Иң яхшы диктант язучылар - бездә
Ил күләмендә узган Зур этнографик диктантта Татарстан 81 балл җыйган. Бу - иң югары нәтиҗә. Икенче урында Кабарда-Балкар республикасы (74) тора, өченчедә - Смоленск өлкәсе (72). Башкортстан 52 балл белән 40нчы урында.
Диктантны моннан бер ай элек яздылар. Галимнәр әзерләгән сораулар илдәге географик атамалар, милли республикалар, анда яшәүче халыкларның диннәре, милли аш-су, киемнәргә багышланган иде. Русиядә уртача күрсәткеч 100дән 54 балл булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев