Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм чараларына рәхим итегез!

9 Майда Чаллыда Җиңү көне зурлап үткәрелә. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, игътибарыгызга бәйрәм программасын тәкъдим итәбез. 10 сәгатьтә - "Ватан-ана" мемориаль комплексы янында парад; 11 сәгатьтә - Комсомол районындагы мәдәният һәм ял паркында, 11 сәгать 30 минутта - "Азатлык" мәйданында, 12 сәгатьтә - Автозавод районындагы мәдәният һәм ял паркында " бәйрәм концерты...

9 Майда Чаллыда Җиңү көне зурлап үткәрелә. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, игътибарыгызга бәйрәм программасын тәкъдим итәбез.

10 сәгатьтә - "Ватан-ана" мемориаль комплексы янында парад;

11 сәгатьтә - Комсомол районындагы мәдәният һәм ял паркында,

11 сәгать 30 минутта - "Азатлык" мәйданында,

12 сәгатьтә - Автозавод районындагы мәдәният һәм ял паркында " бәйрәм концерты һәм солдат боткасы" белән сыйлау.

17 сәгатьтә - "Азатлык" мәйданында "Үлемсез полк" хәрәкәтен оештыру. Чара "Азатлык"тан башланып, Мәйданга хәтле дәвам итә.

18 сәгатьтә - Яр буе паркында театральләштерелгән тамаша.

Бәйрәм 20 сәгать 30 минутта салют белән тәмамлана.

Бу көнне Муса Җәлил проспектындагы Үзәк урамнан Казан проспектына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. 8.30дан 11.30га кадәр Тукай яр буе урамы буенча хәрәкәт итәргә мөмкин. Бәйрәм көнендә җәмәгать транспорты төнге 12гә кадәр эшли.

Хөрмәтле шәһәрдәшләр, "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дигән гыйбарәгә тугры калып, Бөек Җиңүгә өлеш кертүчеләргә кадер-хөрмәт күрсәтергә ашыгыйк. Тыныч тормыш, аяз күкләр бүләк иткән ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре моңа лаек! Беркем дә игътибардан читтә калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев