Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Иң матур сүз – исәнмесез

    Шулай беркөнне редакциябезгә берәү шалтыратты: - Без, татарлар, дөрес исәнләшә белмибез, - диде үзен Хәмит абый дип таныштырып. - Исән кешегә исәнме, диеп эндәшәләрмени? "Әссәләмәгаләйкүм" гарәпчә була, "хәлләр ничек?" дисәң, бик гади, хөрмәтләмәгән кебек. Берәр җүнле, мәгънәле сәлам бирү сүзе кирәк бит инде... Хәмит абыйның әйткәннәре кызык та, шул ук...

    Шулай беркөнне редакциябезгә берәү шалтыратты:

    - Без, татарлар, дөрес исәнләшә белмибез, - диде үзен Хәмит абый дип таныштырып. - Исән кешегә исәнме, диеп эндәшәләрмени? "Әссәләмәгаләйкүм" гарәпчә була, "хәлләр ничек?" дисәң, бик гади, хөрмәтләмәгән кебек. Берәр җүнле, мәгънәле сәлам бирү сүзе кирәк бит инде...

    Хәмит абыйның әйткәннәре кызык та, шул ук вакытта уйландырып та куйды. Чөнки үзем дә бу мәсьәләдә бер хәлгә юлыкканым булды. Рәсим исемле танышымны очраткач, "Исәнмесез", дип күрештем. Бу миңа: "Дөрес әйтмисең, минем исән-сау икәнемне күреп торасың, татарча әйт", - ди. Дүрт-биш вариантта исәнләшеп карадым, тарихка кереп әйткәннәремне расладым, ә ул барысын да чүпкә чыгарып барды. Аптырагач, "Сәлам бирдем", диюем булды, ул: "Менә монысы татарча була инде", - дип мөһер сугып куйды. Хәмит абый да үзенә "сәлам бирү", дип җавап биргән түгелме соң?

    Әйе, дөрес күрешү, сәламләшү милли әдәбебездә мөһим урын алып тора. Халык юкка гына "Ничек сәлам бирәсең, шулай каршыларлар" димәгән. Иң хөрмәтле кешеләр белән генә ике куллап күрешәләр, якын иткәннәрне генә кочаклап алалар.

    "Исәнмесез" сүзе борын-борыннан килә, гәрчә ул гомуми булган: хәл-әхвәлләрең ничек, сине күрүгә шатмын, дигән мәгънәгә ия булса да, кешеләр сәламәтлеккә генә бәйләп куялар. Бабаларыбыз "исәнмесез"не уйламый гына кулланышка кертмәгәндер. Башкортларның "һаумыһыгыз" ("саумыгыгыз") сүзе дә шулай, әмма безнең башка барыбер саулык, авырмадыгызмы кебек уйлар килә. Керәшеннәр үзара "арумысыз", дип сәламләшәләр. Аларныкын "хәлләрегез ничек", дип аңлап торасың. Ә инде мәчет әһеленә яисә хәзрәтләргә "исәнмесез", дип әйтеп кара, ул хәзер үзен һәм Аллаһыны санга сукмау кебек кабул итәргә мөмкин. Авыз тутырып "әссәләмәгаләйкүм", дисәк, дөрес була. Моның татарчага тәрҗемәсе дә "сәлам бирдек" була инде. Коры гына сәлам дип әйтергә ярамый, диләр муллалар. Дөрестән дә шулай, "сәламемне кабул ит", дисәк, яхшы булыр.

    Инде "исәнмесез"гә әйләнеп кайтып, бәхәс куертасы килми. Башка халыкларның сәлам бирү сүзләрен карасак та артык искиткеч мәгънә салынган димәс идем. Урысның "здравствуйте"сенә яисә төрекнең "мәрхәбә"сенә, грузинның "камарҗоба"сына нәкъ менә исәнлек-саулык теләү, хәл белешү кебек мәгънәләр салынган. Очрашкач, иң мөһиме сәлам бирү, исәнләшү, яхшы мөнәсәбәттә булу, шуны истән чыгармыйк. Миңа калса, үзебезнең "исәнмесез"дән дә матур сүз юк, җанга сары май булып ята.

    Хөрмәтле укучыларыбыз, бу хакта сез ничек уйлыйсыз, ничек исәнләшәсез, сәлам бирәсез? Үзегез белән шушыларга кагылышлы хәлләр булдымы? Хат-хәбәрләрегезне көтәбез. Иң кызыклы язма авторын 2014 елның беренче яртысына "Шәһри Чаллы" газетасына яздырачакбыз.

    Мирһади Разов,

    "Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире урынбасары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: