Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәзрәттән – үзенчәлекле рәсемнәр

Чал­лы шә­һә­рен­дә "Әбү­зәр" мә­че­тен тө­зет­кән, бе­рен­че имам­нар­дан бул­ган Хәл­вәт­дин Гый­зет­дин улы Ба­һа­вет­ди­нов соң­гы ел­лар­да рәс­сам бу­ла­рак та та­ны­лып өл­гер­де. Хәз­рәт ди­ни-фәл­сә­фи эч­тә­лек­тә­ге рә­сем­нәр иҗат итә. Ул иҗат чо­рын­да 30 лап кар­ти­на ясар­га өл­гер­де ин­де. "Мин рә­сем­нә­рем­не җы­еп бар­мыйм. Алар­ны мә­че­те­без спон­сор­ла­ры­на бү­ләк итәм.

Яра­тып ка­бул итә­ләр. Ә те­ма­лар­ның күп­че­ле­ге тө­ше­мә ке­рә," - ди рәс­сам. Хәл­вәт­дин хәз­рәт мон­нан 20 ел­лар элек фә­кать җи­ләк-җи­меш­ләр бе­лән тук­ла­ну­га күч­кән иде. Ин­де 69 яшен ту­тыр­са да, үзен яшь­ләр ке­бек хис итә. Ул шу­лай ук ха­лык ме­ди­ци­на­сы­ның, үлән­нәр бе­лән дә­ва­ла­ну­ның күп сер­лә­рен бе­лә һәм алар­ны тор­мы­шын­да кул­ла­на.

Рә­сем­дә: Хәл­вәт­дин хәз­рәт үзе яса­ган рә­сем­нәр фо­нын­да; "Нур-Их­лас" мә­че­те­нә ба­гыш­лан­ган шә­ма­ил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев