Яман шеш авыртмый
Тикшеренергә кирәк.
Күкрәк бизендәге яман шеш – бүгенге көндә хатын-кызлар арасында иң күп таралган онкологик авыру. Табиблар әйтүенчә, бу – тикшеренү җиһазлары сыйфатының артуы белән бәйле. Диспансеризация кысаларында мөмкинлекләр дә артты. Үз-үзеңне тикшерү турындагы мәгълүматны да интернеттан җиңел генә табарга була. Шуңа да карамастан, бу темага кагылышлы сораулар кала бирә. Без тәҗрибәле табиб, онколог-маммолог, Чаллының онкология диспансерында эшләүче Булат Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Булат Раилевич, Сез кайчаннан бирле бу өлкәдә?
– 24 ел була. 20 ел элек без мамологлар Чаллыда нибары ике-өч кеше идек:¬ Илсур Вәлиев, Алина Минһаҗева, минем яшь белгеч буларак килгән елларым.
– Бу еллар эчендә пациентлар үзгәрдеме?
– Соңгы ун елда алар яшәрде. 25-30 яшьлекләр дә бар. Ракны башлангыч – 1нче, 2нче стадиядә ачыклау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу беренче чиратта диагностика яхшыру нәтиҗәсе. Элек 3-4нче стадияләрне дәвалый идек. Ә 3нче стадия ул инде авыруның азган чоры. Терелү мөмкинлеге кими.
Хәзер хатын-кызлар сәламәтлеген күбрәк кайгырта. Үз инициативасы белән тикшерелә. Мин эшли башлаганда бөтен шәһәргә бер маммограф иде, ә хәзер ул һәр шифаханәдә бар. Элек диспансеризация 50 яшьтән соң ел саен үткәрелә иде, хәзер 40тан соң.
– Яман шешнең күкрәк бизендәгесе нәрсә белән үзенчәлекле?
– Ул сан буенча иң еш очрый.
– Чаллыдагы онкологик үзәктә пациентлар өчен нинди мөмкинлекләр каралган?
– УЗИ, маммография үтәргә мөмкин. Шеш табылган очракта хатын-кызлар шифаханәдәге беренчел онкологик кабинетка мөрәҗәгать итә, ә ул онкоүзәккә юллама бирә. Без көндезге стационарда тулысынча тикшернү үткәрәбез. Диагностика өчен компьютер, магнит-резонанс томографиясе, рентген бар. Тәүлек буе эшли торган бүлектә операцияләр ясыйбыз. Химиотерапия, радиотерапия бүлекләре дә бар. Без Чаллыдан тыш Алабуга, Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Әгерҗе районнарында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәбез.
– Онкологик авыруларны дәвалауның уңай тәмамланган очраклары арттымы?
– Әйе. Шунысын да әйтәсем килә, бу – еш кына кирәкле дарулар, шулай ук, әйтик, радиотерапия белән өзлексез тәэмин ителүгә бәйле. Кызганычка каршы, күп кенә аппаратура, аларның запас өлешләре, күп кенә химик препаратлар санкцияләргә эләкте.
– Хатын-кызлар үзендә яман шеш барлыгын белә аламы? Бу очракта авырту сизеләме?
– Рак авыртмый. Шуңа үзлегеннән берничек тә белә алмый дияргә була. Шулай да кайбер вакытта хатын-кызларның күкрәгеннән кан чыга, бизләрдә борчак кебек төер сизелергә, имчәк тирәли бетчәләр чыгарга мөмкин. Күкрәкләр бер-берсеннән формасы белән аерылып тора башласа, Әгәр хәлсезлек сизелә, буыннар сызлый икән, яман шеш булган очракта инде метастазалар башланган дигән сүз.
– Күпчелек онкопациентлар авыруының сәбәбен стресстан күрә.
– Хатын-кызларның гинекологик, калкансыман биз авырулары, бу органнарның эшчәнлеге бозылу еш кына күкрәк бизендәге яман шешкә китерә. Аннары нәселдәнлек. Көчле стресс. Экологиянең, коронавирусның моңа тәэсире юк диярлек.
– Онкопациентлар белән эшләве җиңел түгелдер?
– Аларның күпчелеге диагнозны авыр кабул итә – ачулары килә, ышанмый, дәваланмаска мөмкин. Әйтик, бервакыт диагнозны әйткәч, миннән өч атнага диңгезгә барып кайтсам буламы дип сораучы булды. Белмим, бәлки кешенең чынбарлыкны кабул итәсе килмәведер. Кыйммәтле вакытны югалтырга ярамавын әйттем. Гаепләүчеләр, кычкыручылар да бар. Балалары, кайвакыт ирләре соңыннан килеп, тагын бер ел, хәтта тагын бер ай яшәү бүләк иткәнегез өчен рәхмәт, диючеләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев