Психиатр - Яңа ел бүләкләре турында
Без Яңа елны шулкадәр яратабыз – аны көтеп алабыз, табынны, киемнәрне, бүләкләрне әзерләүгә көчебезне дә, акчабызны да кызганмыйбыз. Ни өчен бу бәйрәм шундый әһәмияткә ия икән? Яңа елны көтүнең, аңа әзерләнүнең психологик аңлатмасын сорап шәһәребезнең танылган табибы, 40 елдан артык эш тәҗрибәсе булган белгеч, Яр Чаллы шəһәренең сугыш ветераннары госпитале психотерапевты Марат Юсуповка мөрәҗәгать иттек.
– Марат Зәйналович, үзегезнең балачактагы Яңа ел хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле.
– Минем балачагым Киров өлкәсе Вазюк эшчеләр поселогында үтте. Яңа елны көтүе рәхәт, сихри булып истә калган. Ел саен өйдә чын чыршы куя идек. Мин 3нче сыйныфка кадәр Кыш бабай барлыгына ышандым. Бәйрәмнәрдә таныш кеше киенгәнен дә күрә идем, югыйсә, барыбер ышана идем. Бүләкләрне безнең әти-әниләр чыршы астына түгел, өстәлгә куя иде. Гади әйберләр иде ул – әйтик, китап, карандашлар. Кыш бабайга хат язганымны да хәтерлим. Иң кызыгы шул – бүләк турында мин дә озаклап уйлый, нәрсә сорыйм икән дип башкалар белән киңәшләшә идем, ә аннары һәр елны «Кыш бабай, миңа берни дә кирәкми, иң мөһиме – бар кешеләр, әнием сау-сәламәт булсын, безне ачуланмасын, кәефе төшмәсен. Бар дөньяга иминлек телим!» дип язып җибәрә идем.
– Яңа елны ничек каршы алсаң, ул шулай үтәчәк, кем белән каршы алсаң, шул кеше белән ел дәвамында аралашачаксың дигән һәм башка шундый ышанулар ни өчен барлыкка килгән? Аларның нигезендә нәрсә ята?
– Әлбәттә, бу арттыру. Ырым-ышануларның чынбарлыкка туры килүе икеле, фәнни яктан бу расланмаган. Шулай да моңа психологик яктан аңлатма бар. Әгәр сез Яңа елны якын кешеләр, дусларыгыз белән бергә каршы аласыз икән, бәйрәм имин, күңелле үтә икән, бу сезне тагын да якынайта, аралашу тагын да ешая, һичьюгы дәвам итә. Һәм ел дәвамында уңышка ирешкән очракта да сез моның сәбәбен бәйрәм кичендә күрәсез, шул ышану белән бәйлисез.
– Без бу бәйрәмгә шулкадәр игътибар бирәбез икән, димәк, моңа ихтыяҗ бар дигән сүз?
– Әйе, кеше могҗизага мохтаҗ. Игътибар итсәгез, бу балаларда аермачык күренә. Алты яшьләргә кадәр аларның барысы да һич икеләнүсез Кыш бабай барлыгына ышана. Соңрак балалар күңеленә шик керә, тик алар барыбер ышануын дәвам итә. Без өлкәннәрнең бурычы – сабыйларның могҗизага ышануын саклау. Сүз Кыш бабай турында гына бармый. Бу тормышта барысына да ирешергә мөмкин икәненә, бүген авыр яки күңелсез булса да, иртәгә хәлләр яхшыга таба үзгәрәчәгенә ышансын иде алар. Чөнки бу ышаныч, өмет кеше үскәч тә бик кирәк.
– Кешеләр үскәч тә сабый булып калалар дисезме?
– Психотерапиядә бу «эчтәге сабый» («внутренний ребенок») дип атала. Һәр кешенең эчке халәтен өч төрле роль аша күз алдына китерергә мөмкин – бу сабый, әти-әни һәм өлкән кеше. Акыл белән, исәп-хисап белән эш иткәндә без, гадәттә, өлкән кеше ролендә булабыз. Ә могҗиза көткәндә, шаярганда, күңел ачканда «эчтәге сабый» үзен сиздерә. Бәйрәм иткәндә без өлкәннәр күңелебез белән булса да кечкенә чагыбызга кайтып киләбез, шул чактагы халәттә булып алырга үзебезгә үзебез рөхсәт итәбез. Якын-тирәдәге бар кешеләр дә моны хуплый. Балалар йокларга соң ята, урамда таныш булмаган кешеләр дә котлый, битлек киеп йөриләр, җырлыйлар, бииләр, тик беркем дә сәерсенми, моның өчен шелтә белдерми, ачуланмый, кырын карамый, акыл сатмый. Балаларга бәйрәм бүләге әзерләгәндә дә кем күбрәк сөенә микән – балалармы, әллә аларның сөенгәнен күргән өлкәннәрме? Әйтүе кыен.
– Бу халәт безгә нәрсә өчен кирәк?
– Балачак, ни генә әйтсәң дә, бәхетле чор – сөенеч-бүләкләргә бай, әти-әни канаты астында, сине саклый, яклый торган өлкәннәр ышыгында икәнлегеңне белгән, тойган вакыт. Бар сабыйларга да бу хисләрне тою насыйп булсын иде. Билгеле, без өлкәннәрнең дә вакыт-вакыт шул чорга кайтып аласы килә.
Һәм мин тәҗрибәле психотерапевт буларак сабый чактагы бу халәткә кайтуның безгә бик мөһим, кирәкле булуын ассызыклыйм. Чөнки балачак ул ресурс, ягъни рухи көч чыганагы. Һәрхәлдә, безнең илдә шулай – Яңа ел, анда тупланган хисләр ел дәвамындагы авырлыкларны җиңәр өчен җитәрлек көч бирә торган тылсымлы бәйрәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев