Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшылар өчен тавыш бирик

Татарстанда Интернет челтәрендә "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясендә катнашучы табиблар өчен тавыш бирү башланды. Алдагы елларда бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт табиблары гына катнашкан иде. Быел әлеге премиягә республикадагы барлык табиблар дәгъва кыла ала. Тавыш бирергә теләгән һәркем bestpediatr.ru. сайтында авторизация узып, анда яраткан табибы өчен үз тавышын калдыра ала....

Татарстанда Интернет челтәрендә "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясендә катнашучы табиблар өчен тавыш бирү башланды. Алдагы елларда бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт табиблары гына катнашкан иде. Быел әлеге премиягә республикадагы барлык табиблар дәгъва кыла ала. Тавыш бирергә теләгән һәркем bestpediatr.ru. сайтында авторизация узып, анда яраткан табибы өчен үз тавышын калдыра ала. Сайтта 63 учреждениедән 2 меңнән артык белгечнең исемлеге урын алган. Тавыш бирү 26 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр бара. Бүләкләү тантанасы 6 декабрь көнне "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" XIII Россия конгрессы кысаларында узачак. Үз шәһәрләрендә һәм зоналарында иң күп тавыш җыйган 34 лауреатка бүләкләр тапшырыла. Премиянең төп җиңүчесе "Иң яраткан балалар табибы" исеменә лаек була һәм үзе сайлап, Париж, Прага, Берлин, Амстердам, Хельсинки, Рим шәһәрләренең берсенә сәяхәткә юллама алачак. Икенче һәм өченче урынны алучылар "Сосновый бор" шифаханәсенә юллама белән бүләкләнә. Калган лауреатларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X