Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Иң күп укучы мәктәп баласы” җиңүчеләре бүләкләнде

18 июньдә Казанның 45нче балалар китапханәсендә "Иң күп укучы мәктәп баласы" бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгене, "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештырды. Аның төбәк этабы исә "Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" федераль...

18 июньдә Казанның 45нче балалар китапханәсендә "Иң күп укучы мәктәп баласы" бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгене, "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештырды. Аның төбәк этабы исә "Россия почтасы" ФДУП филиалы - "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, башкаланың Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ярдәме белән уздырылды, "Татар-информ" МА исә мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Анда Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүче 20 меңләп бала катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча, уку елы барышында китапханәдән иң күп китап алган укучылар ачыкланган. Шунысын да билгеләп узу кирәк: бәйге 2 категориядә - 1-4нче һәм 5-11нче сыйныфлар арасында үткәрелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1-4нче сыйныфлар арасында иң күп китап укучы мәктәп баласы дип Казанның 122нче мәктәбеннән Мария Клинтакова (1нче сыйныф) табылды. Ул барлыгы 219 (!) китап укыган. II урында - башкаланың 12нче мәктәбе укучысы Арсений Лузин (2нче сыйныф). III урынга исә Казанның 132нче мәктәбе (2нче сыйныф) укучысы Роман Кустадинчев лаек булды.

5-11нчеләр арасында I урын Казанның 92нче мәктәбеннән (8нче сыйныф) уку елы дәверендә 124 китап укыган Айгөл Насриевага тәтеде. Башкаланың 131нче лицее (9нчы сыйныф) укучысы Арсен Вольский - II, 170 мәктәбе укучысы Николай Матвейчук - III урында. Җиңүчеләргә дипломнар, китаплар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сүз уңаеннан, төбәк этапта җиңү яулаган укучыларның барысы да бәйгенең августка кадәр уздырылачак Россия этабында катнаша. Илнең иң күп китап укучы мәктәп балаларын бүләкләү тантанасы исә агымдагы елның сентябрендә Мәскәүдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X