Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң талантлылар Президентка кунакка китә

Чаллыда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона этабы булды. Әлеге республика бәйгесе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге "Татарстан хатын-кызлар" иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан 1998 елдан бирле үткәрелә. Хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен күтәрү, гүзәл затларыбызны хөрмәтләүне күз уңында тоткан әлеге матур чараны Татарстан Президенты да хуплый.

Шунысы игътибарга лаек: анда җиңүчеләр 8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ТР Президентына кунакка баралар. Быел әлеге нәфислек һәм гүзәллек бәйрәме 6 мартта Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында була.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете" республика бәйгесенең беренче этабында Чаллыдан 58 кеше катнашкан иде. Зона этабына алар арасыннан иң тырыш, иң нәзакәтле 10 гүзәл зат һәм хезмәте белән милләтне данларга омтылучы, татар җыр сәнгате үсешенә өлеш кертүче, Туфан һәм Раян исемле ике малай тәрбияләүче автор-башкаручы, нәфис сүз остасы Илнур Гомәров чыкты.

Бәйге Алинә Хәйруллинаның "Ком терапеясы" студиясенең үзенчәлекле чыгышы белән башланып китте. "Ак калфакның табылган чагы", "Зәңгәр томан" җырлары яңгыраганда Алинәнең студиясенә йөрүче кызлар комнан анимацияләр күрсәттеләр. Аннары талантлы шәһәрдәшебезнең биюче рәссамнары бии-бии жюри рәисе, "Татарстан хатын-кызлары" хәрәкәте рәисе, "Казан Кремьле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиеваның портретын ясап, тамашачыларны шаккаттырды. Быел бәйгедә укытучылар, территориаль иҗтимагый совет әгъзалары, җырчылар, эшмәкәрләр катнашты. Алар барысы да бик матур чыгыш ясап, тамашачыларны сокландырды. Араларында иң күп алкышларга "Ком терапеясы" студиясе җитәкчесе Алинә Хәйрулина, ире белән бергә 12 бала тәрбияләүче Светлана Мулланурова, "Энергетик" мәдәният сарае җырчысы Олеся Перебойнос лаек булды. Олеся ветераннар хоры белән берлектә мәгънәле һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Киемнәре дә искиткеч матур иде. Светлана Муллануровага табиблар бала табалмыйсың дигән булганнар. Әмма аңа Аллаһы Тәгалә ана булу бәхетен биргән. "Шуңа күрә мин күп бала табарга булдым", - диде ул. Аның 12 баласы әниләре хөрмәтенә бик матур җыр җырладылар.

"Ядкәр" студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, нәфис сүз остасы Илнур Гомәров республика бәйгесендә Чаллы ир-егетләре данын яклаячак. Илнур "Болгар" татар дәүләт бию ансамбленә кушылып, татар җырын башкарды. Видео язмада үзенең гаиләсе белән дә таныштырды. "Кыскалыкта осталык" шигаренә туры китереп, ул кыска гына вакыт эчендә үзенең чын ир-егет икәнлеген күрсәтте. Кыскасы, бәйгедә һәр чыгыш хөрмәткә һәм тамашачылар мәхәббәтенә лаек булды.

Дулкынландыргыч мизгел. Сәхнәгә жюри рәисе, "Татарстан хатын-кызлары" хәрәкәте рәисе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Зилә Вәлиева күтәрелде. "Чаллы халкы элек-электән креатив, матур чыгышлары белән республикага үрнәк. Бу юлы да шулай булды. Мин биючеләр, рәссамнар чыгышын күп күрдем. Әмма бии-бии картина иҗат итүчеләрне күргәнем юк иде әле. Быел бәйгене бик матур, заманча оештырганнар. Без киңәштек тә зона этабында катнашучыларның барысын да Казанда Чаллы данын якларга лаек дип таптык", - диде ул. Зилә ханым Чаллыда шундый чара уздыруга булышкан өчен шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка рәхмәт белдерде.

Менә алар башкалада Чаллы данын якларга баручылар:

"Һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә - инглиз теле укытучысы Айгөл Гыйззәтуллина һәм татар теле укытучысы Ирина Некрасова; "Хатын-кыз мәдәният һәм әхлак" номинациясендә - Галина Реддер һәм Олеся Пребейнос; "Хатын-кыз - ана" номинациясенә - Светлана Мулланурова; актив өлкәннәр арасында - "Гөлшат Срутдинова; "Хатын-кыз - эшмәкәр" номинациясендә - Энже Талипова һәм Татьяна Куприянова, "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе" номинациясендә - Алинә Хәйруллина һәм Ольга Айдимирова; "Ир-егет - лидер" номинациясендә - Илнур Гомәров. Аларның барысына да дипломнар тапшырылды.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона ярышы Чаллының мәдәни тормышына чираттагы гүзәллек һәм талант бәйрәме буларак кереп калды. Аннан тамашачылар да, оештыручылар да канәгать калды. Укытучы булып эшләүче Рәсимә Мөхәмова: "Бәйге бер сулышта үтте. Хатын-кызларыбызны хөрмәтләүне максат итеп куйган мондый күркәм чаралар бик кирәк. Биредә гүзәл затларыбыз үзләрен хатын-кыз итеп күрсәтә. 12 бала тудырып үстергән Светлана ханымның нәзакәтле буй сынын күреп сокландык. Ул барыбызга да үрнәк. Балалары нинди матур итеп җырлыйлар. Афәрин! Гел шулай бәхетле әни булсын ул ", - диде.

Бәйге быел яңача эшләнгән иде. Номинацияләрне ком анимациясе ярдәмендә игълан иттеләр. Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко: "Бәйгенең яңа формада узуы бик ошады. Аллага шөкер, бәйге матур узды. Катнашучылар барысы да җиңүгә лаек. Гүзәллек бәйрәмен оештыручыларга рәхмәттән башка сүзем юк", - диде.

Югарыда исемнәре аталган шәһәрдәшләребез "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесендә Чаллы данын яклаячаклар. Анда да сынатмасыннар иде алар.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев