ды. Ул ва­кыт­та ака­де­мик Ан­дрей Са­ха­ров, Ана­то­лий Соб­чак, Гав­ри­ил По­пов ке­бек де­мок­рат­лар­ның чы­гыш­ла­рын әле күп­ләр хә­тер­ли­дер. Те­ле­ви­зор эк­ран­на­рын­да со­ци­ал-де­мок­рат­лар фрак­ци­я­се җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Са­зо­нов та еш кү­рен­де. Аңа сүз бир­мә­сә­ләр дә, төр­ле тәкъ­дим­нәр ясый иде. Соң­рак аны Кы­рым та­тар­ла­ры проб­ле­ма­сын тик­ше­рү ко­мис­си­я­се­нә дә бил­геләделәр. Мин ан­нан ил­дә ба­ра тор­ган хәл­ләр ту­рын­да ин­тервь­ю­лар ал­дым. Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, ул мил­лә­те­без­нең бер үк­сез ба­ла­сы иде. Ул бер­кай­чан да та­тар­лы­гын оныт­ма­ды. Шул ук Кы­рым та­тар­ла­рын ре­а­би­ли­та­ци­я­ләү бу­ен­ча да үзе­нең төп­ле фи­кер­лә­рен әйт­те.

СССР тар­кал­гач, Юга­ры Со­вет эшен тук­тат­ты. Ни­ко­лай Се­ме­но­вич Чал­лы­га кай­тып, ке­че пред­при­я­тие оеш­тыр­ды, лә­кин уңыш­ка ире­шә ал­ма­ды. Аңа ни Ка­зан­да, ни Чал­лы­да эш тәкъ­дим ит­мә­де­ләр. Чал­лы хал­кы зур ыша­ныч би­реп сай­ла­ган СССР Юга­ры Со­ве­ты де­пу­та­ты Ни­ко­лай Са­зо­нов 40 яшен дә ту­тыр­мый, сә­ер шарт­лар­да һә­лак бул­ды. Ни­гә­дер аның исе­мен рес­пуб­ли­ка, Чал­лы эн­цик­ло­пе­ди­я­лә­рен­дә дә ис­кә ал­ма­ды­лар... Са­мо­лет­та кур­кы­ныч җи­на­ять­че­не тот­кан өчен "Ба­тыр­лык өчен - За му­жест­во" ор­де­ны бе­лән дә бү­ләк­лән­гән иде, югый­сә.

Ә ме­нә РСФСР Юга­ры Со­ве­ты­на сай­лан­ган Кам­гэс­ның ав­тот­ран­с­порт­чы­сы В.Скрын­ник Мәс­кәү­гә ки­тү бе­лән Чал­лы­ны, рес­пуб­ли­ка­ны оныт­ты. Дө­рес бул­са, Та­тар­стан­ның су­ве­рен­лы­гы­на кар­шы эш­ләү­че­ләр­нең бер­се бул­ган, ди­ләр. 128нче ок­руг­тан ша­гыйрь, җир ба­ла­сы Мар­сель Гый­ма­зет­ди­нов сай­лан­са, фай­да­сы зур­рак бу­лыр иде.

ТАССР Юга­ры Со­ве­ты­на Чал­лы­дан аб­руй­лы ке­ше­ләр сай­лан­ды. Т.Аб­дул­лин, Э.Мос­та­фин, Ф.Ла­тый­пов, Ф.Әх­мә­тов, Н.Ман­су­ров, Җ.Са­фиул­лин, А.Әхә­тов су­ве­рен­лык ал­ган көн­нәр­дә зур ты­рыш­лык ку­еп йөр­де­ләр. На­ил Ман­су­ров, Тәл­гать Аб­дул­лин үз­лә­рен ос­та ора­тор, сә­я­сәт­че итеп та­ныт­ты­лар. Аб­дул­лин соң­рак та­тар хал­кы­ның Мил­ли мәҗ­ле­се рә­и­се итеп сай­лан­ды, ә Н.Ман­су­ров су­ве­рен­лык фрак­ци­я­сен җи­тәк­лә­де. Мо­ның өс­те­нә, Чал­лы­га кай­тып, ха­лык ал­дын­да да­и­ми чы­гыш­лар да яса­ды. Үзе­нең ки­ңәш­лә­рен бир­де.

Без­нең шә­һәр Со­ве­тын­да да төп­тән уй­лап юл күр­сә­тү­че шә­хес­ләр күп бул­ды. Алар­ның акыл­лы тәкъ­дим­нә­рен тың­лап, ха­лык на­чар га­мәл­ләр­гә бар­ма­ды. Ә бит ике як­та да ут бе­лән уй­нау­чы­лар юк тү­гел иде. 1990 ел­да Чал­лы­га ТАССР Юга­ры Со­ве­ты де­пу­та­ты, язу­чы Фәү­зия Бәй­рә­мо­ва, та­ныл­ган җә­мә­гать эш­лек­ле­се, ша­гыйрь Ай­дар Хә­лим­нең ки­лүе дә зур ва­кый­га бул­ды. Алар мил­ли хәрәкәт ли­дер­ла­ры са­фы­на бик ва­кыт­лы ку­шыл­ды­лар.

"Чул­ман-Идел" һәм Чал­лы-ТВ ое­шу

Ра­дио-те­ле­ви­де­ние, та­тар га­зе­та­сы­на их­ты­яҗ бу ел­лар­да ае­ру­ча үсеш ал­ды. Лә­кин ха­лык­ка дө­рес юнә­леш би­рү чы­га­нак­ла­ры юк дә­рә­җә­сен­дә иде. 90нчы ел­лар­да Чал­лы­га мил­ли хә­рә­кәт үзә­ге ге­нә тү­гел, төр­ле­дән-төр­ле ди­ни, иҗти­ма­гый-сә­я­си оеш­ма вә­кил­лә­ре ки­леп та­мыр җәй­де. Алар­ның күп­че­ле­ге ха­лык­лар ара­сын­да ыгы-зы­гы ки­те­реп чы­га­ру бу­ен­ча "җи­ме­рү" эш­лә­ре алып бар­ды. Ха­ки­ми­ят ри­за­лы­гы бе­лән са­ен­то­лог­лар мәк­тә­бе, Ма­ха­ра­ши уни­вер­си­те­ты эш­ли баш­ла­ды. Көн­ба­тыш Ук­ра­и­на, Бе­ло­рус­си­я­дән кил­гән егет-кыз­лар без­гә чит бул­ган дин­нәр­не про­па­ган­да­лап йөр­де­ләр.

ТИҮ әһел­лә­ре­нең дә ва­кыт-ва­кыт кай­бер­лә­ре вә­ка­ләт­лә­рен арт­ты­рып җи­бәр­де. КА­МАЗ ААҖ, ЭЭИ, суд, про­ку­ра­ту­ра би­на­ла­ры янын­да пи­кет, ми­тинг­лар үт­кә­рү, трам­вай, ав­то­бус хә­рә­кәт­лә­рен тук­та­ту, ка­чак­лар­га фа­тир­лар өлә­шү, хәр­би хез­мәт­тән ка­чып йө­рү­че­ләр­не як­лау, ки­рәк-ки­рәк­мә­гән­гә чит ил жур­на­лист­ла­ры­на ин­тервь­ю­лар би­рү га­дә­ти кү­ре­неш­кә әй­лән­де. Го­му­мән, хәл­ләр кур­кы­ныч юнә­леш ал­ды. Чал­лы­ны, КА­МАЗ­ны тө­зер­гә кил­гән кай­бер ке­ше­ләр би­ре­дән ки­тү ягын ка­ра­ды. Әнә шу­лай шә­һәр ко­ра­бы чай­кал­ды. Имеш-ми­меш­ләр ка­нат җәй­де. Ме­нә шу­шы ки­е­рен­ке­лек­не төп­ле фи­кер­ле ке­ше­ләр­нең чы­гы­шы гы­на йом­шар­та ала иде. Бу мак­сат­ка ире­шү өчен яңа мәгълүмат ча­ра­ла­ры ки­рәк бул­ды. Ул ва­кыт­та шә­һәр­дә "Зна­мя ком­му­низ­ма" бас­ма­сы 80 мең да­нә ти­раж бе­лән чык­ты. Аб­руй­лы га­зе­та К­ПССның шә­һәр ко­ми­те­ты та­ра­фын­нан нә­шер ител­де, ур­так­лык­ны сак­ла­ды. "Нур", "Як­ты юл", "Таң йол­ды­зы" га­зе­та­ла­ры да чы­гып кил­де. Әл­бәт­тә, бо­лар гы­на яр­ты мил­ли­он­лы шә­һәр хал­кы­ның ру­хи их­ты­я­җын ка­нә­гать­лән­дер­ми баш­ла­ды. 1930 ел­лар­дан алып, һәр шә­һәр, ра­йон үзә­ген­дә чы­бык­лы ра­ди­о­лар эш­лә­де. Тәү­ле­ге­нә бер сә­гать җир­ле тап­шы­ру­лар, ан­нан Ка­зан, Мәс­кәү сөй­ли иде. Ра­ди­о­тап­шы­ру­лар җир­ле га­зе­та ре­дак­ци­я­лә­ре­нә буй­сы­нып кил­де. Кор­рес­пон­дент-ре­дак­тор­ның ва­зи­фа­сы ха­лык­ны га­зе­та­да чык­кан мә­ка­лә­ләр бе­лән та­ныш­тып ба­ру­дан гый­ба­рәт иде.

Тех­ник җи­һаз­лар мес­кен дә­рә­җә­дә бул­гач, ра­дио ни­чек аб­руй­лы бул­сын ди?! Ка­зан бу ким­че­лек­ләр­не Чал­лы­да бул­са да бе­те­рү мак­са­тын­да, шә­һәр элем­тә үзә­ге­нең 7/01 би­на­сын­да өч бүл­мә би­реп, эш­не яңа­ча оеш­ты­рыр­га бул­ды. Бер сә­гать тап­шы­ру алып ба­ру өчен, Чал­лы ха­ки­ми­я­те элем­тә­че­ләр­гә шак­тый кү­ләм­дә ак­ча би­рер­гә ти­еш иде. Мин Дәү­ләт ко­ми­те­ты рә­и­се Ил­гиз Хәй­рул­лин ку­шуы бу­ен­ча ра­дио сту­ди­я­се тө­зе­ле­шен кон­троль­дә тот­тым. Ба­ры­сы да ярый­сы ке­бек иде. Лә­кин ра­ди­оү­зәк ас­тын­да кис­ло­та­лы ак­ку­му­ля­тор­лар скла­ды бу­лу шак­тый гы­на проб­ле­ма­лар ту­дыр­ды. Ап­ты­ра­гач, сту­ди­я­не ха­ки­ми­ят би­на­сы­ның под­ва­лын­да ур­наш­ты­рыр­га бул­дык. Ка­зан ра­ди­о­сы­ның Чал­лы бү­ле­ге­нә кадр­лар әзер­ләү дә ми­ңа йөк­лән­де. Мин элек­ке ел­лар­да бер­гә хез­мәт куй­ган Ирек Дин­да­ров бе­лән Га­мир Гай­фет­ди­нов­ка яңа эш­кә алы­ныр­га тәкъ­дим яса­дым. Баш­та алар хә­бәр­че­лек пунк­тын­да әзер­лек эш­лә­ре алып бар­ды­лар. И.Дин­да­ров баш­та "Як­ты юл"­да, ан­нан Ту­кай ра­йо­ны ха­лык кон­тро­лен­дә, КА­МАЗ­ның дви­га­тель­ләр за­во­дын­да парт­ком сек­ре­та­ре урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­гән иде. Лә­кин кү­ңе­ле бе­лән ахыр­га­ча иҗат­чы бу­лып кал­ды ул. Һәм яңа эш­кә те­ләп алын­ды. Тех­ник мөм­кин­лек­ләр чик­ле бу­лу­га ка­ра­мас­тан, чы­бык­лы ра­дио ае­ру­ча мил­ли хә­рә­кәт әһел­лә­ре­нең ярат­кан мәгъ­лү­мат чы­га­на­гы­на әй­лән­де. Ан­да һәр ке­ше үзе­нең фи­ке­рен ха­лык­ка җит­ке­рә, "па­рын чы­га­ра" ала иде. Ту­ла­ем ал­ган­да, "Дин­да­ров ра­ди­о­сы" ул ва­кыт­та Чал­лы тор­мы­шын­да мө­һим роль уй­на­ды.

1990 ел­ның мар­тын­да мин де­пу­тат һәм хә­бәр­дар­лык, мат­бу­гат ко­мис­си­я­се рә­и­се итеп тә сай­лан­дым. Со­вет рә­и­се Юрий Пет­ру­шин бе­рен­че көн­нән үк Со­вет­ның үз га­зе­та­сы бу­лыр­га ти­еш ди­гән бу­рыч куй­ды. Ә аның та­тар­ча­сы дуб­ляж гы­на бу­лыр­га ти­еш иде. Пре­зи­диум уты­ры­шын­да чы­гыш ясап, мин пре­зи­диум әһел­лә­рен та­тар га­зе­та­сы­ның мөс­тә­кыйль бу­лыр­га ти­еш­ле­ге­нә инан­дыр­дым. Май аен­да ин­де де­мок­ра­тик юл бе­лән баш ре­дак­тор­лар­ны да сай­лап куй­дык. "Вре­мя"­га - Ни­ко­лай Алеш­ков, "Чул­ман-Идел"­гә - Йо­сыф Жи­ман­гу­лов бил­ге­лән­де. Ав­густ аен­да ин­де әле­ге бас­ма­лар­ның бе­рен­че сан­на­ры да дөнья күр­де. "Шәһ­ри Чал­лы" бү­ген­ге көн­гә ка­дәр ха­лык­ка хез­мәт итеп ки­лә. Ки­лә­се ел­да бе­рен­че шә­һәр­кү­ләм иҗ­ти­ма­гый-сә­я­си га­зе­та чы­га баш­лау­га 25 ел ту­ла.

Де­мок­ра­тия чи­ре йок­кан төр­ле мил­ләт, төр­ле һө­нәр ия­лә­рен­нән тор­ган де­пу­тат­лар­ны яңа­рыш юлын­нан алып ба­ру ан­сат бул­ма­ды. Алар­ның кү­бе­се үз мән­фә­гать­лә­рен аң­лап бе­тер­мә­сә­ләр дә, ки­рәк-ки­рәк­мә­гән­гә ты­гы­лу бе­лән шө­гыль­лән­де. Без мо­ны авыр ки­чер­сәк тә, әле­ге көч­не аң­ла­ту юлы бе­лән, үзе­без­нең мак­сат­лар­га фай­да­ла­ныр­га ты­рыш­тык. Без­нең да­и­ми ко­мис­сия тәкъ­ди­ме бе­лән, шә­һәр ти­пог­ра­фи­я­се­нә яңа җи­һаз­лар кай­тар­тыл­ды, га­зе­та­лар оф­сет ысу­лы бе­лән ба­сы­ла баш­ла­ды. 1990 ел­ның июль аен­да мин пре­зи­диум­га Чал­лы­да тө­бә­ка­ра эфир­лы ра­дио һәм те­ле­ви­де­ние оеш­ты­ру­га до­ку­мент­лар әзер­ләп тап­шыр­дым. Со­вет рә­и­се­нә дә, пре­зи­диум, да­и­ми ко­мис­сия әһел­лә­ре­нә дә әле­ге мәгъ­лү­мат ча­ра­сы­ның ки­рәк­ле­ген аң­ла­тыр­га ту­ры кил­де. Озак кы­на бә­хәс­ләш­кән­нән соң, пре­зи­диум те­ле­ви­де­ние һәм ра­дио оеш­ты­ру ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­те. Әм­ма мо­ны 1992 ел­ның 15 ап­ре­лен­дә ге­нә хәл итәр­гә мөм­кин­лек ту­ды. Бү­ген­ге Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­се һәм "Кү­ңел" ра­ди­о­сы­на рәс­ми як­тан шу­шы көн­не ни­гез са­лын­ды.

Бу уңай­дан кай­бер ва­кый­га­лар­га тук­та­лып үтә­се ки­лә. Ул ва­кыт­та власть­ка, әйт­кә­нем­чә, Р.Ал­тын­ба­ев та­тар де­пу­тат­ла­ры ты­рыш­лы­гы бе­лән кил­де. Чөн­ки Т.Аб­дул­лин да үт­мә­гәч, без­нең баш­ка кан­ди­да­ту­ра бул­ма­ды. Ал­тын­ба­ев - пар­тия үс­тер­гән кадр­лар­ның бер­се. Ул про­из­вод­ство­да аз эш­лә­гән. Ан­нан шә­һәр тө­зе­леш ида­рә­сен­дә - ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре, К­ПССның шә­һәр ко­ми­те­тын­да ин­ст­рук­тор бу­лып хез­мәт куй­ган. Җи­де ел Ав­то­за­вод рай­ко­мын­да оеш­ты­ру бү­ле­ген җи­тәк­лә­гән. Со­ңын­нан ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты рә­и­се, КПСС шә­һәр ко­ми­те­ты­ның икен­че сек­ре­та­ре итеп сай­лан­ган. Бе­лү­ем­чә, аны власть­ка кү­тә­рү­дә Ра­и­са Ро­ма­но­ва, Алек­сандр Ло­гу­тов мө­һим роль уй­на­ды. Рөс­тәм Га­фа­ров һәм де­пу­тат­лар төр­ке­ме ты­рыш­лы­гы бе­лән, 1991 ел­ның де­каб­рен­дә без аны шә­һәр Со­ве­ты рә­и­се итеп тә сай­ла­дык. Шу­лай итеп, чик­лән­мә­гән власть бир­дек. Ә мо­ңар­чы аңа ике ут ара­сын­да эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Ме­нә бер ге­нә ми­сал.

1990 ел­ның ав­гус­тын­да ул, де­пу­тат­лар бе­лән ки­леш­ми то­рып, "КА­МАЗ" про­из­вод­ство бер­ләш­мә­сен ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те итеп рәс­ми­ләш­тер­де.

Бу С­ССРда оеш­кан бе­рен­че ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те иде.

Мил­ли­ард­лар­га төш­кән мөл­кәт бер сел­тә­нү­дә ак­ци­о­нер­лар ка­ра­ма­гы­на күч­те. Рәх­мәт йө­зен­нән, Ни­ко­лай Бех Р.Ал­тын­ба­ев­ны Ла­тин Аме­ри­ка­сы­на "тәҗ­ри­бә" алыр­га ча­кыр­ды. Аның кай­ту­ы­на шә­һәр­дә кыш­ка яшел­чә, бә­рәң­ге әзер­лән­мә­гән, трам­вай­лар йөр­ми. Ок­тябрь ур­та­ла­рын­да үт­кә­рел­гән пре­зи­диум уты­ры­шын­да киләчәктә Р.Ал­тын­ба­ев­ның баш­кар­ма ко­ми­тет рә­и­се бу­лу-бул­ма­вы хәл ител­де. Бу хак­та пре­зи­диум әгъ­за­сы Яков Гел­лер тәф­сил­ле чы­гыш яса­ды. Ал­тын­ба­ев исә үзе­нең чы­гы­шын­да си­ту­а­ци­я­нең кур­кы­ныч тү­гел­ле­ген рәс­ми сан­нар бе­лән дә­лил­ләр­гә ом­тыл­ды. Аң­лау һәм як­лау тап­ма­гач, "Әгәр ышан­ма­са­гыз, мин ки­тәр­гә га­ри­за би­рәм", ди­де. Аның ку­лы­на ка­ләм бе­лән кә­газь ге­нә тот­тыр­ма­ды­лар. Бер як­лау­чы да та­был­ма­гач, мин сүз алып: "Рес­пуб­ли­ка ста­ту­сын үз­гәр­тү ал­дын­да то­ра. Мил­ли кадр­лар­ны үс­те­рә­се урын­да, Рәф­кат Зә­ки­е­вич­ны эш­тән җи­бә­рү ха­та тү­гел­ме? Ул бит Чал­лы­да аб­руй­лы ке­ше. Де­пу­тат­лар­ның да күп­че­ле­ге аны як­лый. Сес­си­я­дә алар ни дип әй­тер?" - ди­дем. Озак кы­на тор­гач, Кә­риб Мө­дәр­ри­сов бер­ни­чә уңай сүз әйт­те. Шу­лай итеп, аны ки­е­рен­ке хәл­дән тар­тып чы­га­ру­га иреш­тек. Уты­рыш­тан соң нык кы­на дул­кын­лан­ган Р.Ал­тын­ба­ев: "Рах­ман Га­ли­мо­вич, век не за­бу­ду, вы­ру­чил. Рәх­мәт", - ди­гән иде.

Әл­бәт­тә, шә­һәр ха­ки­ме, мэр бул­гач, үз­гәр­де. Кадр­лар­ны кимсетергә га­дәт­лән­де. Шул ук Н.Бех бе­лән ур­так тел та­ба ал­ма­ган­лык­тан, Чал­лы­ның үзә­ген­дә­ге "тю­бе­тей­ка" да са­кал­лы объ­ект бу­лып кал­ды. Әйт­кә­нем­чә, ми­ңа, хә­бәр­дар­лык һәм да­и­ми ко­мис­сия рә­и­се, пре­зи­диум әһе­ле бу­ла­рак, бар­лык сә­я­си-икъ­ти­са­дый ва­кый­га­лар­ның ша­һи­ты бу­лыр­га ту­ры кил­де. Әл­бәт­тә, үзем­нең фи­кер­лә­рем­не әйтергә күп со­ра­мый идем. Шу­ңа кү­рә кы­зу­лы­гым өчен кем­нәр­гә­дер ошап та бет­мә­дем. Пре­зи­диум әгъ­за­ла­ры­ның шак­тые та­тар бу­лу­га ка­ра­мас­тан, ас­ка ка­рап, рә­ис­кә те­ләк­тәш­лек ит­те. Ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән Кә­риб Мө­дәр­ри­сов ак­тив­лык күрсәтте. Жур­на­лист бу­ла­рак, уты­рыш, сес­си­я­ләр­нең кыс­ка­ча эч­тә­ле­ген яшел тыш­лы ам­бар дәф­тә­ре­нә язып та бар­дым. Алар­ны кы­зык­сы­нып укыйм хәзер...

Та­тар­стан­ның ста­ту­сын кү­тә­рү бар­лык мил­ләт ха­лык­ла­ры­на да фай­да гы­на ки­тер­гән бу­лыр иде. Лә­кин кө­не-тө­не мо­ның ки­ре­сен ту­кы­ды­лар. Әнә бит та­тар язар­га, укыр­га өй­рәт­кән Ур­та Азия рес­пуб­ли­ка­ла­ры ни­чек чә­чәк ата. Эс­то­ния, Лат­вия, Лит­ва нин­ди үсеш ал­ды. Елы­на йө­зәр мил­ли­он тон­на нефть чы­гар­ган Та­тар­стан әй­бәт тор­мыш­ка ла­ек тү­гел­ме?!

1990 ел­ның ав­густ аен­да Р­СФСРның Юга­ры Со­ве­ты рә­и­се Бо­рис Ель­цин Чал­лы­га кил­де. Ан­нан соң, 24 ав­густ­та шә­һәр Со­ве­ты су­ве­рен­лык дек­ла­ра­ци­я­сен ка­бул ит­те. Ил­дә мах­сус оеш­ты­рыл­ган йө­гән­сез­лек­не без­нең Та­тар­стан­га да кер­тер­гә ом­тыл­ды­лар. Ка­ра көч­ләр юк­ны бар итеп, ки­е­рен­ке­лек­не ку­ер­тыр­га ты­рыш­ты­лар. Шу­ны­сы мө­һим, Та­тар иҗти­ма­гый үзә­ге ха­лык мас­са­ла­ры ара­сын­да зур көч­кә ия бул­ды. Про­во­ка­ци­я­ләр дә хи­сап­сыз иде. Ә ме­нә ту­ры­дан-ту­ры Мәс­кәү­гә буй­сын­ган про­ку­ра­ту­ра, КГБ хез­мәт­кәр­лә­ре әле­ге чор­да бик акыл­лы по­зи­ци­я­гә күч­те­ләр. Бар­лык хәл­ләр­гә өс­тән кил­гән күр­сәт­мә­ләр бу­ен­ча тү­гел, ә йө­рәк ку­шуы бу­ен­ча нә­ти­җә ясар­га ом­тыл­ды­лар. 1990 ел­ның 15 но­яб­рен­дә бул­ган пре­зи­диум уты­ры­шын­да шә­һәр­дә­ге сә­я­си хәл­ләр ка­рал­ды. Аны Со­вет рә­и­се Ю.Пет­ру­шин алып бар­ды. Ю.Пет­ру­шин: "Шә­һәр­дә хәл­ләр әй­бәт тү­гел, ТИҮ чы­гы­рын­нан чык­ты, де­мон­ст­ра­ция, пи­кет­лар үт­кә­рә. 7 но­ябрь­дә бул­ган де­мон­ст­ра­ци­я­дә РСФСР фла­гын ер­тып таш­ла­ды­лар. Хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры, сез нәр­сә ка­рый­сыз?!" - дип бел­дер­де.

Ми­ли­ция пол­ков­ни­гы, эч­ке эш­ләр ида­рә­се баш­лы­гы Н.Ши­пи­лов: "Мин сә­я­сәт­че тү­гел, ә ме­нә юри­дик як­тан бәя би­рә алам. ТИ­Ү­нең де­мон­ст­ра­ция ва­кы­тын­да марш­рут­лар­ны үз­гәр­түе за­кон­га кар­шы кил­ми. Сә­я­си хәл­ләр, чын­нан да, кы­за ба­ра, нин­ди­дер көч­ләр аны кис­кен­ләш­те­рү ягын­да. Ми­ли­ция на­чар эш­лә­ми, ел ба­шын­нан җи­на­ять кы­лу 15 про­цент­ка ки­ме­де. Без үзе­без­нең ал­да тор­ган бу­рыч­лар­ны үтәр­гә сә­ләт­ле", - дип җа­вап бир­де.

А.Ста­ро­дуб­цов, пре­зи­диум әһе­ле:

- Флаг­ны ер­та­лар, вы­вес­ка­лар­ны ва­та­лар. Сез кем­не дә бул­са җа­вап­лы­лык­ка тарт­ты­гыз­мы?

Н.Ши­пи­лов:

- Мо­ны бил­ге­сез ке­ше­ләр­нең вак җи­на­ять­че­ле­ге дип бә­я­ли­без.

Г.Хә­ми­дул­лин, шә­һәр про­ку­ро­ры:

- Мин үзем де­мон­ст­ра­ци­я­дә бул­дым. Бу мәсь­ә­лә­не КГБ бү­ле­ген­дә дә тик­шер­дек. Сез әйт­кән Арс­ла­нов Рос­сия бай­ра­гын ерт­ма­ды, тап­та­ма­ды. Ул аны җир­дән сөй­рәп ке­нә бар­ды. Мин мо­ны бай­рак дип тә әйт­мәс идем. Бай­рак­ның бит Юга­ры Со­вет рас­ла­ган үз үл­чә­ме бар. Ми­нем, мә­сә­лән, Рос­сия гер­бы төш­кән төй­мәм өзе­леп җир­гә төш­те икән, аны ни­чек бә­я­ләр­гә бу­ла?

Га­дел­ши­на, яшь­ләр оеш­ма­сы рә­и­се:

- Әл­бәт­тә, нор­ма­дан тай­пы­лу бар, тик шу­ны­сын да әй­тә­се ки­лә. Ка­зан­ны як­лап, без­нең ба­ба­ла­ры­быз го­мер­лә­рен дә кыз­ган­ма­ды. Ки­рәк бул­са, мо­ны без дә эш­ләр­без.

В.Бу­да­ев, пре­зи­диум әһе­ле:

- Аг­ре­гат за­во­дын­да Мас­лен­ни­ков ТИ­Ү­гә җы­е­лыш оеш­ты­ру­га рөх­сәт бир­мә­де, ях­шы эш­лә­де. Без ки­лә­чәк­тә дә Рос­сия фла­гын мыс­кыл итү­гә ирек бир­мә­без.

Ә.Го­ма­нов, КГБның Чал­лы бү­ле­ге баш­лы­гы:

- Ил­дә "власть­ка буй­сын­мас­ка" ди­гән юнә­леш көч ала. Бу бик кур­кы­ныч хәл. За­кон­нар­ны үтәр­гә һәм аны хөр­мәт итәр­гә ки­рәк. Бү­ген ки­ле­шеп, аң­ла­шып эш­ләү та­ләп ите­лә. Әгәр без ко­рал кул­ла­ну­га ба­ра­быз икән, аның нә­ти­җә­се бик ая­ныч бу­лыр­га мөм­кин. Ми­нем та­тар мил­лә­тен­нән бул­ган де­пу­тат­лар­га мө­рә­җә­гать итә­сем ки­лә. Сез иҗ­ти­ма­гый үзәк эшен­дә ак­тив кат­наш­са­гыз иде. На­чар­лык­ны ва­кы­тын­да бе­терү ба­ры­быз­га да фай­да­лы гы­на бу­лыр.

30 но­ябрь­дә бул­ган пре­зи­диум уты­ры­шын­да Р.Кур­ма­шев, З.Әһ­лиул­лин, К.Са­фиул­лин, И.Гыйль­фа­нов кат­на­шын­да зур сөй­лә­шү бул­ды. Сүз та­тар те­лен үс­те­рү, мә­дә­ни­я­тен яңар­ту һ.б. мәсь­ә­лә­ләр ха­кын­да бар­ды. Ара­ла­шу ки­е­рен­ке бул­са да, ки­лә­чәк­тә аң­ла­шып яшәр­гә ки­рәк, ди­гән фи­кер­гә ки­лен­де. Бу ва­кыт­та Чал­лы­да ка­за­чест­во оеш­ты­ру ха­кын­да мә­кер­ле эш тә алып ба­рыл­ды. Ми­ли­ция пол­ков­ни­гы Шәү­кәт Таш­та­ба­нов, Га­мир Хә­ми­дул­лин, Әмир Го­ма­нов ке­бек мил­ләт­тәш­лә­ре­без ты­рыш­лы­гы нә­ти­җә­сен­дә, хәл­ләр кри­тик нок­та­га җит­мә­де. Һәр нәр­сә­дә на­чар­лык кү­рер­гә те­лә­гән шо­ви­нист­лар­ның план­на­ры да тор­мыш­ка аш­ма­ды. Акыл бе­лән эш итү нә­ти­җә­сен­дә, Чал­лы­ны кан ко­ю­дан сак­лап ка­ла ал­дык. СССР җи­ме­рел­гәч, яңа власть су­ве­рен­лык ягын­да бул­ган җи­тәк­че­ләр­дән ары­ну ягын ка­ра­ды. Н.Ши­пи­лов пен­си­я­гә кит­те. Ә.Го­ма­нов­ны Ка­зан­га кү­чер­де­ләр, Г.Хә­ми­дул­лин "үз те­лә­ге бе­лән" ва­зи­фа­ла­рын­нан азат ител­де. Шәү­кәт Таш­та­ба­нов исә нин­ди­дер авы­ру­дан ба­кый­лык­ка күч­те.

"Чал­лы-ТВ" һәм аның "дус­ла­ры"

Янә те­ле­ви­де­ние оеш­ты­ру мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ки­ре кай­тыйк. Озак кы­на аң­ла­та тор­гач, те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­не оеш­ты­ру­га Р.Ал­тын­ба­ев ри­за­лык бир­де. Мин, бе­рен­че дә­лил итеп, Чал­лы­ның аб­руе ар­ту­ын, ул ки­лә­чәк­тә рес­пуб­ли­ка­ның тө­зе­леш һәм ав­то­мо­биль сә­нә­га­те­нең үзә­ге бу­лу­ын ки­тер­дем. Бу эш­не баш­ка­ру өчен, Ка­зан те­ле­ви­де­ни­е­сен­дә туп­ла­ган тәҗ­ри­бәм дә җи­тәр­лек иде. Өс­тә­ве­нә, рес­пуб­ли­ка хө­кү­мә­те дә яр­дәм вәгъ­дә ит­те. Ми­нем элек­ке­ге җи­тәк­чем Ил­гиз Хәй­рул­лин һәм дус­тым Ман­сур Хас­нул­лин ул чор­да ви­це-премь­ер ва­зый­фа­ла­рын баш­кар­ды­лар.

Те­ле­ви­де­ние ул, әл­бәт­тә, бер ка­ме­ра һәм ки­но­га тө­ше­рү­че ге­нә тү­гел, ул - за­ман таләплә­ре­нә җа­вап би­рә тор­ган тех­ни­ка бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ган сту­дия, тө­ше­рел­гән сю­жет­лар­ны эш­кәр­тү це­хы һәм ма­те­ри­ал­лар­ны эфир­га чы­га­ру стан­ци­я­се дә. Бо­лар бе­лән тәҗри­бә­ле ин­же­нер­лар, бел­геч­ләр ида­рә итәр­гә ти­еш. Ак­ча­сы бул­ган­да, моңа ике ел ва­кыт са­рыф ите­лә. Ә без­гә са­нау­лы көн­нәр би­рел­гән. Яр­ты ел эчен­дә эфир­га без бе­рен­че тап­шы­ру­ны чы­га­рыр­га ти­еш. Ә ни­чек итеп? Урын­ба­са­рым-тех­ник ди­рек­тор Ра­фик Има­шев бе­лән күп уй­ла­гач, ва­кыт­лы­ча Рос­сия ка­на­лы­на ке­реп, эфир­га чы­гу мәсь­ә­лә­сен ал­га сөр­дек. Па­рал­лель рә­веш­тә "Хи­та­чи" фир­ма­сы бе­лән Betacam фор­ма­тын­да­гы ап­па­ра­ту­ра кай­та­ру һәм "Гос­комс­вязь­над­зор" ида­рә­се аша еш­лык­лар алу (час­то­та) мәсьәлә­лә­ре дә уңай хәл ител­де.

1992 ел­ның ав­густ аен­да рет­рот­ранс­ля­ция стан­ци­я­се­нең рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Ша­хов­нин­га үзе­без­нең те­ләк­не җит­кер­гән­нән соң, гаҗәпләнеп: "Сез акы­лы­гыз­да­мы? Мәс­кәү­гә ка­ра­ган струк­ту­ра аша эфир­га чы­гар­га кем рөх­сәт бир­сен", ди­де. Мин Ша­хов­нин­ны күн­де­рә ал­ма­гач, Ми­нис­тр­лар Ка­би­не­ты рә­и­се Мө­хәм­мәт Са­би­ров, аның урын­ба­сар­ла­ры­на теләге­без­не җит­кер­дем. "Ва­кыт­лы­ча эфир­га чы­гар­га рөх­сәт итәр­гә", ди­гән им­за ал­ган­нан соң, ка­бат Ша­хов­нин яны­на кит­тем. Ни бул­са, шул бул­ды, те­ген­нән-мон­нан ар­зан хак­ка са­тып алын­ган ап­па­рат­лар бе­лән бе­рен­че тап­шы­ру җы­ел­ды, һәм ул 29 де­кабрь­дә Рос­сия ка­на­лын­да эфир­га чык­ты. 20 кВт кө­чә­неш­ле тап­шыр­гыч­лар та­рат­кан сиг­нал хәт­та Баш­корт­стан­га ка­дәр ба­рып җит­те. Шу­лай итеп, иң авыр этап­ны уңыш­лы үт­тек.

Ва­кыт­лы­ча эфир­га чы­гу 1997 ел­га ка­дәр дә­вам ит­те. Юк­тан бар бул­ган оеш­ма­га һәр­да­им яр­дәм итә­се урын­га, аяк ча­лу­чы­лар күбәйде. 1993 ел­ның март аен­да бул­ган пре­зи­диум уты­ры­шын­да, Ал­тын­ба­ев әйт­ми-нит­ми то­рып, әле яңа ту­ып ки­лә тор­ган те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­не ике­гә ае­рыр­га, ди­де. ТВ бе­лән җи­тәк­че­лек итү ин­фор­ма­ция агент­лы­гы җи­тәк­че­се В.Ду­на­ев­ка йөк­лә­нер­гә ти­еш икән. Пре­зи­диум әгъ­за­ла­ры ми­нем ачы­нып сөй­лә­гән чы­гы­шы­ма да игъ­ти­бар ит­мә­деләр. Баш­ла­рын иеп бул­са да, бер­та­выш­тан ае­рыр­га, дип кул кү­тәр­де­ләр. Лә­кин Р.Ал­тын­ба­ев бу мәсь­ә­лә­не ни­гә­дер сес­си­я­гә чы­га­рыр­га ашык­ма­ды. Бе­раз­дан Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­сен һәм ра­ди­о­сын үс­те­рү өчен ак­ча би­рел­де. Ә ап­па­ра­ту­ра са­тып алу ин­фор­ма­ция агент­лы­гы­на, ягъ­ни В.Ду­на­ев­ка йөк­лән­де. Бер ел­дан агент­лык бе­те­рел­де. Ду­на­ев мил­ли­он дол­лар­лык ап­па­ра­ту­ра уры­ны­на ике ви­де­о­ка­ме­ра һәм кас­се­та­лар гы­на тап­шыр­ды... Ак­ча кая киткән - аны­сын Ал­ла үзе генә белә!

Бер­ни­гә дә ка­ра­мас­тан, шә­һә­ре­без­нең рес­пуб­ли­ка­да аб­ру­ен кү­тә­рү һәм тот­рык­лы­лык­ны сак­лау бу­ен­ча Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­се һәм ра­ди­о­сы үзе­нең мис­си­я­сен үтә­де. Әм­ма без күр­гән авыр­лык­лар­ны бе­лү­че дә, аң­лау­чы да та­был­ма­ды. Ки­ре­сен­чә, эш­кә тык­шы­ну, акыл өй­рә­тү, бәй­лә­нү га­дәт­кә кер­де. Мин ча­ра­сыз­лык­тан күп­мил­ләт­ле ха­лык­ка дө­рес юнә­леш, ки­ңәш бир­гән мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын оеш­ты­ру­да баш­лап йөрүем бе­лән ру­хи як­тан шат­ла­на гы­на ал­дым.

1995 ел­ның мар­ты якын­лаш­ты. Бу ай­да шә­һәр һәм Юга­ры Со­вет­ка сай­лау­лар үтә­се. Р.Ал­тын­ба­ев үзе­нең чы­гы­шын­да "Чал­лы­дан бер ге­нә егет тә Чеч­ня­га бар­ма­я­чак" дип, ата-ана­лар­га вәгъ­дә бир­де. Мо­ны Рос­сия Пре­зи­ден­ты Ель­цин бе­лән обо­ро­на ми­нис­т­ры гы­на хәл итә ала.

Төн­ге ике­дә Ал­тын­ба­ев шал­ты­рат­ты: "Рах­ман, вы­ру­чай, те­ле­о­пе­ра­то­рың­ны ал да Ав­то­за­вод ти­мер юл стан­ци­я­се­нә бар. Ан­да Но­вый по­се­ло­гын­да­гы хәр­би­ләр­не Чеч­ня­га җи­бә­рер­гә әзер­лә­нә­ләр", - ди­де. Мин, так­си ял­лап, Ми­ха­ил Ше­пе­лев бе­лән ти­мер юл стан­ци­я­се­нә бар­дым. Ан­да Чал­лы егет­лә­рен тө­я­гән эше­лон ми­ну­ты-се­кун­ды бе­лән куз­га­лыр­га то­ра. Бар җир­дә ыгы-зы­гы. Мил­ли хә­рә­кәт әһел­лә­ре ти­мер юл­га ят­кан. Без ва­кый­га­ны те­ле­ви­де­ни­е­гә тө­ше­рә­без, ин­тервью ала­быз. Го­му­мән, соң­гы чик­тә хәр­би­ләр ка­рар­ла­рын үз­гәр­тер­гә мәҗ­бүр бул­ды­лар. Сол­дат­лар­ны ки­ре Но­вый по­се­ло­гы­на алып кит­теләр. Ир­тән­ге си­гез­дә Ал­тын­ба­ев кил­де. Ха­лык­ка үзе­нең вәгъ­дә­сен үтә­ве ту­рын­да сөй­лә­де. Сай­лау­лар уңыш­лы үт­те.

Һәр нәр­сә­нең ба­шы бул­ган ке­бек, ахы­ры да бу­ла. Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­се эш­ли, 51нче һәм УКВ 67,79 ка­нал­ла­ры алын­ган, тап­шыр­гыч ап­па­ра­ту­ра­лар кай­тар­тыл­ган. Хә­зер алар­ны яңа би­на­га ур­наш­ты­рып, тәү­лек буе эш­не баш­лар­га гы­на ки­рәк. Әм­ма ми­ңа ка­ра­та ыгы-зы­гы оеш­ты­рыл­ды. Хез­мәт­тәш­лә­ре­мә на­чар йо­гын­ты яса­ма­сын ди­гән те­ләк­тән, зур авыр­лык­лар бе­лән ту­дыр­ган "Чал­лы-ТВ"­дан ки­тәр­гә ди­гән ка­рар ка­бул ит­тем. Ми­не Мен­де­ле­евск ра­йон Со­ве­ты һәм ха­ки­ми­я­те мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын яңача оеш­ты­ру бу­ры­чын йөк­ләп, эш­кә ча­кыр­ды. Ва­кыт­лы­ча ки­тү 5 ел­га су­зыл­ды. Рес­пуб­ли­ка­да бе­рен­че мәр­тә­бә га­зе­та­ны компь­ю­тер­да җы­еп ка­лып­ка са­лу, ае­рым та­тар бас­ма­сы оеш­ты­ру, уд­мурт һәм ма­ри тел­лә­рен­дә ку­шым­та­лар чы­га­ру, га­зе­та при­зы­на та­тар­ча кө­рәш бу­ен­ча бәй­ге­ләр үт­кә­рү... Кыс­ка­сы, бу ел­лар­да баш­кар­ган нә­ти­җә­ле хез­мә­тем шул бул­ды. Ра­йон Со­ве­ты­на де­пу­тат итеп сай­лан­дым, "Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган хез­мәт­кә­ре" исе­ме би­рел­де.

2001 ел­ның 4 ян­ва­рен­да шә­һәр мэ­ры мәр­хүм Рә­шит Хә­мә­ди­ев ми­не "Чал­лы-ТВ"­га ярдәмгә ча­кыр­ды. Мон­да хәлләр мак­та­ныр­лык түгел иде. Бер ге­нә тө­ше­рү сту­ди­я­се дә юк, хез­мәт хак­ла­ры тү­бән. Өс­тә­ве­нә, те­ле­ви­де­ни­е­нең пен­сия фон­ды­на ике мил­ли­он бу­ры­чы җы­ел­ган. Исәп-хи­сап счет­ла­ры ябыл­ган. Бер­ни­гә ка­ра­мый, кө­не-тө­не хез­мәт куй­дык. Нә­ти­җә­дә, эфир­га яңа тап­шы­ру­лар чы­га баш­ла­ды. Яңа­лык­лар сту­ди­я­се саф­ка бас­ты. Ки­бет бул­ган би­на­да за­ман­ча сту­дия ясап, яшь­ләр өчен "Ты не один" ди­гән ток-шоу әзер­лән­де. Кыш­кы бак­ча­да ту­ры эфир­да оеш­ты­рыл­ган "Хә­ер­ле ир­тә, Чал­лы - Доб­рое ут­ро, Чел­ны" ике сә­гать­лек прог­рам­ма­сы да ха­лык­ның ярат­кан тап­шы­ру­ы­на әй­лән­де. То­ра-ба­ра бо­лар исә­бе­нә "Са­бак", "Яшь йө­рәк­ләр", "Без та­рих­та эз­ле­без", "Чал та­рих­лы ка­ла", "Будь здо­ров", "Пер­воп­ро­ход­цы", "Мо­ло­деж­ный кок­тейль", "Ша­ги Ка­ма­за", "Опе­ра­тив­ная свод­ка" һ.б. тап­шы­ру­лар өс­тәл­де. "Кү­ңел" ра­ди­о­сын­да гы­на да те­ма­тик тап­шы­ру­лар са­ны 37гә җит­те. По­пу­ляр­лык үс­те. Мо­ның бе­лән рек­ла­ма ак­ча­сы да ки­лә баш­ла­ды. Ту­ла­ем ал­ган­да, 10 ел эчен­дә дис­тә­лә­гән фес­ти­валь­ләр­дә, кон­курс­лар­да җи­ңү яу­лан­ды. 57 хез­мәт­кәр­гә ипо­те­ка бу­ен­ча фа­тир би­рел­де. 32 егет-кы­зы­быз тор­мыш кор­ды. Ту­ла­ем рек­ла­ма хез­мә­те 250 мил­ли­он­нан ар­тып кит­те. Алар со­ци­аль-көн­кү­реш мәсь­ә­лә­лә­рен хәл итәр­гә һәм яңа ап­па­ра­ту­ра алыр­га, ре­кон­ст­рук­ция эш­лә­ре­нә то­тыл­ды.

2004 ел­ның 4 мар­тын­да без­гә ТР Пре­зи­ден­ты Мин­ти­мер Шә­ри­по­вич Шәй­ми­ев ки­леп, эше­без­гә юга­ры бәя бир­де. РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы бе­рен­че рә­и­се урын­ба­са­ры Олег Мо­ро­зов, РФ Эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның нар­ко­тик мат­дә­ләр­нең за­кон­сыз әй­лә­не­ше­нә кар­шы кө­рә­шү ида­рә­се баш­лы­гы, ге­не­рал-лей­те­нант А.Ми­хай­лов, РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы­ның обо­ро­на ко­ми­те­ты рә­и­се, за­пас­та­гы ге­не­рал-пол­ков­ник А.Во­робь­ев, Из­ра­иль­нең Рос­си­я­дә­ге ил­че­ле­ге сек­ре­та­ре Мо­ше Шер, мөф­ти Тәл­гать Та­җет­дин, ха­лык язу­чы­ла­ры Ту­фан Миң­нул­лин, Ил­дар Юзе­ев, Шәү­кәт Га­ли­ев һ.б. бик күп дәү­ләт җи­тәк­че­лә­ре, җә­мә­гать эш­лек­ле­лә­ре­нең дә без­нең хез­мәт­не юга­ры бә­я­ләп ки­тү­лә­ре ки­лә­чәк­кә ыша­ныч уят­ты.

Җа­вап­лы хез­мәт бе­лән ва­кыт си­зел­ми­чә үтә. Ми­ңа 61 яшь тул­ды. Ки­лә­чәк ту­рын­да уй­лап, мин ал­маш әзер­ләү­гә дә җит­ди әһә­ми­ят бир­дем. Га­ли­на Илалт­ди­но­ва, Әл­фия Шә­ри­по­ва, Мирһади Ра­зов, Ра­дик Гый­ма­ев, Ре­зи­дә Йо­сы­по­ва, Рус­лан Ис­мә­гый­лев, Лу­и­за Са­фу­а­но­ва, Ил­шат Сол­та­нов, Гү­зәл Хә­лиул­ли­на, Ил­шат Әю­пов, Ил­дар Кә­ри­мов, Рәй­ха­нә Хө­сә­е­но­ва, Эн­җе Гә­рә­е­ва, Ле­нар Миф­та­хов, Гөл­си­рә Сол­та­но­ва, Ре­нат Гыйз­зә­тул­лин, Ал­маз Ха­җи­ев Чал­лы те­ле­ком­па­ни­я­се­нең ма­тур тра­ди­ци­я­лә­рен дә­вам ит­те­рер­гә сә­ләт­ле җи­тәк­че­ләр бу­лып үс­те­ләр. Ае­ру­ча, төр­ле ел­лар­да ми­нем уң ку­лым бул­ган Ра­фик Има­шев, Рә­зи­нә На­сый­бул­ли­на, Тать­я­на По­дольс­кая һәм баш­ка шә­хес­ләр­гә зур рәх­мәт­ле­мен. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, юга­ры­да са­нап үткән ке­шеләрнең бер­се дә Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­сендә юк ин­де... Лә­кин тор­мыш без уй­ла­ган­ча гы­на бар­мый икән шул. 1993 ел­да үзем эш­кә алып, өй­рә­теп, урын­ба­сар итеп кү­тәр­гән А.Ба­тю­шов­ны - ком­мер­ция ни­ге­зен­дә эш­ләү­че СТВ ме­диа хол­динг ди­рек­то­рын - 10 ел­дан соң, па­рал­лель рә­веш­тә "Чал­лы-ТВ"­га ку­яр­лар дип ба­шы­ма да ки­тер­мә­дем. Бу адым за­кон бо­зу гы­на тү­гел, ру­хи ка­нун­нар­га да тө­ке­рү иде. Ул мо­ны "Свер­ху ска­за­ли и я при­шел", дип аң­лат­ты. Җи­де ра­дио, ике те­ле­ви­де­ние һәм урам рек­ла­ма­сын­нан кер­гән ак­ча аз бул­ган, кү­рә­сең! Әгәр бик та­лант­лы җи­тәк­че икән, мо­ның бе­лән ге­нә чик­лән­ми, Та­тар­стан­да­гы бар­лык мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын СТВ хол­дин­гы­на ку­шар­га иде. Ак­ча­сы да күб­рәк бу­лыр иде, ич­ма­сам!

Мин үзем 15 яшем­нән Вор­ку­та шә­һә­рен­дә эш­ли баш­ла­дым. Тор­мыш­ның авыр­лык­ла­рын да, шат­лык­ла­рын да кү­рер­гә ту­ры кил­де. Бер­кай­чан да гай­бәт йөрт­мә­дем, ке­ше­ләр­нең өле­ше­нә кер­мә­дем, ши­ка­ять­ләр яз­ма­дым. Ми­не Хо­дай шу­ңа кү­рә сак­лый да тор­ган­дыр. Ха­лык ал­дын­да йө­зем ак, ру­хым-ка­ле­бем пакь.

Хәтердәге яра­лар, хәтердәге ядкәрләр... Әлбәттә, без­нең бу­ын­га, ми­нем яшьтәшләремә, хезмәттәшләремә күп кенә ва­кый­га­лар­ның шаһиты бу­лыр­га ту­ры кил­де. Ту­лы­рак әйткәндә, без хал­кы­быз­ның аб­ру­ен, да­нын үсте­рергә, та­ри­хи дөрес­лек­не ки­ре кай­та­рыр­га күп көч куй­дык. Мин бу яз­мам­да шан­лы мил­ли күтәре­леш ел­ла­рын­да бул­ган кай­бер ха­тирәләрне генә атап үттем. Бу чор, ан­да ирек дау­лап йөргән егет-кыз­лар, әби-ба­бай­лар исе­ме оны­тыл­ма­сын, милләте­без­нең көчле ру­хы бер­кай­чан да сүнмәсен иде.

Яр Чал­лы. 2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев