Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң мөһиме – сугыш булмасын

Дөньяда, Россиядә сәясәт, икътисад өлкәсендә төрле вакыйгалар булып тора. Шөкер, Татарстаныбызда сәяси һәм икътисадый тотрыклылык хаким итә. Бу - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт нәтиҗәсе. Шулай да, шәһәрдәшләребезнең күңелләре тыныч түгел. Аларны бүгенге көндә нәрсә борчый? Шул сорау белән шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать иттек. Гөлназ Гыйләҗева, укытучы: - Аллага шөкер,...

Дөньяда, Россиядә сәясәт, икътисад өлкәсендә төрле вакыйгалар булып тора. Шөкер, Татарстаныбызда сәяси һәм икътисадый тотрыклылык хаким итә. Бу - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт нәтиҗәсе. Шулай да, шәһәрдәшләребезнең күңелләре тыныч түгел. Аларны бүгенге көндә нәрсә борчый? Шул сорау белән шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать иттек.

Гөлназ Гыйләҗева,

укытучы:

- Аллага шөкер, үземнең дә, иремнең дә тотрыклы эшем бар. Балаларыбыз югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга керделәр. Аз булса да, стипендия алып укыйлар. Барысы да җайлы гына бара кебек. Әмма мине балаларның киләчәге борчый. Заманча технологияләр тормышыбызга күбрәк үтеп кергән саен эч поша. Югары белем алган яшьләр эшсез калмасмы? Алар ничек яшәр? Бу өлкәдә дәүләт программасы кабул ителсә, бик яхшы булыр иде.

Фәрһад Сәмигуллин,

сакчы:

- Ишек алларындагы законсыз машина куюлар нәфрәтләндерә безне. Халык кемнеңдер кесәсенә акча салып, шунда машиналарын куя. Чит җирдән кунакка кеше килсә, машинасын кая куярга белми, борыла алмый интегә. Чөнки көндез дә машина урыннарын йозак белән бикләп куялар. Шәһәр җитәкчеләре ишек алларындагы мондый тәртипсезлекне бетерсеннәр иде.

Саҗидә Әхмәтгалиева,

пенсионер:

- Мин бүгенге тормышыбыздан бик канәгать, Аллага шөкер. Илебездә тынычлык, иминлек. Сириядәге, Төркиядәге терактлар куркыта. Иң мөһиме - сугыш булмасын, илдән аерым кайгы килмәсен.

Сәрия Гыйлемханова,

иминият компаниясе хезмәткәре:

- Мине сәламәтлек мәсьәләсе борчый. Ял көнендә телевизордан сәламәтлеккә багышланган тапшыру карадым да тынычлыгым бозылды. Анда сәнәгать предприятиеләре чыгарган зарарлы матдәләрнең кеше организмына күп зыян китерүен әйттеләр. Чаллыда, Түбән Камада, Менделеевта заводлар ачу бер яктан халыкны эш урыннары белән тәэмин итү өчен кирәк. Икенче яктан караганда, алар сәламәтлеккә зыян сала. Эшченең заводтагы айлык хезмәт хакы даруга да җитмәячәк бит.

Гөлшат Салихҗанова,

сатучы:

- Төркия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр тынгы бирми. Туганыбызның кызы төреккә кияүгә чыгып, Әнкарада яши иде. Эшләр болай барса, аны күрә дә алмабыз инде. Скайп аша аралашырга калмабызмы, дип кайгырам. Ике илнең президенты, сәяси зирәклек күрсәтеп, дуслык күперен ныгытсыннар иде. Дус-тату яшәүгә ни җитә!

Мәдинә Габитова,

пенсионер:

- Без акчаның очсызлануына борчылабыз. Долларның үсүе иртәгәсе көнгә өметне сүндерә. Кара көнгә дип 100 мең сум акча җыйган идек. Хәзер шуны нишләтергә белмибез. Өйдә сакларга да, банкка салырга да куркыныч. Туздырсаң, кирәге чыгарга мөмкин.

Марат Әһлиуллин,

шофер:

- Бәяләрнең даими артуы ачуымны китерә. Метан белән йөри торган автобусларда билет бәясе арзан була, дигәннәр иде. Иң беренче билет бәясен алар күтәреп куйды. Көндәшлеккә сәләтле предприятиеләр күп, дип мактанабыз, әмма товар һәм хезмәт күрсәтү бәяләре бер дә арзан түгел.

Әңгәмәдәш -

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев