Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Хәйрия акчасына – яңа парк

    Орган залында Игор Лерманның камералы оркестры катнашында "Минем яраткан шәһәрем" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Популяр классик әсәрләрне халыкара бәйгеләр лауреаты Илсөяр Сөләйманова башкарды. Билетлар сатудан 130 мең сум күләмендә акча җыелды. Әлеге акчалар "Яр буе" паркын төзекләндерү өчен ачылган махсус фондка тапшырылган. Июнь аеннан, Чаллы халкы ярдәме белән, 650...

    Орган залында Игор Лерманның камералы оркестры катнашында "Минем яраткан шәһәрем" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Популяр классик әсәрләрне халыкара бәйгеләр лауреаты Илсөяр Сөләйманова башкарды.

    Билетлар сатудан 130 мең сум күләмендә акча җыелды. Әлеге акчалар "Яр буе" паркын төзекләндерү өчен ачылган махсус фондка тапшырылган. Июнь аеннан, Чаллы халкы ярдәме белән, 650 мең сумнан артык финанслар җыелган. Әлеге акчалар паркның күл буенда матур ял итү зонасы булдыру, анда тренажерлар, утыргычлар урнаштыру, туй көнендә фотосессия урыннары булдыру өчен сарыф ителәчәк.

    Бу кызыклы идеяләрне тормышка ашыру өчен Кама сәнгать һәм дизайн институты студентларын җәлеп итәчәкләр. Төзекләндерү эшләре 2015 елның язында башланачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: